This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Галиулла абыйның куанычлары
 
Сызранда күп еллар дәвамында шәһәр Мәдәният Сараенда яшьләр һәм балалар
өчен төрле иҗади түгәрәкләр эшли.
Бер төркем балалар татар һәм гарәп телләрен өйрәнәләр.
Быел "Без бергә" исемле форум узды.
Дәрескә йөрүче кызларым ике татар биюен башкардылар.
Минем курсантым Ирфан угылы Марат Шәрәфетдинов Ми-8 боралагында
(вертолет) өч ел буена Әфган сугышында катнашты. Хәрби батырлыкларының
дәлиле булып аның күкрәген күп санлы орден, медальләр бизи.
Мәдәният Сараена җыелган халык алдында ул үзенең үгет-нәсыйхәтен җиткезде.
Мин ачык дәрес уздырдым. Хәзерге тел белән әйтсәк, мастер-класс үткәрдем.
Беренче сыйныф укучым Никитина Саша үзенең мой первый Коран китабыннан
бер өзек тә укып күрсәтте.
Тантананың ахырында халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын күмәк
башкардык. Никитина Саша җырның сүзләрен урысча сөйләп күрсәтте.
Балалар белән армый-талмый эшләвемне искә алып, миңа "Рәхмәт хаты"
тапшырдылар.
Гаилә тормышымда да куаныч булды бит әле.
Оныгым Илдар, хәрби кеше буларак, Сүриядә дә булып кайтты.
Куйган хезмәтен олылап, орден да бирделәр.
Оныгым Илдар башкалабыз Мәскәүдә кандидатлык диссертацисен яклады.
Хәзер ул Вольск хәрби училищесында укыта.
Алсу исемле татар кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрде.
Киленебез татарча бик оста сөйләшә.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгаләгә барчасы өчен дә олуг рәхмәтләребез.
Картлык көнендә куаныч вә шатлыклы мизгелләр кичерү - үзенә бер бәхет.
 
Отставкадагы хәрби очучы,
мөгаллим,
Сызранда беренче хаҗ кылучы,
татар милли хәрәкәтенең активисты
Галиулла Гәбдерәшитов.

Хәбәрләр

Коран и благовония: на площади Куйбышева стартовала выставка Всемирного дня Халяль

В четверг, 3 октября, в Самаре начался Volga Investment Summit & World Halal Day (Волжский инвестиционный саммит и Всемирный день Халяль). На площади Куйбышева свои товары представили ведущие игроки рынка халяль. Они съехались в Самарскую область из разных регионов России и стран мира.

“Булгар мирасы”на – 10 ел!

2019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденә ун ел тулды. Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөриләр.

Шундый балалар да була икән

"Сәлам" гәҗитәсе редакциясенә нинди генә кешеләр килми. Һәр адәм баласы теге йәки бу мәшәкать белән дөнйа куа. Хатын-кызлар олыгайган көннәрендә кара-каршы утырып сөйләшергә сердәш эзләсәләр, ирләр, купчелек очракта, чекердәшә-чекердәшә чәйләп утырасылары килә.

Горланов организовал выезд учащихся к «Барс»у

7 сентября состоялся выездной урок краеведения у памятника “Летящий барс”, который был установлен на средства культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” (руководитель - Гумар Батршин), в селе Ширяево Самарской области, в рамках реализации культурно-исторического проекта “Истоки. Булгарская цивилизация на Самарской Луке”.

1 из 167