This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Илһам ага Шакиров рухына Коръән укылды

 

"Яктылык" мәктәбе үз боҗрасына кемнәрне генә кертеп җибәрми. Соңгы елларда олысы-кечесе "Яктылык"ка омтыла. Бу юлы җылы, якты бинада "Ак калфак" җәмгыяте үзенең чираттагы дәресен үткәрде.

Мәктәп мөгаллимәсе Асия Сәйфетдинова балаларга һәм олыларга тасмалар белән чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Үз һөнәренә мөкиббән Асиябез иҗатының серләрен түкми-чәчми башкаларга төшендерде. "Ак калфак" җәмгыяте хатын-кызлары, һәрвакыт эшне җыр белән бизиләр.

Бу юлы да чигә-чигә мөнәҗәтләр көйләделәр, икенчеләре шигырь сөйләде, өченчеләре татар халык җырларына моңландылар.

Олылар янында мәктәп балаларының мәш килүләре аеруча тәэсирле булды.

Димәк, буыннар челтәре өзелмәгән. Бу кызлар, һичшиксез, сөйгән егетләре гаскәр хезмәтенә киткәндә аларның күкрәк кесәләренә чиккән кулъяулык салырлар, дигән өмет бар.

Дәреснең икенче бүлегендә Асия Сәйфетдинова кунакларны мәктәп музее белән таныштырды.

"Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Разия Әюпова музейга үзләре чиккән кул эшләрен тапшырды.

Гыйнварның 16нда мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров вафат улды. Күңелләрдәге ачы хәсрәтне Коръән уку белән бастырдык. Раббыбыздан Илһам агага җәннәт ишекләренең җиңел ачылуын сорадык.

 Наилә Хөсәенова.

 

 

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163