This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып
яшәячәк!”
 
Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов
исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт          
итә.
Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда
медицина институтында белем алган, аннан интернатура
бетергән.
Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура
тәмамлаган.
Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.
- Айрат әфәнде, ни өчен менә нәкъ травматология
белгечлеген сайлап алдыгыз?
- Бу миңа нәселдән күчте. Әтиемә карап, табиб булдым. Бу
турыда кечкенәдән хыялландым.
Ә травматология күңелемә якынрак, миңа туры килә. Эшемнең
нәтиҗәсе шунда ук күренә. Җәрәхәт (травма) – бик авыр һәм
җитди нәрсә, ул каты интектерә, хәтта үлемгә дә китерә. Минем
шундый кешеләргә ярдәм итәсем килә. Шулай ук бу - заманча
белгечлек, күп яңалыклар, технологияләр кертелә,
профессиональ яктан бер урында тормыйсың.
- Сез һәр көнне җәрәхәтле кешеләр белән очрашасыз. Авыр
хисләр өйгә кайтамы?
- Ул хисләр өйгә дә кайта. Табиблар да кеше бит. Авырулар
турында эштә генә түгел, әле өйдә дә озак уйлап йөрисең. Ничек
ярдәм итәргә, операцияне ничек уңышлы ясарга, ничек дәваларга
– барысына да анализ ясыйсың.
Кызганыч ки, бөтенесен дә коткарып булмый. Операция
өстәлендә үлүчеләр дә була. Андый вакытларда стресс йөрәккә
төшә.
Травматолог – авыр һөнәр. Шуңа да күпчелеге ир-атлар эшли.
Статистика күрсәткәнчә, эштәге стресслар аркасында хирург һәм
травматологлар инсульт, инфарктларга күбрәк дучар булалар.
- Кешеләр күбесенчә ни сәбәпле җәрәхәтләнәләр?
- Иң беренче урында юл һәлакәтләре тора. Технология заманы
бер яктан яхшы да бит. Тик, кызганыч ки, коточкыч аварияләрдә
халык бик тә авыр җәрәхәтләр ала.
- Терелгән авыруларыгыз белән бергә шатланасыздыр.
- Әлбәттә! Әле дә ничек сөенәбез! Мәсәлән, күптән түгел безгә
бер яшь хатынны китерделәр. Кызганыч ки, авариягә эләгеп, ире
шунда ук үлә. Бу ханымны бик тә авыр хәлдә китерделәр. Аның
сынмаган җире калмаган иде. Эчәкләре, талагы (селезенка)
җәрәхәтләнгән. Берничә операция ясарга туры килде. Һәм,
шөкер, бер атнадан ул култык таякларында аякка басты!
Кечкенә баласы булганга, үзенең дә бик тереләсе килде, тизрәк
өйгә кайтырга хыялланды ул. Һәм, Аллаһы ярдәме белән,
могҗиза булды, диярсең. Безнең аның өчен ничек шатланганны
күрсәгез сез! Бөтен бүлек белгечләренең түбәләре күккә тиде.
Авырулар безгә туганнардай якын.
- Операция алдыннан нинди хисләр кичерәсез?
- Һәр операциягә рухи яктан да, физик яктан да алдан ук
әзерләнәсең, авырракларына берничә көн китә. Уңай нәтиҗә
булсын өчен барысын да башыңда күп тапкырлар әйләндерәсең,
чөнки безгә бер генә мөмкинлек бирелә. Бу бит механизм түгел –
бер детальне алып ташлап, икенчесен куеп булмый. Тере
кешеләр белән эшлибез. Ялгышырга һич тә ярамый! Чирлене
коткарып калырга тиешбез.
- Операция алдыннан догалар укыйсызмы?
- Әйе, догадан башка һич тә була алмый. Мин – Иманлы кеше.
Догаларны беләм, укыйм. Ихлас күңелемнән укылган догалар
һәрвакыт уңышка китерә.
- Әти-әниегез намаздамы?
- Әйе, әтием мәсҗидтә гарәп графикасын өйрәтә. Икесе дә –
намазчылар. Алар безгә кечкенәдән динне сеңдереп үстерделәр.
Аллаһыга ышанмыйча яшәргә, эшләргә мөмкин түгел.
Күбрәк хезмәт иткән саен, бер генә профессиядә дә Иманнан
башка эшләп булмаганына тагын да күбрәк инанам. Тормышта
барысы да Раббыбыз ярдәме белән генә була ала.
- Хатыныгыз стресстан арынырга ярдәм итәме?
- Әлбәттә. Гаилә – терәк ул. Тормышта аңардан башка булмый.
Өйгә кайтып, хатыным Светлана, кызым Камилә кочагына
эләккәч, күңелем тынычланып китә, аруым кими, авыр хисләрдән
арынам. Икенче көнне рухи һәм физик яктан ял иткән килеш, яңа
көчләр белән эшкә юнәләсең.
- Әти-әниегезнең кайсы сыйфатлары күңел түрендә?
- Алар күп. Иң мөһимнәре – мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек. Әтием
һәрвакыт гадел булырга өйрәтте. “Гадел булсаң, сине беркем дә
ачуланмаячак һәм гаепләмәячәк”, - дия иде ул.
Шулай ук алар эш сөяргә, якыннарны, туганнарны хөрмәт итәргә,
яратырга, кешеләргә ярдәм итәргә өйрәттеләр. Мин дә шушы
сыйфатларны кызыма тапшырам.
Авыр чакларда гына түгел, шатлыклы көннәрдә дә туганнарыбыз
белән бер-беребезгә шалтыратабыз, хәлләрне белешәбез,
күрешәбез.
Боларның барысын да әти-әнием сеңдерде. Мин аларны бик тә
яратам. Хатыным да, кызым да әти-әниемне сөяләр.
Ата-анам – дини тәрбияле кешеләр. Аларга олуг рәхмәтләрем.
- Камиләне милли рухта тәрбиялисезме?
- Әйе, татар телен дә өйрәтәбез. Динебез Ислам таләпләрен
сеңдерәм. Аңа бик тә ошый. Ислам әхлагын куанып үзләштерә.
Һәм мин моңа шатланып туя алмыйм.
- Бәхәсләшкәндә кем беренче юл бирә – сезме,
хатыныгызмы?
- Без инде әллә кайчан хәләл җефетем белән талашмаска,
бәхәсләшмәскә сөйләштек. Үпкәләүләр, низаглар – ул вакытны
сарыф итү. Гомерне мондый ахмаклыкларга әрәм итәр өчен ул
бик кыска. Талашуларның мәгънәсе юк.
Шулай да, әгәр дә инде кайчак бәхәсле мәсьәләләр барлыкка
килсә, без тынычлык белән сөйләшәбез, кайчак ул юл бирә,
кайвакытта - мин. Ә болай, шөкер, без тату яшибез.
- Сезгә кайлардан киләләр?
- Хастаханәбезгә төрле районнардан, төрле төбәкләрдән, хәтта
чит илләрдән дә киләләр. Австралиядән бер ханым булды. Ул
чыгышы белән – Россиядән. Кышын Самарда туганнарында
кунак булган. Чаңгыда шуганда аягын сындырган. Без аңа
операция ясап җибәрдек. Берникадәр вакыттан, икенче операция
ярдәмендә, металлдан ясалган беркеткечне (фиксатор) алырга
кирәк иде. Ул моны Австралиядә ясатырга теләмичә, яңадан
безгә килде. Әлегә кадәр, рәхмәтләр белдереп, хатлар җибәреп
тора.
Төркиядән дә килүчеләр булды.
- Тормышта үкенгәнегез бармы?
- Аллаһыга шөкер, үкенерлек гамәлләрем юк алай. Дөресрәге,
башкармаганнарга күбрәк үкенәм. Һәрвакыт күбрәк нәрсә эшлисе
килә, тик мөмкинлек юк. Һәрчак вакыт җитми.
Әйтик, мин спортны яратам. Таудан чаңгыда шуасым килә. Мин
үземне әле яшь, дип саныйм. Аллаһы насыйп итсә, хыялларымны
тормышка ашырырмын, дип ышанам.
- Амин, шулай булсын, Айрат абый. Ә менә, әгәр дә
үткәннәргә кире кайтып булса, барыбер табиб һөнәрен
сайлар идегезме?
- Һичшиксез! Бары тик табиб булыр идем.
- Димәк, тормышта сез – үз урыныгызда?
- Әйе. Әти-әниемә мине шушы юлга бастырганнары,
хуплаганнары өчен рәхмәтлемен. Күп нәрсәдә әти ярдәм итте.
Тормышымны һич кенә дә үзгәртмәс идем. Барысына да риза
мин. Бигрәк тә һөнәремнән канәгать. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм
итәргә хыялландым. Башка профессияне күз алдына да китерә
алмыйм.
- 40 ел стаж туплаган абруйлы, дәрәҗәле хирург буларак,
әтиегез һөнәрегездә киңәшләр бирәме?
- Ул күптән пенсиядә булса да, без аның белән хәзер дә
профессиональ телдә аралашабыз. Тәҗрибә белән
уртаклашабыз. Аңарга бүген дә кешеләр киңәш сорап киләләр.
Медицина да, заманасына күрә, яңара бит. Шуңа күрә ул да
миннән киңәш сорый. Мин дә аңардан күп нәрсәгә өйрәнәм.
- Табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Иң беренче чиратта, табибка кешеләр белән эшләгәнен исеннән
чыгармаска кирәк. Ул хирыссыз (бескорыстный), ярдәмчел
булырга тиеш. Үз-үзеңә мөнәсәбәт нинди, авыруларга да шундый
мөнәсәбәт күрсәтергә.
Әлбәттә инде, табиб тирән белемле, үз эшен яхшы белергә тиеш.
Безнең хезмәттә хата ясарга ярамый, чөнки нәтиҗәләре
куркыныч булырга мөмкин!
- Сезнеңчә, табиб – ул сәләтме яисә алган һөнәрме?
- Икесе дә. Монда чын күңелдән табиб булу теләге, белем алу,
зур хезмәт кую кирәк.
- Тормышта һәркемнең күңел төшенкелегенә бирелгән
чаклары була. Мондый вакытларда сезгә бу халәттән
чыгарга кем яисә нәрсә ярдәм итә?
- Мин күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышам, чөнки, Ислам
буенча да, бу – гөнаһ. Шулай да андый чаклар барлыкка килсә,
миңа гаиләм, әти-әнием, догалар ярдәм итә.
Аллаһыга шөкер, гаиләм мине һәрвакыт хуплый, булышлык
күрсәтә, тынычландыра. Үзең дә, ничек тә булса, үз-үзеңне кулга
алырга кирәклеген аңлыйсың.
- Кешеләрне “үлем тырнагыннан” алып калган очраклар
бармы?
- Әйе, шөкер, бик күп. Әлбәттә, бик тә авыр җәрәхәт алганнарга
ярдәм итә алмаган очраклар да була. Без кешене коткарыр өчен
бөтен көчебезне куябыз, белемебезне, бөтен
мөмкинлекләребезне кулланабыз. Операция вакытында дөрес
карар кабул итә белергә дә кирәк. Безнең эштә бу – бик мөһим.
Моңа кеше гомере бәйле.
Без терелткән кешеләрнең күбесе аннан соң шалтыраталар,
бәйрәмнәр белән котлап торалар, рәхмәтләрен белдерәләр.
- Сезнеңчә, Самар татарларының киләчәге бармы?
- Бар. Һәм Самар татарларының гына түгел, гомумән, бөтен
татарлар халкының киләчәге бар. Тормышны, тарихны,
Исламның, татарларның үсешен күзалласаң, бөтен нәрсә
спиральдәй бара. Кайчак тынып тора, аннан яңадан үсеп китә.
Хәзер, Аллаһыга шөкер, мәсҗидләребез эшли, татар телен
өйрәнер өчен күп мөмкинлекләр бар, милли бәйрәмнәребез
уздырылып килә. Ин ша Аллаһ, татарыбыз киләчәкле, дип
уйлыйм. Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк.
- Сез – бәхетле кешеме?
- Эшем, гаиләм, әти-әниемнең исән-сау булуы - боларның
барысы да – бәхетем.
Динебез Ислам кушканча яшәү – зур бәхет.
Ислам – бөек дин. Ул кешене дөрес юлдан алып бара.
Раббыбызга рәхмәтлемен. Мин тормышта өч чыганакка таянып
яшим – Коръәни-Кәримгә, Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.
хәдисләренә һәм әти-әнием тәрбиясенә.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170