This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”
 
Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди.
Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган.
Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган.   
Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга
тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган
әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди
файда бар соң?" - дип сорый.
Мичкә ташкүмер сала башлаган бабасы, туктап: "Бар, улым, ташкүмер кәрҗинен
ал да, елгага төшеп, су алып мен", - ди.
Оныгы шулай эшли дә: ул кәрҗинне алып, су алып менәргә төшеп китә. Әмма ул
тау башына менеп җиткәнче, су кәрҗиннән агып бетә.
Моны күреп, бабасы елмаеп куя һәм: "Син тизрәк атлап кара", - дип, оныгын кабат
су алырга төшереп җибәрә.
Монысында инде малай тизрәк атларга тырыша. Әмма тау башына йөгереп менеп
җиткәнче, кәрҗин буш була. Бабасына суны кәрҗиндә алып менеп булмаганлыгын
хәбәр иткәч, малай чиләк артыннан китә. Бабасы моны күреп: “Әмма миңа бер
кәрҗин су кирәк, миңа бер чиләк су кирәкми. Син бар көчеңне куеп эшләгәп
теләмисең генә", - дип каршы төшә.
Оныгы бу хәлнең мөмкин түгеллеген исбатлар өчен, кабат елга буена төшеп китә.
Ул кәрҗине белән су тутырып ала да бар көченә бабасы янына чаба башлый.
Әмма менеп җиткәнче, су агып беткән була.
Хәленнән тайган малай: "Менә, бабай, әйттем бит мин сиңа - болай булмый", - дип
нәтиҗә ясап куя.
"Син моны мәгънәсез, дип уйлыйсыңмы? - дип сорый бабасы. -"Кәрҗингә карап ал
әле".
Оныгы кәрҗингә карагач, ташкүмердән каралып беткән кәрҗиннең эчтән дә,
тышкы яктан да чистарганын күреп ала.
"Балам, Коръән укыган вакытта менә ниләр була. Син аны укыган вакытта
аңламаска да, истә дә калдырмаска мөмкинсең. Әмма ул сине эчке яктан да,
тышкы яктан да үзгәртергә сәләтле. Менә шул рәвешле Аллаһы Тәгалә безнең
тормышыбызны да үзгәртә".
 
(“Ислам нуры” гәҗитәсе)

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158