This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Дини бәйге
 
Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина,
“Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең
мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты-
дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт
өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.
 
 
Быел бәйге тагын да югарырак дәрәҗәдә, Казан шәһәрендә урнашкан “Гаилә”
мәсҗидендә узды. Бу конкурска әдәпле, әхлаклы һәм Коръән укый белүче
балалар, яшүсмерләр җыела. Аларны 4 - 10, 11 - 14, 15 - 18 яшьлекләргә бүлеп,
ярыш оештыралар. Милли-тарихи һәм дини яктан сыныйлар.
Татарның күренекле шәхесләре: Сөембикә ханбикә, Мәрҗани, Садри Максуди,
Муса Җаруллаһ, Һади Атласи, Риза Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Рәшидә Исхакый
һәм башкаларның кем булулары, милләткә керткән өлешләре турында сораулар
бирәләр.
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыручы Әлмирә Әдиятуллина
төрки халык кызлары башкалардан һәрдаим аерылып торуын ассызлыклады.
“Татар балалары бөтен тарихны белеп үсәргә тиеш. Лачын кошы ялгыз канат
белән оча алмый. Аның бер канаты – тарих, тел, гореф-гадәт. Икенчесе – рухият,
Аллаһыга таяну, шәригатьчә яшәү. Татар халкының киләчәген лачын итеп күрәм.
Ул Иманлы да, милләтле дә булыр”, – диде Әлмирә Әдиятуллина.
10 - 14, 15 - 18 яшьлек малайлар арасында оста итеп Коръән укый белүчеләр
булуы сөендерә. Андый егетләр булганда, татарның да киләчәге өметле.
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә барлыгы 300 бала килгән. Самар
өлкәсенең Камышлы районы мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә быел
да бәйгегә районнан 3 бала алып барды. Шуларның барысы да конкурста бүләк
алдылар.
 
 
Татарның Иманы нык, шуңа Татарстан дәүләтен өлге итеп, төбәкләрдәге
балаларны дин буенча тәрбияләргә кирәк. Чараны оештырырга Россия Ислам
университеты, Татарстан Диния нәзарәте, “Гаилә” мәсҗиде, Россия
Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм гади халык булышкан.
Бөтендөня татар конгрессы да махсус бүләк алып килгән.
Коръәнне бәйгедә катнашучы егетләрнең берсе укыгач, “Гаилә” мәсҗиденең
имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аны багышлап, изге теләкләр теләп, дога
кылды.
Әйтергә кирәк, бу конкурс елдан-ел киңрәк җәелеш ала бара. Төрле төбәкләрдән
биредә катнашырга теләүче балалар саны да арта. Аларның барысын да
кызыксындыру һәм киләчәктә дә бу конкурсларда катнашу теләге уяту өчен төрле
номинацияләр оештырылды. Болар: «Шиһабетдин Мәрҗани», «Кол Шәриф»,
«Мөхлисә Буби», «Рәшидә Исхакый», «Галимҗан Баруди», «Сөембикә», «Муса
Бигиев», «Каюм Насыйри», «Энҗебикә», «Төрки кыз» һәм башкалар.
Катнашучылар, яшьләренә карап, аерым төркемнәргә бүленделәр.
Бәйгедә Самар төбәгендәге Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәсҗиде
каршындагы Якшәмбе мәктәбенә дини дәресләргә йөрүче өч ир бала катнашты.
Төрле яшьтәге нарасыйлар төрле номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар.
Бу чараны беренче булып оештыручы һәм аны елдан-ел уңышлы алып баручы
Әлмира апа һәм “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Самардан
килгән балаларыбызны аеруча якын итте.
Менә ул балаларның исемнәре:
Иске Ярмәктән:
Кәримов Замир,
Эргашев Мөхәммәд,
Хәйруллин Динар.
Дини бәйгедә катнашкан һәр балага акча һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйге
тәмамланганнан соң, нарасыйлар өчен зур казаннарда пешкән тәмле пылау һәм
мул ризыклардан,тәмләткечләрдән торган табын әзерләнгән иде.
Ә безнең балаларны махсус бүләк көтте – якташыбыз, “Түбәтәй” рестораны
хуҗасы Солтан Сафин чакыруы буенча төшке аш әзерләнгән иде.
Бу сәфәрне оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләребезне дә телгә аласым килә.
Болар: Тәвриз абый һәм Фәния апа Вәлиәхмәтовлар, Марс һәм Юлия
Йосыповлар. Шулай Иске Ярмәк авылы мәсҗиде мөтәвәллиятенә олы
рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.
Бу сәфәрне оештыручы — Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-
мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә балаларның ата-аналары зур
рәхмәтләрен белдерәләр. Балаларыбыз бу бәйгедә быел унбишенче мәртәбә
катнаштылар. Моңа алар да, ата-аналары да бик шат һәм канәгать. Моңардан
башка, безнең малайлар, кызлар әле Уфа шәһәрендә оештырылган дини
чаралардан да ел саен җиңүчеләр булып кайталар. Аллаһы теләсә, мондый
бәйгеләрдә катнашкан балаларыбыз аңлы һәм тәрбияле булып үсәрләр, дигән
өметтә калабыз.
 
Барлык ата-аналар исеменнән
Зөһрә абыстай КӘРИМОВА.

Хәбәрләр

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

Оҗмахлы буласыгыз килсә, «Сәлам» гәҗитәсен 2019 елның икенче ярты еллыгына үзегезгә һәм балаларыгызга яздырырга онытмагыз!

«Сабырлык һәм хаклык белән бер-берегезгә нәсыйхәт кылыгыз». (Коръән, 103,3). «Сәлам» гәҗитәсе сезләрне оҗмах әһеле итеп әзерли «Сәлам» гәҗитәсе дини нәсыйхәтне кешеләргә җиткерә. *** «Сәлам» гәҗитәсе карендәшлек хисләрен ныгыта.

Галиулла абыйның куанычлары

Сызранда күп еллар дәвамында шәһәр Мәдәният Сараенда яшьләр һәм балалар өчен төрле иҗади түгәрәкләр эшли. Бер төркем балалар татар һәм гарәп телләрен өйрәнәләр. Быел "Без бергә" исемле форум узды. Дәрескә йөрүче кызларым ике татар биюен башкардылар.

«Эта встреча запомнится мне надолго.»

Я - студентка первого курса института филологии и межкультурной коммуникации Казанского (Приволжского) Федерального университета. Последние два года я мечтала поступить в Казань. Из города Самары, который находится в 360 километрах от Казани. Каждый год мы с родителями приезжали в столицу Татарстана, и она росла и менялась на моих глазах. Всегда, когда мы приезжали сюда, я чувствовала наслаждение буквально от всего: здесь мой народ, который говорит на родном языке. Казань - невероятный город, он прекрасен как внешне, так и внутренне. Это город с искренними и отзывчивыми людьми.

1 из 156