This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                       Концерт булса шундый булсын

Самарда концерт сезоны гадәттәгечә апрель аенда ябыла. Сәбәбе бик гади. Май аенда халык бакчаларга, авылларга агылалар.
Быел бу графиктан тайпылдылар. Майның 25ндә Киров мәйданында урнашкан Мәдәният Сараенда Салават концерт куйды.
Тамашачы инде әзер. Салават сәхнәдә үзе генә җырламый. Һәрвакыт  үзе белән яшьләрне дә, олыларны да алып килер ул.
Өч сәгать дәвам иткән тамаша бер сулышта барды. Сәхнә кызган табаны хәтерләтте.
Салават Салават булып кала бирә.
Аның алып баручылары да өчәү!


Өч ир-ат бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре белән дә, йөрешләре белән дә, сөйләү манералары белән дә аерылып торалар.
Ләкин дә, сәхнә этикасыннан тайпылмыйлар. Хәттә берсенең тишек чалбар балагыннан чыгыш ясавы да затсызлыктан түгел, ә заман чиренең яшьләребезнең бер катламына үтеп керүен йомшак сарказм белән сүзcез генә чыбыркылап ала.
Дөрес, Аллаһыга шөкер, безнең милләт ирләре генә түгел, егетләребез дә бу чиргә бирелмиләр.
Тирән татар тәрбиясе стандартларны бозарга ирек бирми. Ә кисәтү кирәк. Тормышыбызга андый тишекләр үтеп керә күрмәсеннәр.
Дистәдән артык артистның киенү культурасы татар зәвыгы кысаларында.
Шулай да,һәр тармакта яхшылар арасында да иң яхшылары була бит!
Бу юлы сәхнә культурасының бизмәне булып, татар хатынының рухи байлыгы булып, Казан байбичәләренең өлгесе булып
санарлык халкыбызның мәртәбәле җырчысы, татар эстрадасында кабатланмас тавышы булган сөеклебез Хәмдүнә Тимергалиева булды!
Ул яңа буын җырчыларга камиллекнең өлгесен күрсәтте. Хәмдүнә ханымның сәхнәдә басып торуы гына да үзе бер шедевраль номер. Аның һәр хәрәкәте уйланылган.Хәрәкәт җыр репертуарына бәйләнгән. Хәмдүнә ханым өч җыр башкарды. Өчесе дә аның тавыш мөмкинлеген күрсәтергә багышланган иде дип кабул иттем. Менә шул өч җырны тыңлар өчен генә дә, тамашага килергә кирәк иде. Хәмдүнә ханым үз кадерен үзе белә торган шәхес. Ләкин дә, артисткага Салават тарафыннан олуг хөрмәт күрсәтә белүе - үзе бер педагогик батырлык. Салават аны нәзәкатле итеп зурлый белә. Һәм күпләргә САБАК бирә! Милләткә хезмәт иткәннәрнең кадерен белегез, зурлый белегез, санлый белегез.
Өч сәгать буена сәхнә театральләшкән җыр Сабан туен хәтерләтте. Ә аның баш батыры Салават икәне һәрдаим истән чыкмады.Сәхнә контрастлыкны ярата. Тере музыка. Егетләрнең күкрәкләренә кунган гармун, баяннар өч сәгать буена моң вә дәрт чишмәсен хәтерләттеләр. Ә инде Илшат Вәлиев сәхнәгә чыккач, моң дәръя биеклегенә күтәрелде. Самарга Илшатны беренче мәртәбә мин чакырган идем. Ялгышмаганмын. Салаваттның үз төркеменә җырчы Илшатны чакыруы бәянең иң зурысы.
Салават эстраданың сыртында ак айгырга атланган халәттә. Ул - милләтебез бәхетенә туган бала. Салаватның намазчы җырчы булуы аның әхлаки бизмәнен югары нотада тотарга ярдәм итә. Ходай Тәгалә үзенә озын сәхнә гомере бирә күрсен.

Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы корбан мәҗлесе уздырды. Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде. "Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗлесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасыбызны киләчәк буынга да тапшырырга насыйп булсын.

В Самарской области в 5-й раз отметят День дружбы народов

14 сентября 2019 года в Самарской области состоится празднование Дня дружбы народов. В этом году праздник, уже ставший традиционным и полюбившийся многим жителям Самарской области, пройдет в формате этнофестиваля «Все мы – Россия», отражающем современные взгляды, принципы и приоритеты в реализации государственной национальной политики. Организаторами праздника традиционно выступают Дом дружбы народов Самарской области и региональные национальные общественные организации при поддержке Правительства Самарской области.

Бер сыйныфта – алты алтын медальче!

Самарның “Яктылык” мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды. Җәй уртасы, инде бу вакытта нинди очрашулар, диярсез, бәлки. Ә менә бик шатлыклы очрашу иде бу. Югары уку йортларына кергән укучылар, үз сөенечләре белән уртаклашырга дип, туган мәктәпләренә, укытучылары янына килделәр. Әлеге сыйныф шунысы белән үзенчәлекле ки, унтугыз баладан алтысы мәктәпне алтын медальләргә тәмамлаганнар. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына кергәннәр.

Сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли

36 ел элек, 1983 елда, 49 яшендә, сентябрьнең берендә Вагыйз хәзрәт Яруллин Малый Тупик урамында урнашкан Самардагы бердәнбер мәсҗидтә имам булып эшли башлый. Шул ук елда, сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли.

1 из 165