This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә
 
Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр
Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин      
угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов.
Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар.
Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды.
Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында
үткәрделәр.
Турнир Бөек Җиңү көненә багышланды.
Безнең Похвистнево районыннан ике генә кеше катнашты. Үткән турнирларда
кемнәр яхшы уңышлар күрсәттеләр, шуларны чакырдылар өлкә ярышларына.
Безнең Мәчәләй авылыннан, Похвистнево районы исеменнән ике кешене сайлап
алдылар.
Турнирга бөтен Идел буе инвалидлары җыелды - Татарстан, Мордовия, Чувашия,
Башкортостан, Киров һәм Самар.
Спортчыларыбызны бик яхшы каршы алдылар, бастырып, гимн тыңлатып, киләсе
программа белән таныштырдылар. Ә программа бик зур.
Безнең мәчәләйлеләр, зур авырлыклар кичереп, 45 команда белән ярышып,
призлы урыннарны яуладылар.
2 нче урынны алып «Скандинавская ходьба” дигән спорт төрендә Гайфетдин
Канюкаев, икенче урынны алып, көмеш медаль белән кайтты.
Корнхолл”дан наил Булатов, өченче урынга лаек булып, бронза медале алды.
Бу зур уңышлар район күләмендә дә, өлкә күләмендә дә шатландыра. Мәчәләй
инвалидлары оешмасының актив булуына шатланабыз. Шундый уңышларга
ирешүче спортчыларыбыз булуына авылыбыз горурлана.
Спортчыларыбызны каршы алып, грамоталарын, медальләрен карап, истәлеккә
фотосурәтләргә төштек.
Спортчыларыбыз да бик шатланып кайттылар. Үзләрен анда бик яхшы каршы
алганнар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар, бүләкләр биргәннәр.
Без аларга зур рәхмәтләр әйтәбез, исәнлек-саулык, гаиләләренә тынычлык
телибез, киләчәктә дә шундый зур уңышларга ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп
итсә иде.
 
Шамил Мамышев.

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158