This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

“Кабул итсен сине җәһәннәм”

 

 Үз-үзеңә кул салу, асылыну, аракы йәки әфьюн белән агула­ну, биектән сикерү, атылу күренеше мөселманнар арасында да күренә башлады. Динебездә мона караш ничек соң? 

Җан һәм тән кешегә бирелгән иң зур әмәнәтләрдән.

«Бер мөселманны үтерү - бөтен мөселманнарны үтерүгә тиң», - 

диде Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм.

Кешенең үз җанын кыюы да — шундый ук җинәят. Галимнәребез үз-үзенә кул салган кешегә җеназа намазы укы­мау турында фәтвә биргәннәр. Үз-үзен үтергән кеше мөртәт кебек ка­ралган. Кешегә сакларга бирелгән иң мөһим биш нәрсәдән берсе -ул нәфеседер.

Нәфесне саклау әмере иң башта килә, кеше аны саклау өчен җаваплы.

Кеше ватан чикләрен сак­лый,

намусын,

киләчәген,

гаилә һәм мөлкәтен саклый.

Шушыларга кул сузган, һөҗүм иткән кеше җинәят җаваплылыгына тарты­лырга мөмкин. Димәк, нәфесне тыюның бик әһәмиятле сыйфат икәне моннан ачык аңлашыладыр. Кабатлап әйткәндә, дин һәм гыйбадәт кешегә ничек әмәнәт ител­гән булса, җан да, нәфес тә шулай әмәнәт ителгән. Нәфес булмаса, дөньявый эшләрне эшләп булмас иде.

Икенче яктан кеше дөньяга хәр­би хезмәткә чакырылучы кебек бу­лып килә һәм вазыйфа ала. Вакыты тулмыйча хәрби хезмәттән качкан җегет ничек гаепләнсә, үз-үзенә кул салган кеше дә шулай гаеп­ле санала. Бөтен гомере буе эш­ләгән изгелеге, гыйбәдәте, савап лары бер мизгелдә юкка чыга...

Кайвакыт кеше дөньядан туяр, арыр һәм, Раббым җанымны ал, котылыр идем, дияр. Әлеге сүзләр шулай ук Аллаһыга каршы баш күтәрү булып санала, ул зур гөнаһ. Әгәр кеше шулай әйткән булса, тәһәрәт алып, башын сәҗдәгә куеп Аллаһыдан гафу сорарга, тәүбә кылырга тиешле була. Чөнки Аллаһы эшенә тыгылу зур әдәпсезлек.

Аллаһыдан килдек,

Аллаһыга ба­рабыз.

Җибәрүче дә Ул, алып китүче дә Ул.

Инде кайбер нәрсәләрне саклап, яклап көрәшкәндә, сугышларга тиеш түгел. Нинди генә авырлык килсә дә, кеше тешен кысып түзәргә, сабыр итәргә, Аллаһының әмерен көтәргә тиешле.

Бүгенге көндә күзәтелә торган гамәлләрнең берсе - ул үз-үзенә шартлаткыч бәйләп йәки тимер-атка шартлаткыч куеп шартлату­чы, һөҗүм итүче. Аның да, юга­рыда әйтелгәнчә, үз-үзенә кул салучыдан аермасы юк. Шуның өстенә үзе өчен генә түгел, шарт­латканда үтергән кешеләр, аларның гаиләләре өчен дә җавап тотар­га тиешле була.

Тыныч вакытта мондый гамәлләр кулланылырга тиеш түгел. Бер кеше генә сугыш игълан итә алмый.

Икенчедән, мөселман кешесе моны беркайчан да эшләргә тиеш түгел. Әгәр эшли икән. ул инде мөселман түгел. Ан­дый кешедә мөселманлык сыйфаты калмас.

Алдан ниятләп кешеләрне үтерү дүрт яклы җинәяттер:

кешегә,

җәмгыятькә,

Аллаһыга каршы,

үзеңә.

Исламның пакь, чип-чиста йөзен пычрату җинәяте ул. Пычрак­ны чистарту мөселманнар өстенә калыр һәм озак еллар буе моны чистартуда газапланырлардыр.

Мондый эшләрне Исламнан мәгълүматы әз булган надан кешеләр Ис­лам исеменнән эшләрләр. Кайбер очракта кешеләрне мондый юлга этәрүчеләр дә булырга мөмкин, шу­лай булып дин исеменнән эшлән­гәндә ул тагын да куркыныч төс ала. Чөнки ул бер генә кешегә тү­гел, бәлки бөтен мөселман җәмгыя­тенә каршы җинәяттер.

Нинди генә максаттан эшләнсә дә, нинди генә ысул белән эшләнсә дә, моның ислам белән бер бәйләнеше дә юк, Ислам андый түгел. Дөньяда җән­нәт төзү ниятеннән эшләнсә дә, мондый гамәл Исламның рухы­на һәм Коръәннең рухына туры килмәс.

Андый гамәлләрне эш­ләүчеләргә бер генә теләк белән дога кылырга була: «Кабул итсен сине җәһәннәм!»

Аллаһы мондый гамәлләрдән без­не сакласа иде. һәм сакланырга көч-куәт бирсә иде. Әмин.

 

Җәүдәт хәзрәт ХӘРРАСОВ.

Хәбәрләр

Фитыр садакасы догасы

Майның 30нда – Кадер кичәсе. Июньнең 4ндә - Ураза бәйрәме. Фитыр садакасын алгач түбәндәге доганы укыйлар. «И, Раббым Аллаһы! Ошбу фитыр садакасын бирүченең уразасын кабул кыл.

Повысили свои знания о Коране

На базе медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муэдзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муэдзины из городов Самара Тольятти, Сызрань, Чапаевск, Похвистневского, Кинель-Черкасского, Большечерниговского, Кошкинского, Большеглушицкого, Шигонского, Красноармейского, Красноярского, Хворостянского, Елховского, Нефтегорского районов.

Дини бәйге

Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты- дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

1 из 156