This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Чал тарих битләреннән
 
Католик - миссионер фикере
 
Урта гасырларда Рим-католик чиркәвеннән Вильгельм  Де-Брук исемле француз католик-миссионер католик диненә өндәргә дип Балтик диңгезеннән Тын океанга кадәр җирне уза. Үзенең сәфәрендә халыкларны католик диненә өнди. Ләкин дә мөселманнар берсе дә үз диннәрен ташламыйлар. Сәяхәтеннән соң Рим папасына язып сала:
"Бу Болгарлар Мүхәммәтнең кануннарына  башка бөтен халыкка караганда да ныграк ябышканнар", дип хисап бирә.
 
Бәркә хан беренче
 
Чыңгыз ханның оныгы Бәркә хан Чыңгыз хан нәселеннән беренче булып Ислам дине  кабул итә.
 
1263 нче елда 1000 кешедән торган Алтын Урда илчелегеМисыр иленә килә. Безнең бабаларыбызны бөтен Каһирә халкы зурлап каршы ала.
Гарәп тарихчысы ән-Нувейри түбәндәге мәгълүматны язып калдыра: "Каһирәдә һәм Мисырда бу илчелекнекаршыларга  чыкмаган бер гкенә кеше дә калмады. Бу көн иң бөек көн булды". Шуннан соң 200 ел дәвамында  Сарай белән Каһирә иллешәр кешелек  илчеләр белән аралашып яшиләр.
 
Без беренче
 
Дөньяда беренче булып Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне типографик ысул белән татарлар бастырды.
 
Асыл фикер
 
Ибн Габбас:
"Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә өчен ярат.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә өчен нәфрәтлән.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә өчен дуслаш.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә өчен дошманлаш.
Фәкать шулай гына Аллаёыга якынаюга ирешеп була.
Шулай булмаганда кол күп намаз укып һәм ураза тотып кына Иманның тәмен татуга ирешә алмас".
 
Фудаиль ибн Гыйад әйткән:
 
"Бу дөньяда азга канәгать булмый торып сезнең калебләрегез Иманның тәмен татымас".
 

Хәбәрләр

Фитыр садакасы догасы

Майның 30нда – Кадер кичәсе. Июньнең 4ндә - Ураза бәйрәме. Фитыр садакасын алгач түбәндәге доганы укыйлар. «И, Раббым Аллаһы! Ошбу фитыр садакасын бирүченең уразасын кабул кыл.

Повысили свои знания о Коране

На базе медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муэдзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муэдзины из городов Самара Тольятти, Сызрань, Чапаевск, Похвистневского, Кинель-Черкасского, Большечерниговского, Кошкинского, Большеглушицкого, Шигонского, Красноармейского, Красноярского, Хворостянского, Елховского, Нефтегорского районов.

Дини бәйге

Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты- дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

1 из 156