This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Аллаһы кемнәрне сөя?
 
«Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә итегез. Хакыйкатьтә, Раббым -
рәхимле, сөюче!»
("Һуд" сүрәсе, 90).
Иманга килгән,
Аллаһыдан куркып, сыенган,
Коръән хөкемнәрен ныклап башкарган
һәм җитди бер тырышлык белән әхыйрәт өчен хезмәт иткән
һәр кеше Аллаһының сөюен, разыйлыгын һәм рәхмәтен казана алыр.
Аллаһының бу сөюен кемнәргә юнәлдергәнен белдерүче аятьләрнең
берничәсе.
Аллаһы яхшылык эшләгәннәрне сөядер:
"...Һәм яхшылык кылыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһы яхшылык кылучыларны
сөядер".
("Әл-Бәкарә" сүрәсе, 195).
Аллаһы тугрылыклыларны сөядер:
"...тугрылык кылыгыз!
Аллаһы, хакыйкатьтә, тугрылыклыларны сөядер!"
("Әл-Хуҗурат" сүрәсе, 9).
Аллаһы тәкъвалык ияләрен сөядер:
"Әйе, кем үзенең йөкләмәсен дөрес үтәсә һәм тәкъва булса... Хакыйкатьтә,
Аллаһы тәкъвалык ияләрен сөя бит!"
("Әәл Гыймран" сүрәсе, 76).
Аллаһы сабыр булучыларны сөядер:
"...Аллаһы исә сабыр булучыларны сөядер!"
("Әәл Гыймран" сүрәсе, 146).
Аллаһы тәвәккәлләгәннәрне сөядер:
"...Хакыйкатьтә, Аллаһы тәвәккәлләгәннәрне сөя!"
("Әәл Гыймран" сүрәсе, 159).
Аллаһы сафланучыларны сөядер:
"...Аллаһы сафланучыларны сөядер!"
("әт-Тәүбә" сүрәсе, 108).
Аллаһы тәкъваларны сөядер:
"...хакыйкатьтә, Аллаһы тәкъваларны сөядер!"
("әт-Тәүбә" сүрәсе, 7).
Аллаһы үз юлында саф-саф торып көрәшүчеләрне сөядер:
«Хакыйкатьтә, Аллаһы, үз юлында нык итеп төзелгән бинага охшаш булып,
саф-саф торып көрәшүчеләрне сөядер».
("әс-Саффъ" сүрәсе, 4).
 
«Нур» мәдрәсәсе ректоры
Али хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ.

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158