This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

“Сәлам” гәҗитәсе

дини нәсыйхәтне кешеләргә

җиткерә.

***

Сәлам” гәҗитәсе

карендәшлек хисләрен ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

яхшылыкка өйрәтә.

***

“Сәлам” гәҗитәсе тәкъвалыгыгызны ныгыта.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Исламны мәңгеләштерүдә җиң сызганып эшли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

туганнар арасын төзәтүдә

даими эш алып бара.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

төрле милләттәге

мөселманнарны

татау гаилә үрнәгендә тәрбияли.

***

“Сәлам” гәҗитәсе

Самар төбәгендә тынычлык вә бәхетле тормыш

Урнаштыруда көч куя.

 

“Сәлам” гәҗитәсенең

җаваплы сәркатибе

Шамил БАҺАУТДИН.

 

“Сәлам” гәҗитәсенә!

 

Милләтемнең син күтәрдең рухын,

Иман нуры чәчеп күңелгә.

Коръән сүзен, тарих, телебезне

Җиткерәсең һәрбер кешегә.

 

Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне

Син язасың төпләп, аңлатып.

Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе

Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

 

Имин көннәр, өмет киләчәккә

“Сәлам” гәҗитәсе яктырта.

Бердәнбер син бөтен өлкәбезгә,

Аллаһым сүзен төгәл аңлата.

 

Гәҗитәбезне син өләшәсең бушлай,

Җитсен диеп һәрбер кешегә.

Шәкертләргә, мәктәп баласына,

Мәсҗид халкына, олы, кечегә.

 

Атар таңың булсын хәерлегә,

Фәрештәләр сине сакласын.

Милләттәшләр җыелып янәшәңдә,

Ислам динебезне таратсын.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Иске Мастяк – Самар.

Хәбәрләр

Дуслыгыбызны "Сәлам"га язылу белән белгертик

Аллаһыга шөкер, айдан-айга, әкрен генә булса да, "Сәлам" гәҗитәсенә язылучылар саны арта бара. Самарның үзендә һәм Кошка, Чаллы Баш районнарында бу аеруча күзгә ташлана. Безнең максатыбыз изгеләрдән-изге.Халкыбызны дөрес юлга чыгару. Төрле сәбәпләр аркасында, динебез Ислам таләпләрен белмәүчеләр бар. "Сәлам" гәҗитәсенең һәр санында Изге Китабыбыз Коръәни Кәрим, Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм татар халкының рухи байлыгы язылып килә.

Апрельдәге тамашалар

Апрельнең өчендә 17 сәгатьтә Киров мәйданындагы мәдәният Сараенда "Татар балалары җырлый" исемле зур тамаша. Барлык ата-аналарны балалары белән җыр-бию карарга чакырабыз.

Иске Ярмәктә исән калган бердән-бер сугыш ветераны

Фронтларда имгәнеп, чирләрдән интексәләр дә, сугыш ветераннары колхозны, авыл тормышын үсеш юлына бастыру өчен күп тырыштылар. Кулсыз, яисә аяксыз калган кешеләрнең янталашып печән чабуын, утын әзерләвен һәм башка авыр эшләрне башкаруын күргәндә йөрәк әрнесә дә, аларга һәрвакыт олы хөрмәт белән карадык. Авырлыкларга бирешмичә, алар уңай тормыш үрнәкләре күрсәтеп, бер дигән балалар үстерделәр.

Приближение 70-летия Победы

Мой отец Ахметзыя родился в 1925 году, в селе Мочалеевка Куйбышевской области. В 1943 году был призван в армию. После переподготовки воевал в курском направлении. С сентября 1944 года по май 1945 года воевал в 1-й, 2-ой, 3-ий Прибалтийских фронтах, освобождал Эстонию, Латвию и Литву. С 9 августа по 2-ое сентября 1945 года он - боец Дальневосточного фронта. В очень тяжелых условиях они форсировали разлившийся Амур и буквально на себе тащил по бездорожью всю технику.

161 из 163