This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Минтимер Шәймиев: “Үз ана телебезгә, үз халкыбызга мәхәббәттән башка бөек илебезне торгызып булмый”

 

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевның “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” комплексы проектын гамәлгә ашыруны йомгаклауга багышланган тантаналы чарадагы чыгышы.

 Бүгенге тантана "Яңа­рыш" Республика фонды өчен дә, бөтен республика­быз өчен дә аерым әһәмият­кә ия - дәүләтнең, сәнәгать предприятиеләренең, эшмә­кәрлекнең һәм җәмәгать­челекнең "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" ди­гән зур уртак проекты нигез­дә тәмамланды. Һәм моның белән безнең барыбызны да котлыйм!

Бу бик кызыклы һәм иҗа­ди тәҗрибә, ачышлар һәм яңа фикерләр туу еллары булды, мин моны үз-үзебезне танып белү процессы, җәмгыятьнең рухи яңарышы вакыты дип атар идем. Эш­ләгән саен, тагын да күбрәк эшлисе килү гаҗәп түгел. Бо­лар барысы да безнең һәм сезнең күз алдында башка­рылды.

Проектны гамәлгә ашы­руның 9 елы дәвамында та­рихи ядкәрләрне, архитекту­ра ансамбльләрен торгызу, яңа әһәмиятле корылмалар төзү, заманча инфраструк-тура булдыру, бу җирлекләр биләмәләрен төзекләндерү белән беррәттән, иң мөһиме - рухи образларны: ата-бабаларыбыз Иманын, тра­дицияләрен һәм мәдәниятен тергезүгә ирешә алдык.

Шунысы аеруча куаныч­лы: беренче чиратта иң ях­шы тарихчылардан, архео­логлардан, реставраторлар­дан, проектчылардан, төзү­челәрдән, киңәшчеләрдән торган һөнәри команда эш­ләү ысулларын таба, техно­логияләр билгели алды, шу­ның нәтиҗәсендә без бүген борынгы ядкәрләрнең чын кыяфәтен, бөеклеген һәм ма­турлыгын күрә алабыз.

Болгар белән Свияжскины торгызучыларга, инвес­торларга, зур предприятие һәм оешмаларга, кече ком­панияләргә, хәйриячеләргә, яшенә, диненә һәм миллә­тенә карамастан, республи­када яшәүчеләрнең бары­сына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Барысы 61 703 хәйрияче катнашты. Безнең барыбызның да исемнәре республиканың Хәйрияче­ләр китабына кертелде.

Иң мөһиме - болар бары­сы да ихлас күңелдән эш­ләнде!

Болгар һәм Свияжски-ның торгызылган объектла­рын килүчеләргә бүген го­рурланып күрсәтәбез. 2010 ел белән чагыштырганда, туристлар агымы 15 тапкыр артты.

Берничә елдан шулай булыр дип кем күз алдына китерә алыр иде: хәзер бу ис­тәлекле урыннарны ел саен бер миллионнан артык ту­рист һәм республика кунагы карый.

Илнең барлык почмак­ларыннан һәм чит илләрдән уңай фикерләр һәм хуплау сүзләре ишетәбез.

2014 елда Болгар тарих-археология комплексының, ә 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исем­легенә кертелүе уртак эше­без нәтиҗәләренең халыка­ра дәрәҗәдә танылуын күр­сәтеп тора.

Мәгълүм булганча, 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле дә кертелгән иде. Башкарылган эшнең әһә­миятен ЮНЕСКОның элек­кеге генераль директоры Ирина Бокова бик мәгънәле билгеләде. Казанга килгәч, ул болай диде: "Болгар һәм Свияжск - Россия карта­сындагы гади географик нокталар гына түгел. Алар дөньяда мәдәниятара диа­лог өчен маяклар булып то­ра. Алар безгә рухи кыйм­мәтләргә һәм гуманлык идеалларына ирешүгә юл күрсәтеп тора. Бергә-бергә ничек яшәргә икәнен күр­сәтүче маяклар алар". Бу сүзләр безнең өчен кадер­ле дә, җаваплы да.

Без бу объектларның универсаль хәзинә дип таны­луы аларны ышанычлы сак­лау һәм сакчыл файдалану буенча тырыш хезмәт белән тулыланырга тиешлеген аңлыйбыз.

Ышанам, шулай булыр да! Татарстан Республикасы­ның мәдәни мирас объектла­рын саклау комитетының күптән түгел узган коллегия­сендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу өл­кәдә төгәл төп бурычлар куй­ды.

Республикадагы социаль-икътисади үзгәрешләр җәмгыятебезнең рухи үсеше белән тулылана бара. Мөселман һәм православие изге урыннарын бер үк ва­кытта торгызу ысулы да ва­кыт тарафыннан сыналды. Болгар Ислам академиясен төзедек, Изге Мәрьям ана Ка­зан иконасы соборын торгы­забыз. Моның дөрес карар икәненә иманыбыз камил. Дөрес гамәл бу. 2005 елда Ка­зан Кремле биләмәсендә ха­лыкның күмәк катнашы бе­лән торгызылган Кол Шәриф мәсҗиде һәм Благовещение соборы моңа дәлил булып тора.

Татарстанның безнең җирдәяшәүче халыклар ара­сындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча эз­лекле сәясәте бөтен халык, безнең кунакларыбыз тара­фыннан хуплана.

Мәдәниятләр диалогы, цивилизацияләр диалогы - безнең өчен болар чит тө­шенчәләр түгел инде. Рес­публика башкаласы вәкаләт­ле халыкара конференция­ләр һәм форумнар үткәрү урынына әверелә. Бу, һич­шиксез, Татарстанның Ев­разия мәдәни киңлегендә та­рихи заманнарда да, хәзерге вакытта да әһәмиятле роль уйнавына бәйле. Һәрдаим киләчәккә омтылу, тра­дицияләр һәм хәзинәләр ку­шылмасы безнең күп гасыр­лык тарихыбызның дәвамлылыгын тәэмин итә.

Тарихи хәтерне саклау, аны киләчәк буыннарга тап­шыру - республиканың хәзерге заман иҗади тормы­шында төп өстенлекләрнең берсе. Бу Россия Федерация­се һәм безнең республика җитәкчелеге иң югары дә­рәҗәдә үткәрә торган уртак илкүләм бурыч булып тора.

Тарихны тергезгәндә безнең барыбызны да, һич­шиксез, киләчәк буын - бү­ген мәктәп парталарында утыручылар борчый. Туган йортка, авылга, шәһәргә, үзе­без яши торган илгә карата ихтирам хисеннән, үз ана те­лебезгә, үз халкыбызга мә­хәббәттән башка бөек иле­безне торгызып булмый. Бу гади мәсьәлә түгел. Бу - дәү-ләткүләм әһәмияткә ия бу­рыч, моны исбатлап тору да кирәкми, иң мөһиме - бу өлкәдә уңышлы үсеш юлла­ры табу.

Нәкъ менә шуның өчен, Болгар һәм Свияжскины тор­гызу буенча эшне тәмамлап, "Яңарыш" фонды Россия Фе­дерациясе Мәгариф минис­трлыгы һәм Татарстан Респу­бликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә уникаль мәгариф проектын - күп профильле мәктәптән, балалар бакчасыннан, ин­тернаттан, шәһәр читендә балалар лагереннан торган гомуми белем бирү ком­плексын төзүне һәм оеш­тыруны башларга ниятли. Ул академия белеме, өч телдә (рус, татар һәм инглиз тел­ләрендә) әзерлек, гомумкешелек кыйммәтләре, тигез карашлы тормыш фәлсәфәсе һәм кешелеклелек юнәле­шендә тәрбияләнүче күп­кырлы шәхес формалашты­руны бирәчәк. ЮНЕСКО Ха­лыкара оешмасы XXI гасыр мәгарифенең дүрт принци­бын игълан итте:

өйрәнер өчен укырга,

белер өчен укырга,

яшәр өчен укырга,

бергә яшәр өчен укырга!

Яңа мәктәпкә урыс, татар һәм инглиз телләрендә кон­курентлы белем тәэмин итү, мәгарифнең нәтиҗәле гамәли ысулларын куллану, уку­чылары үз мәдәниятен бәя­ли, башка мәдәниятләрне аң­лый һәм җәмгыятебез үсе­шенә лаеклы өлеш кертә ала торган яңа мәктәп булу вази­фасы йөкләнә.

Ни өчен өч тел?

Бу аңла­шыла дип уйлыйм. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конститу­цияләре буенча безнең ре­спубликада урыс һәм татар телләре дәүләт теле булып тора. Бөек урыс гуманисты -академик Дмитрий Сергее­вич Лихачевның күпләргә мәгълүм гыйбарәсен исегез­гә төшерим: Туган тел - мил­ләтнең җаны. Үзенең чын, та­рихи телен югалта баручы милләт, теле белән бергә узенең психологиясен дә, мәдәниятен дә, ата-бабалары турында истәлеген дә югалта".

Глобальләшү шартла­рында халыкара аралашу те­ле булып формалашкан ин­глиз телен белү беренче планга чыга. Инглиз телен белү инде өстенлек тә, бай­лык та түгел, ул теләсә кайсы кеше өчен конкурентлы өс­тенлек бирә.

Күренекле шәхесләр ба­рысы да күп тел белгән:

Александр Пушкин - 16 чит тел;

Лев Толстой - 15;

Миха­ил Ломоносов -11;

Николай Чернышевский - 9;

Алек­сандр Грибоедов - 7;

Лев Гу­милев - 6;

РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров -4;

РФ Президенты Владимир Путин,

шулай ук безнең ку­наклар - Россия мәдәният министры Владимир Мединский,

РФнең ЮНЕСКО эш­ләре буенча комиссиясе Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе 3 чит тел бе­лә.

"Ничә тел беләсең - шул кабат кеше буласың", - дип язган Антон Павлович Че­хов.

Балалар телләрне ни­кадәр иртә өйрәнә башласа, шулкадәр сизгер фикерли; башка кешеләрнең дөньяга карашына төшенә, иркен аралаша башлый, социаль җайлашу, үз мөмкинлеклә­рен тормышка ашыру һәм уңышлы карьера өчен киң мөмкинлекләргә ия була.

Дәүләт телләрен, туган һәм чит телләрне ничек һәм нинди күләмдә өйрәнү ту­рында чиксез бәхәсләрдән чыгып, без хәзерге заман җәмгыяте өчен хәлиткеч булган әлеге проблеманы хәл итү юлларын табарга ти­еш. Хәзерге вакытта без Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Юрьевна белән конструктив эш алып барабыз, бүген безнең чарада РФ Мәгариф министрлы­гының статс-сәркатибе - ми­нистр урынбасары Павел Станиславович катнаша.

Телләр, аларны белү һәм саклау проблемасы Татар­станны, Россияне генә бор­чымый, бу - халыкара дәрә­җәдәге проблема. Берләш­кән Милләтләр Оешмасы Ге­нераль Ассамблеясының 2019 елны Төп халыклар тел­ләренең Халыкара елы дип игълан итүе очраклы түгел. Бу төп халыклар телләренә янаган кискен куркынычка игътибар җәлеп итү, тотрык­лы үсеш мәнфәгатьләрендә бу телләрнең әһәмиятен арт­тыру максатында эшләнә.

Әлеге шартларда яңа мәктәпкә без хәзерге заман мәгарифе таләпләренә җа­вап бирүче комплекс була­рак карыйбыз.

Әлбәттә, беренче ком­плекс Казанда булырга тиеш. Казан мэры Илсур Рәисович Метшин биредә, ул моны хуплый, бәлки бер генә түгел, параллель рәвештә ике ком­плекс булыр, алга таба юл күренер. Чөнки Казанда, объектив һәм аңлашыла тор­ган сәбәпләр буенча, төп ха­лыклар белән беррәттән күп милләт вәкилләре тупланган. Республика мәктәпләренең матди базасы яхшы булуын исәпкә алып, мондый ком­плекслар республиканың күп кенә зур һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрендә дә бар­лыкка килергә мөмкин. Аеру­ча ассызыклап шуны әйтәсе килә: бүген сөйләнгән шушы омтылышларны уңышлы га­мәлгә ашыру өчен, укытучы­лар һәм тәрбиячеләр әзерләү кичектергесез бурыч булып тора. Республика хөкүмәтенә, республиканың тиешле ми­нистрлыкларына, Казан федераль университетына, Фәннәр академиясенә аларны максатчан әзерләүгә керешү зарур.

Казан шәһәренең 165 нче санлы өч телле мәк­тәбе төп нигез булып тора алыр иде. Аның директоры  "2016 елның шөһрәтле мәктәп директоры" Бөтенроссия конкурсы дипломы иясе Илдар угылы Айдар Шәмсетдинов. Беренче мәк­тәпне "Адымнар" - белемгә һәм татулыкка" дип атап бу­лыр иде. Иманым камил, ба­лалар һәм ата-аналар, мәк­тәп аркылы республика гло­баль халыкара конкурент­лыкта үз урынын ныгыта ала­чак.

Күренекле фикер иясе, татар мәгърифәтчесе Шиһа­бетдин Мәрҗани бик төгәл әйткән: "Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган ке­шенең киләчәге юк".

“Ватаным татарстан” гәҗитәсеннән.

Хәбәрләр

«Мало кто из шведов вообще знает о татарах». Как и зачем иностранцы учат татарский язык

Национальная музыка, друзья в соцсетях и другие способы изучать язык Тукая, находясь за пределами Татарстана В 2016 году «Инде» рассказал историю молодого лингвиста из Японии Юто Хишиямы, который в 2014 году получил Гран-при Международной олимпиады по татарскому языку, а после написал в КФУ магистерскую диссертацию об орфографии татарского и продолжил исследования в аспирантуре Токийского университета. Спустя два года редакция нашла еще троих иностранцев, изучающих язык Тукая и Шаймиева. Они рассказали, что сподвигло их начать обучение, с какими трудностями они сталкивались и похож ли их родной язык на татарский.

“Кабул итсен сине җәһәннәм”

Үз-үзеңә кул салу, асылыну, аракы йәки әфьюн белән агула­ну, биектән сикерү, атылу күренеше мөселманнар арасында да күренә башлады. Динебездә мона караш ничек соң? Җан һәм тән кешегә бирелгән иң зур әмәнәтләрдән. «Бер мөселманны үтерү - бөтен мөселманнарны үтерүгә тиң», - диде Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм.

Чал тарих битләреннән

Католик - миссионер фикере Урта гасырларда Рим-католик чиркәвеннән Вильгельм Де-Брук исемле француз католик-миссионер католик диненә өндәргә дип Балтик диңгезеннән Тын океанга кадәр җирне уза. Үзенең сәфәрендә халыкларны католик диненә өнди.Ләкин дә мөселманнар берсе дә үз диннәрен ташламыйлар. Сәяхәтеннән соң Рим папасына язып сала: "Бу Болгарлар Мүхәммәтнең кануннарына башка бөтен халыкка караганда да ныграк ябышканнар", дип хисап бирә.

Тозлы кәбестәнең файдасы

Риваятьләр буенча тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр өченче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Россиягә тозлы кәбестә 16 нчы гасырда гына кергән. Тозлы кәбестәнең файдалы яклары.

1 из 154