This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Көчле рухлы, нечкә күңелле...

Гыйнварның 11ндә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенге көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. 

Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенге көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

Һәрвакыт матурлыкка омтылган күңеле кул эшләрендә, бигрәк тә чигүдә, дәва таба сыман. Аның күңел җылысы белән бизәлгән кулъяулыклар, сөлгеләр, алъяпкычлар күпме туйларны, Сабан туйларын, никах табыннарын күркәмләтеп тора.

Һәрвакыт алдынгылардан булган апабыз бүген дә ярдәмләшеп, тормыш серләренә өйрәтеп, сәхнәләребездән тәбигатькә, яшәешкә карата багышланган җырлары белән куандырып тора. Моң дөньясының телендә боегып утырмаска өнди, һәрвакытта да хәрәкәттә булып яшәү бәхет икәнен аңлата.

Шундый уңган апабыз үзе дә район гәҗитәсенә күпме рәхмәт хатлары җибәрә, мин белгәннәре генә дә санап бетергесез: табибларга, шәфкать туташларына… Кем әз генә булса да ярдәм кулы сузган икән, берсен дә игътибарсыз калдырмый. Безгә атап язганнары да бик күп. Без аларның һәрберсен кадерле ядъкәр итеп саклыйбыз, чөнки ул хатлардан күпме җылылык бөркелә.

Кайнанасын, әнисен, ире Кәрам абыйны — барысын да соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп озатты көчле рухлы, нечкә күңелле апабыз.

Дистәләрне кушып дистәләргә,

Сүтәсез сез гомер йомгагын,

Безнең өчен маяк булып тора

Сезнең үткән гомер юллары.

 

Тормыш кичкән чакта сабыр булып,

Сыгылмыйча җилгә, давылга,

Сезнең түземлеккә сокланмаган

Берәү дә юктыр безнең арада.

 

Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши

Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.

Җаны изге, күңеле нечкә нәфис апабызга

Бүген безнең башлар иелә.

Әйдәгез, без дә, Фәния апабыздай, салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик әле!

Күршеләре исеменнән

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163