This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә:

  • Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ:

"Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән.

Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан.

Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә:

- Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

Бу шигырь сөйләгән мәҗлесләр кайда булган соң? Мәчеттәме, башка җирдәме? Безгә билгеле булганча, шигырьләрне шагыйрьләр мәчеттә укыганнар. Бу хакта хәдисләр җыйнаучы һәм өйрәнүчеләрдән булган мәшһүр галимнәрнең берсе -Әхмәд бине Хәнбәл мондый сүзләрне әйтә:

  • Мәчеттә Хәсәннең шигырь укыганын күреп, хәзрәте Гомәр кабул итмәгән сымак: "Мәчеттә шигырь әйтәсеңмени?" - дигәч, Хәсән: "Мин бу урында синнән изге кеше хозурында да шигырь әйтәдер идем", - дип җавап биргән.

Димәк, Рәсүл яшәгән вакытта мәчеттән намаз укып кына таралмаганнар.

Көйләр көйләү, музыка коралларында уйнау һәм уеннарның тавышларын тыңлауны да хәрам һәм мәкруһ (начар күрелгән) дип дәгъва итү кыен, чөнки Коръән һәм сөннәттә уйнау һәм уен тавышларын тыңлау хәрам булу хакында сүз юк.

Мәшһүр мәзһәбләрнең башлыклары булган имамнардан да бу хакта ачык сүзләр барлыгы беленми.

Рәсүлуллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнауны тыймаганлыгы ачык билгеле. Бу хакта хәдис өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхыйх Бохари күп яза.

Уен коралларында уйнау, җырлау һәм тыңлау Ислам динендә тыелмаган. Бу нәрсәләрне тыючыларның сүзләре дә шундый бозык әйберләрне күз алларында тоту сәбәпле булса кирәк.

Галим Зәйдан Жоржи (1861-1914) үзенең "Ислам мәдәнияте тарихы" исемле китабында Ислам гарәпләре арасында музыканың һәм музыка сәнгатенең нык та­ралганлыгын, Ислам килгәч тә, аның тыелмаганлыгын әйтә.

Мәдинә РӘХИМКУЛОВА.

Хәбәрләр

Бик матур алмаш калдырдың

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Сөйләсәгез, кеше хакында хәерле нәрсәләр генә сөйләгез. Хәерле гамәлләрен сөйли алмасагыз, тик торыгыз!" Туктаргали угылы Рифкат Хуҗин үз теләге белән Самар шәһәр мөхтәрияте вазыйфаларыннан китте. Рифкат, намус белән ихлас күңелдән милләткә хезмәт иттең. Самар татар хәрәкәтендә якты һәм җылы йолдыз булып калыктың.

Коелабыз...

Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә. Гамил Галиуллин, Марат Сафин, Дания Нафигина, Исмәгыйл Әминев, Рәшит Морзакаев, Равил Яһудин, Фәния Хәкимова, Рәшид Нурмөхәммәтов, Расыйх Латыйпов ... Күп алар.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә татар теле буенча диктант яздылар

Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды. Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде. Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты. Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә - ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.

«ТНВ–ПЛАНЕТА»га рәхмәтетебез чиксез

Бу каналдагы тапшыруларның барчасы да яхшы. Бүген мин "Ком сәгате" тапшыруына гына тукталасым килә. Галимнәр, атаклы кешеләр, артистлар, дәүләт эшлеклеләре, имамнар, остабикәләрнең чыгышларын диккать белән тыңлыйбыз.

3 из 147