This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

“Сәлам” гәҗитәсе

дини нәсыйхәтне кешеләргә

җиткерә.

***

Сәлам” гәҗитәсе

карендәшлек хисләрен ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

яхшылыкка өйрәтә.

***

“Сәлам” гәҗитәсе тәкъвалыгыгызны ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Исламны мәңгеләштерүдә җиң сызганып эшли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

туганнар арасын төзәтүдә

даими эш алып бара.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

төрле милләттәге

мөселманнарны

татау гаилә үрнәгендә тәрбияли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Самар төбәгендә тынычлык вә бәхетле тормыш

Урнаштыруда көч куя.

 

“Сәлам” гәҗитәсенең

җаваплы сәркатибе

Шамил БАҺАУТДИН.

 

“Сәлам” гәҗитәсенә!

 

Милләтемнең син күтәрдең рухын,

Иман нуры чәчеп күңелгә.

Коръән сүзен, тарих, телебезне

Җиткерәсең һәрбер кешегә.

 

Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне

Син язасың төпләп, аңлатып.

Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе

Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

 

Имин көннәр, өмет киләчәккә

“Сәлам” гәҗитәсе яктырта.

Бердәнбер син бөтен өлкәбезгә,

Аллаһым сүзен төгәл аңлата.

 

Гәҗитәбезне син өләшәсең бушлай,

Җитсен диеп һәрбер кешегә.

Шәкертләргә, мәктәп баласына,

Мәсҗид халкына, олы, кечегә.

 

Атар таңың булсын хәерлегә,

Фәрештәләр сине сакласын.

Милләттәшләр җыелып янәшәңдә,

Ислам динебезне таратсын.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Иске Мастяк – Самар.

Хәбәрләр

Губернатор татарларны зурлады

Хезмәт бәйрәме, яңарыш бәйрәме, дуслык бәйрәме... Нинди генә матур сүзләр әйтеп булмый Сабан туе турында. Ел саен хәзер татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә зарыгып көткән бу бәйрәм турында мәдхия укырга мөмкин. Самарның Гагарин исемендәге паркында менә инде 30нчы тапкыр Сабан туе гөрләп үтте. Аның төп оештыручыларының берсе - Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов.

Рәхмәт түгел, "Рәхмәтуллаһы"

Безнең татар халкында кешеләр арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне белдерүче бик матур сүзләр бар. Төрле сәбәпләр аркасында кайберәүләре кыскартылган һәм үзенең асылын югалткан. Дәһричелек заманында(атеизм чоры) "изм"нар чәчәк аткан чорда "Аллаһы" сүзеннән уттан курыккандай курыктылар. Гыйбадәтханәләрне җимерделәр. Дин әһелләрен аттылар, зинданнарда череттеләр.

“В моем окружении – прекрасные люди”

В этом году в мечети “Булгарское наследие” получили знания порядка 150 человек, обучали их десять преподавателей. Примерно девять лет назад, когда многоуважаемый муфтий Вагиз-хазрат Яруллин перевел меня в качестве имама из села Камышла в поселок Зубчаниновка, среди молодежи было много приверженцев различных течений. Как говорится: “Один в поле не воин”. И я просил Аллаха дать мне в помощники тех, кто будет искренне служить Ему. Мои мольбы были услышаны.

Исмәгыйл угылы Илгиз Кәлүчкә - 80 яшь!

Ырынбур өлкәсенең Сорочинск районында «Ак тау» исемле ямьле генә татар авылы яшәп ята. «Ак тау»ның таулары биек түгел. «Ак тау»ның сулары инеш кенә. Чишмәләре тыныч кына. Менә шул төбәкнең даны шунда ки, Самарның шөһрәтле татары нәкъ шул авылда дөнйага аваз салган. Ул - Исмәгыйл угылы Илгиз Кәлүч.

4 из 163