This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Яктылык» мәктәбе үзенең 8 егетен һәм 11 кызын тормыш юлына озатты
 
 
Самарның «Яктылык» мәктәбендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Унберенче
сыйныф укучыларын тормыш юлына чыгарып җибәрделәр.
Күзгә шул ташланды ки, тантананың сценариен бик яхшы язганнар, һәм сәләтле
балалар аны оста итеп күрсәттеләр.
Беренче сыйныф укучылары мәктәптән китүче егетләргә һәм кызларга багышлап,
берәр куплет истә калырлык, тирән эчтәлекле шигъри юллар бүләк иттеләр.
Ә инде чыгарылыш сыйныф укучыларын башлангыч классларда укыткан
мөгаллимәләре - Галия Тупасова Һәм Рәмзия Зарипова, күңел җылыларын
сүзләргә әйләндереп, тәэсирле чыгыш ясадылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары да бурычлы булып калмадылар. Теләкләрен
шигъри калыбка салып, аларны яраткан класс җитәкчеләре Изидә Хуҗинага роза
чәчәкләре белән бергә тапшырдылар.
Тантанада катнашучы барлык мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар,
чакырылган кунаклар, тирән хисләргә чумып, балалар белән бергә мәктәп
елларын искә төшереп, басып тордылар.
Көннең болытлы, явымлы булуына карамастан, беркем дә бәйрәмне ташлап
китәргә ашыкмады.
Кулчатырлар астында тантана тагын да куанычлырак, шатлыклырак булып истә
калды.
Унберенче сыйныф балалары укытучылары Изидә ханым белән һавага
күгәрченнәр очырдылар.
Бу, әлбәттә, үзенә бер символик күренеш иде. Егетләр һәм кызлар тормыш юлына
чыктылар, күгәрченнәрдәй иреккә юл алдылар.
Унберенче сыйныф укучыларының күз яшьләре, класс җитәкчеләре Изидә ханым
Хуҗинаның елавы барлык халык тарафыннан да драматик күренеш булып кабул
ителде.
«Яктылык» мәктәбе саубуллашу тантанасын гына түгел, ә ачык һавада истә
калырлык театральләштерелгән тамаша да күрсәтте.
Бәхетле булыгыз, балалар!
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы һәм фотосурәтләре.

Хәбәрләр

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!

Хөрмәтле Шамил әфәнде! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз! Хәрби пенсиягә чыкканнан соң сез Самарага килеп урнаштыгыз һәм актив рәвештә татар милли иҗтимагый эшләрендә катнаша башладыгыз. Башта “Бердәмлек” өлкә татар газетасында хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннары ун еллар чамасы күпмилләтле “Радио-7 Самара” радиостанциясе тапшыруларын алып баручы, ә 1996 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләдегез. Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры буларак та күп еллар өлкә күләмендә уздырылган Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәребезне оештыруга да, аларны алып баруга да зур өлеш керттегез. Шушы эшләрегез өчен Самара губернаторының һәм региональ үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләндегез. Хәзер инде Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасында хезмәт куясыз.

Минниханов и Азаров открыли бюст татарского поэта Энвера Давыдова в Самарской области

Президент Татарстана Рустам Минниханов и губернатор Самарской области Дмитрий Азаров открыли бюст татарского поэта Энвера Давыдова. Торжественная церемония состоялась в селе Камышла Самарской области. Бюст Энвера Давыдова установлен перед районным Домом культуры. В открытии бюста также принимала участие дочь поэта Алсу Абульянова. Рустам Минниханов отметил, что произведения Энвера Давыдова получили общественное признание и внесли большой вклад в развитие татарской национальной культуры.

Корбан чалучылар игътибарына!

2019 елның 11, 12, 13нче августында - Корбан гаете көннәре (Һиҗри буенча 1440 ел, Зөлхиҗҗә аеның 10,11,12нче көннәре). Самар Җәмигь мәсҗиде йортында корбан чалу өчен әзерләнү бара. Корбанга сыер чалучылар исемлегенә язылу өчен Мөдәррис Шаяхмәтовка шалтыратыгыз. Аның телефоны: 8-917=152-43-50. Корбанга сарык чалучылар исемлегенә язылу өчен мәсҗиднең кизү торучысына (дежурный) шалтыратыгыз.

Губернатор татарларны зурлады

Хезмәт бәйрәме, яңарыш бәйрәме, дуслык бәйрәме... Нинди генә матур сүзләр әйтеп булмый Сабан туе турында. Ел саен хәзер татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә зарыгып көткән бу бәйрәм турында мәдхия укырга мөмкин. Самарның Гагарин исемендәге паркында менә инде 30нчы тапкыр Сабан туе гөрләп үтте. Аның төп оештыручыларының берсе - Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов.

2 из 161