This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Тарих җиле кайтавазы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.

Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрит Шириязданов.

Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Китапта урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган

Кыш уртасы булуга карамастан, Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулды. Билгеле булганча, ярмәклеләр җыр-биюгә дә оста, әдәбият өлкәсендә дә аларга тиңнәр юк. Үзләреәле бик кунакчыл да. Менә тәкъдир итү кичәсенә кайткан авылдашларны, кунакларны да сый-хөрмәт, ачык йөз белән каршы алдылар, түрдән урын бирделәр. Туып-үскән авылларын яратмасалар, шунда гөрләп үткән балачакларын, яшьлек елларын сагынмасалар, салкын кышларны җылытырлык мондый матур чаралар оештыра алырлар идеме икән?

Дөресен генә әйткәндә,  бәйрәм рухы авылда иртән үк сизелде. Татарстаннан килгән бер төркем кунакларны Сәләй Вагыйзов туып-үскән Байтуган авылына алып барып, андагы “Әлифба” музеен күрсәтеп кайттылар. Ә  Ярмәктә аларны укучы балалар матур сүзләр, бавырсак белән каршы алдылар һәм урта мәктәп бинасында урнашкан авыл музеена чакырдылар.

Тарихи материаллар белән танышу соңында кунаклар мәктәп балалары белән әңгәмә корып җибәрделәр. Сүз милләт, туган тел язмышы, һөнәреңне туган авылыңа, милләтеңә файда китерә торганын сайлау турында барды. “Кунак күчтәнәчсез килми”,  дигән гыйбарәне дәлилләп, татарстанлылар мәктәпкә бер кочак китаплар да бүләк иттеләр.

Шушы көнне үк мәктәпнең спорт залында шахматчы, шагыйрь, укытучы Салих Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган өлкә шахмат ярышлары үтә иде. Өлкәнең бөтен шәһәр һәм авылларыннан килгән шахматчылар ярышкан арада кунаклар Мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышып йөрделәр. Авыл уңганбикәләре чиккән, теккән, бәйләгән, суккан кул эшләре, милли камыр ашлары Мәдәният йорты фойесына шыплап тутырылган иде кебек. Ә осталары санап бетерерлек түгел.

Менә Фәрид Ширияздановның “Иске Ярмәк авылы тарихы”н тәкъдир итү тантанасы башланды. Сүз остасы Әлфия Баһаутдинова төзегән сценарий буенча кичә һәвәскәр артистларның, мәктәп балаларының туган авылыбызга багышланган җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды.  Шуны да әйтеп үтәсе килә: Иске Ярмәк авылының үз шагыйрьләре, үз җырлары, үз биюе дә бар. Хәтта атаклы тальян гармунын ясау остасы Гали Гәрәевның гармуннары да  шушы авылда ясалган бит. Әнә, сәхнә пәрдәләре дә атаклы шагыйрь, авылдашыбыз Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җыры белән күтәрелде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камышлы районы башлыгы Рафаэл Баһаутдинов ачып җибәрде. Ул китап авторына изге теләкләрен җиткереп, арабызда аның кебек фидакарь кешеләр булмаса, телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз югалыр иде, дип белдерде. Рафаэл Баһаутдинов китапны тәкъдир итү бәйрәменең дәрәҗәсен күтәреп, чарага килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерергә дә онытмады, китап бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, тарихи мәгълүматлар җыюда булышкан якташларыбызга Самар Губерна Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ерак араларны якын итеп килгән кунакларга да сүз бирелде.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борханов, Россия Ислам институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, берничә китап авторы Рәүф  Юнысов кебек тагын берничә дәрәҗәле милләттәшебез  татар авыллары, милләт язмышы, тарихыбызны өйрәнү мөһимлеге турында сөйләделәр. Шул исәптән, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабына да югары бәя бирделәр.  Бүләкләрдән тыш, китапка материаллар туплау дәверендә ярдәм иткән авылдашларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамоталары, Фәрид әфәндегә “Халыкара берлеге ???” медале, ә Әфганстанда хезмәт иткән авылдышыбыз Алисолтан ??? ??? медале тапшырылды. Радиожурналист, “Риваять” фольклор ансамбле җитәкчесе Руслан Габитовның милли уен коралларында уйнавын халык бигрәк тә җылы кабул итте.

Самардан килгән кунаклар  - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президентының киңәшчесе Идеал Галәүтдинов та китап авторына җылы теләкләрен җиткереп, шулай ук, бүләкләр тапшырдылар.

Матур, зәвыклы итеп эшләнгән китап бары тик 300 данә күләмендә басылган. Бәлки, киләчәктә аны тагын да тулыландырып бастырып чыгарырга мөмкин булыр, дип өметләнә автор. Чөнки авыл тарихын барлау эше алга таба да дәвам итәчәк.

Ә бу китап өчен материаллар туплау эшен Фәрид Хәммәтнур угылы әле 2012 елда ук башлап җибәргән.  Бу турыда ул үзе сөйләде. Анда тарихи фотосурәтләргә аеруча зур игътибар бирелгән. Аларга карап, узган гасыр уртасында авыл халкы ничек яшәгән, ничек эшләгән — барысын да бер караштан аңлап була. Элек гаиләләрдә балалар күп булган, халык иген иккән, терлек асраган, табигать байлыкларыннан файдаланган. Авылның үз тегүчеләре, тимерчеләре, киез басучылары, тегермәнчеләре, гармун ясаучылары, ягъни кул эшләре һәм һөнәр осталары булган, мәктәбе, кибете, клубы гөрләп торган, амбарлар һәм терлек утарлары буш тормаган. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен кан түккән, башларын чит җирләрдә салган ир-егетләребез, тылда аяусыз хезмәт күрсәткән якташларыбыз турында да бик күп мәгълүматлар тупланган.

Автор Ярмәкнең игелекле кешеләре - Салават Йосыпов, Марс Йосыпов, Илдар Гарифуллин, Фәрит һәм Гаилә Гадыевлар, Рәфкать Габидуллин, Фәнис Нәгыймуллиннарга мәсҗид картларына һәм башка авылдашларына чиксез рәхмәтләрен белдереп: “Сез булмасагыз, бүген кулыбызга бу китапны тота алмас идек”, - диде.

- Монда язылган һәр сүзем йөрәкләрегезгә барып җитсә, мин бик шат булыр идем. Аллаһыга шөкер, китап дөнья күрде. Вакыты белән аңа сокланучылар да булыр, себереп түгүчеләр дә табылыр. Кешеләрдә аның турында фикерләр туа икән, димәк, аны укыйлар, кызыксыналар. Битарафлар гына булмасын”, - дип өстәде Фәрид әфәнде сүз ахырында. 

- 15 - 20 ел элек кенә булган вакыйгалар да югалып барган чорда, бер гасырга якын чорны үз эченә алган китап туплау - бик мактаулы эш. Бабаларыбыз телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезнене, динебезне үз җаннарыннан да кадерлерәк итеп саклаганнар. Ә хәзерге кеше тарихны түгел, якын туганын да оныта, - дип сөйләде ???.

Гомумән, бу кичәдә бик күп авылдашлар китап, авылның тарихы, киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -  дип, Иске Ярмәк авылының беренче тарихчысы Гатиятулла ага Әхмәдуллинны, аның кызы Әнисә апаны, тарих укытучысы Әсхәт Мөхәммәтҗановны һәм башкаларны зурлап искә алдылар. Бер тында үткән истәлекле бу кичәне Иске Ярмәк авыл җирлегенең үзидарә башлыгы Минсәгыйт Шәйхетдинов йомгаклап,  кинога төшергән  ТНВ каналы хезмәткәрләренә, кунакларга, һәвәскәр артистларга рәхмәтләрен белдерде.

Әйе, туган ил, туган авыл һәркемгә дә газиз, һәркемгә дә кадерле. Ераграк киткән саен, син аны көчлерәк сагынасың, төшләреңдә күреп уянасың. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик туган авылларыбызның тарихын саклыйсы, барлыйсы, киләчәк буын кешеләренә матур һәм төзек кенә түгел, тарихлы да авыллар калдырасыбыз бар әле. Гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны нәсел чылбырын дәвам итүче балаларыбыз, оныкларыбыз өчен ядкәр итеп саклыйсы иде. Аллаһыга шөкер, безнең өлкәдә бу юнәлештә эш алып барыла. Иске Ярмәктә узган чираттагы китап бәйрәме шуның ачык бер дәлиле булып тора. 

Фәния Кәримова,

Иске Ярмәк авылы.

 

 

 

 

 

 

 

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163