This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. 
Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде.
Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды.
Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты.
Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем
алды.
Югары белемле егет буларак, Самарның төрле югары уку йортларында
укучы татар студентларын, үз тирәсенә җыеп, алар белән уртак тел тапты.
Казанда узган барлык чараларда да, Самар яшьләренең вәкиле буларак,
катнашты.
Җитәкче органнарга сайланды.
Самарда бер гаиләдән татар милли хәрәкәтендә катнашучылар бармак
белән генә санарлык. Шуларның берсе – Фәрһад.
Хатыны Әлбинә белән, икәүләшеп, Самар Сабан туйларында,
Нәүрүзләрдә, балалар фестивальләрендә катнаштылар. Милли хәрәкәттә
хезмәт итәрлек балалар үстерделәр.
Фәрһад милли хәрәкәттә катнашып, кына калмады, ул яшьләргә татарча
яшәп тә күрсәтте. Аның гаиләсендә татар теле дәүләт теле биеклегенә
күтәрелде.
Фәрһад янып, дөрләп яшәде.
Хәләл җефетенең һәм балаларының хәсрәте чиксез. Аллаһы Сөбханәкә вә
Тәгалә сабырлык бирсен үзләренә.
Самар татар милли хәрәкәте өчен дә бу – олуг югалту.


Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163