This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

“Сәлам” гәҗитәсе

дини нәсыйхәтне кешеләргә

җиткерә.

***

Сәлам” гәҗитәсе

карендәшлек хисләрен ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

яхшылыкка өйрәтә.

***

“Сәлам” гәҗитәсе тәкъвалыгыгызны ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Исламны мәңгеләштерүдә җиң сызганып эшли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

туганнар арасын төзәтүдә

даими эш алып бара.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

төрле милләттәге

мөселманнарны

татау гаилә үрнәгендә тәрбияли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Самар төбәгендә тынычлык вә бәхетле тормыш

Урнаштыруда көч куя.

 

“Сәлам” гәҗитәсенең

җаваплы сәркатибе

Шамил БАҺАУТДИН.

 

“Сәлам” гәҗитәсенә!

 

Милләтемнең син күтәрдең рухын,

Иман нуры чәчеп күңелгә.

Коръән сүзен, тарих, телебезне

Җиткерәсең һәрбер кешегә.

 

Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне

Син язасың төпләп, аңлатып.

Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе

Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

 

Имин көннәр, өмет киләчәккә

“Сәлам” гәҗитәсе яктырта.

Бердәнбер син бөтен өлкәбезгә,

Аллаһым сүзен төгәл аңлата.

 

Гәҗитәбезне син өләшәсең бушлай,

Җитсен диеп һәрбер кешегә.

Шәкертләргә, мәктәп баласына,

Мәсҗид халкына, олы, кечегә.

 

Атар таңың булсын хәерлегә,

Фәрештәләр сине сакласын.

Милләттәшләр җыелып янәшәңдә,

Ислам динебезне таратсын.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Иске Мастяк – Самар.

Хәбәрләр

Аллаһы кемнәрне сөя?

«Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә итегез. Хакыйкатьтә, Раббым - рәхимле, сөюче!» ("Һуд" сүрәсе, 90). Иманга килгән, Аллаһыдан куркып, сыенган, Коръән хөкемнәрен ныклап башкарган һәм җитди бер тырышлык белән әхыйрәт өчен хезмәт иткән һәр кеше Аллаһының сөюен, разыйлыгын һәм рәхмәтен казана алыр. Аллаһының бу сөюен кемнәргә юнәлдергәнен белдерүче аятьләрнең берничәсе.

«Яктылык» мәктәбе үзенең 8 егетен һәм 11 кызын тормыш юлына озатты

Самарның «Яктылык» мәктәбендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Унберенче сыйныф укучыларын тормыш юлына чыгарып җибәрделәр. Күзгә шул ташланды ки, тантананың сценариен бик яхшы язганнар, һәм сәләтле балалар аны оста итеп күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары мәктәптән китүче егетләргә һәм кызларга багышлап, берәр куплет истә калырлык, тирән эчтәлекле шигъри юллар бүләк иттеләр.

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

5 из 163