This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Золым кылма
 
Балам, золым кылма!
Кылма беркайчан золым!
Кешене рәнҗетмә,
Малына аның тимә!
 
Балам, золым кылма!
Шайтан юлыннан барма!
Яхшыны боерды,
Аллаһ золымны тыйды.
 
Балам, золым кылма!
Тугры юлдан адашма!
Пәйгамбәр кисәтте,
Хәдисләрендә әйтте.
 
Балам золым кылма!
Эшләмәсәң дә файда,
Гел тыел золымнан,
Файда кылырсың соңыннан!
 
Балам,золым кылма!
Ят кешеңә, бустыңа!
Балам, золым кылма!
Бул имин син барсына.
 
Алинә Әхмәдишина.
 

Хәбәрләр

Илһам ага Шакиров рухына Коръән укылды

"Яктылык" мәктәбе үз боҗрасына кемнәрне генә кертеп җибәрми. Соңгы елларда олысы-кечесе "Яктылык"ка омтыла. Бу юлы җылы, якты бинада "Ак калфак" җәмгыяте үзенең чираттагы дәресен үткәрде. Мәктәп мөгаллимәсе Асия Сәйфетдинова балаларга һәм олыларга тасмалар белән чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Тарих җиле кайтавазы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрит Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Китапта урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган

«Туган тел» җәмгыятенә – 30 ел! Салих белән Фәһимә җигелеп эшләделәр

Татар милли хәрәкәтендә ике дистә ел буена җиң сыз­ганып, армый-талмый эшләү­челәр күп булды. Бүген без сезгә шул күпләрнең икесе турында мәгълүмат биреп узачакбыз. Салих Вәлиәхмәтов Һәм Фәһимә Рәҗәпова «Туган тел» җәмгыяте уз­дырган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәшне алып бару­чылар төркемендә хезмәт иттеләр. Алар бәйрәмгә иң беренче булып килерләр иде, иң соңыннан кайтып китәрләр иде. Икесе дә пар кил­гәннәр.

Көчле рухлы, нечкә күңелле...

Гыйнварның 11ндә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенге көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенге көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

1 из 152