This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Яктылык» мәктәбе үзенең 8 егетен һәм 11 кызын тормыш юлына озатты
 
 
Самарның «Яктылык» мәктәбендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Унберенче
сыйныф укучыларын тормыш юлына чыгарып җибәрделәр.
Күзгә шул ташланды ки, тантананың сценариен бик яхшы язганнар, һәм сәләтле
балалар аны оста итеп күрсәттеләр.
Беренче сыйныф укучылары мәктәптән китүче егетләргә һәм кызларга багышлап,
берәр куплет истә калырлык, тирән эчтәлекле шигъри юллар бүләк иттеләр.
Ә инде чыгарылыш сыйныф укучыларын башлангыч классларда укыткан
мөгаллимәләре - Галия Тупасова Һәм Рәмзия Зарипова, күңел җылыларын
сүзләргә әйләндереп, тәэсирле чыгыш ясадылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары да бурычлы булып калмадылар. Теләкләрен
шигъри калыбка салып, аларны яраткан класс җитәкчеләре Изидә Хуҗинага роза
чәчәкләре белән бергә тапшырдылар.
Тантанада катнашучы барлык мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар,
чакырылган кунаклар, тирән хисләргә чумып, балалар белән бергә мәктәп
елларын искә төшереп, басып тордылар.
Көннең болытлы, явымлы булуына карамастан, беркем дә бәйрәмне ташлап
китәргә ашыкмады.
Кулчатырлар астында тантана тагын да куанычлырак, шатлыклырак булып истә
калды.
Унберенче сыйныф балалары укытучылары Изидә ханым белән һавага
күгәрченнәр очырдылар.
Бу, әлбәттә, үзенә бер символик күренеш иде. Егетләр һәм кызлар тормыш юлына
чыктылар, күгәрченнәрдәй иреккә юл алдылар.
Унберенче сыйныф укучыларының күз яшьләре, класс җитәкчеләре Изидә ханым
Хуҗинаның елавы барлык халык тарафыннан да драматик күренеш булып кабул
ителде.
«Яктылык» мәктәбе саубуллашу тантанасын гына түгел, ә ачык һавада истә
калырлык театральләштерелгән тамаша да күрсәтте.
Бәхетле булыгыз, балалар!
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы һәм фотосурәтләре.

Хәбәрләр

Галидә 48 килолы егетләр юк

Рифатны күпләр ярата. Шуңа да аны тыңларга күрше авыллардан да килделәр. Зур мәдәният Сараеның тамашачылар залында басып торырга да урын булмады. Беренче номердан халык кул чабырга тотынган иде, ахырга кадәр "бис"кә барды. Җиде кешелек төркем сәхнәдә ут чыгардылар.

Искәндәрев яңа офисына Коръән укытты

Мәчәләй авылында "Восток" фирмасы үзенә яңа офис төзеде. Шул тантанага фирма җитәкчесе Ринат Искәндәрев барлык хезмәткәрләрен, авыл башлыгын, имамнарны чакырды. Тантана Коръән уку белән башланып китте. Аннары хуҗалык җитәкчесе Ринат Искәндәрев язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде. Баш инженер Мамышев белдерүенчә, Язгы чәчүгә техника әзер.

Не помешало бы сначала выучить татарский язык

Духовное управление мусульман Самарской области проводит различные мероприятия, направленные на работу с молодежью. Формат этих мероприятий различный: от организации спортивно­оздоровительных мероприятий до проведения научно­практических конференций и форумов.

Коелабыз...

Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә. Гамил Галиуллин, Марат Сафин, Дания Нафигина, Исмәгыйл Әминев, Рәшит Морзакаев, Равил Яһудин, Фәния Хәкимова, Расыйх Латыйпов ...

161 из 161