This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!
 
Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының                   
конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур»
исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп
тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән карагандада,
күпләребез өчен ул - үрнәк.
Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә
дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.
2018 елда ул Хаҗга барды. Шул сәфәрдә язган шигырьләрен без гәҗитебезнең
һәр санында биреп барабыз. Игътибар итегез - алар шигъри юллар гына түгел,
алар -тарихи күзлектән сокланырлык белем чыганагы.
 
Коръәндә әйтелгән фикер
 
Суга баткан Фиргавенгә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә:
"Моннан соң килгән буыннар өчен аять гыйбрәт булсын өчен җәсәдеңне
коткарырбыз. Чыннан да, күп адәмнәр безнең аятьләребездән хәбәрдар
түгелләр (ягъни алардан гыйбрәт ала алмыйлар)”, - диде.
("Йуныс" сүрәсенең 92 нче аяте).
 
Кызыл диңгез яр буенда
Җабалаин җирләре.
Шул җирләрнең комлыгында
Калган тарих серләре.
 
Коръән-Кәрим аятьләре
Юл күрсәткеч булгандыр.
Инглиз галимнәре, аны
Укып, юлга чыккандыр...
 
Туксан икенче аятьне
"Йуныс" сүрәсеннән тап.
Гыйбрәт алып яшәр өчен
Аны укып чык кабат!
 
Явыз Фиргавен җәсәден
Аллаһыбыз коткарган.
Инглиз галимнәре аны
Комнан казып чыгарган...
 
Өч мең еллык могҗизаны
Аллаһ Үзе бар кылган.
Фиргавеннең дә җәсәде
Үзгәрешсез сакланган...
 
Сәҗдә кылган халәтендә
Фиргавеннең җәсәде -
“Лондон Бритиш” музеена
Барып кара син аны!
 
Сәҗдә кылганы күренә
Пыяланың астыннан.
Аның барлык әгъзалары
Үзгәрешсез сакланган.
 
Чәчләре дә, сакалы да,
Тәне дә бозылмаган.
Ошбу могҗиза серләрен
Аллаһ Коръәндә язган!
 
Коръәни-Кәрим - Аллаһ сүзе,
Безне катгый кисәтә.
Изгелекнең-явызлыкның
Аермасын күрсәтә!
 
Мәгариф РАЯНОВ.
Җиддә шәһәре,
Кызыл диңгез яры.
2018 ел.

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158