This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
"Авыз ачтырган кеше муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр..."
 
Пәйгамбәребез с.г.в. үзе
яшәгән чорда сәхабәләргә Рамазан аенда, ураза тотучы
кешеләрне мәҗлескә җыеп, авыз ачтырырга куша.
"Авыз ачтырган кеше
муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр,
Аллаһы Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар.
Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга
бер хөрмә йә исә баллы су биргән,
аны ризыкландырган кешегә
Аллаһы Тәгалә ураза тоткан савапларны бирер,
сусаганда су эчерүчене
гарасат мәйданына чакырмас," – дигән Рәсүлебез.
Аны тыңлап торган сәхабәләр:
"Авыз ачтырырга хәлебездән килми бит", - дигәннәр.
Пәйгамбәребез с.г.в.
аларга сөт ризыклары белән авыз ачтырырга
мөмкинлеген әйтә.
***
Әҗер савабына ирешер
«Рамазан аенда
ураза тоткан,
соңыннан шәүвәл
аенда янә алты көн
ураза белән мөшәррәф булган адәм
 гомере буе ураза тотканның
әҗер-савабына ирешер».
***
Гөнаһлары юкка чыга
«Әгәр кеше
җиренә җиткереп
тәһарәт алса һәм көненә
биш вакыт намаз укыса,
аның гөнаһлары, агачтагы
яфраклар коелган кебек,
юкка чыгалар».
***
Ике сыйфаты яшәрә
«Адәм баласы картая
Һәм аның белән бергә
ике сыйфаты яшәрә -
комсызлыгы Һәм
бетмәс өметләре».
***
Кылган намазына карап
«Кеше Аллаһы Тәгалә
каршында үзенең
кылган намазына
карап бәяләнә».
***
Үзе бер гыйбадәт
«Дога - гыйбадәтнең асылы, нигезе.
Дога итү - үзе бер гыйбадәт».
***
Оят һәм Иман
«Тыйнаклык (оят) Һәм
Иман - бербөтен нәрсә.
Шул ике сыйфатның берсе
булмаса, икенчесе дә
юкка чыга».
 
Мәгълүматны
Шамил БАҺАУТДИН
Туплады.

Хәбәрләр

Фитыр садакасы догасы

Майның 30нда – Кадер кичәсе. Июньнең 4ндә - Ураза бәйрәме. Фитыр садакасын алгач түбәндәге доганы укыйлар. «И, Раббым Аллаһы! Ошбу фитыр садакасын бирүченең уразасын кабул кыл.

Повысили свои знания о Коране

На базе медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муэдзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муэдзины из городов Самара Тольятти, Сызрань, Чапаевск, Похвистневского, Кинель-Черкасского, Большечерниговского, Кошкинского, Большеглушицкого, Шигонского, Красноармейского, Красноярского, Хворостянского, Елховского, Нефтегорского районов.

Дини бәйге

Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты- дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

1 из 156