This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

“Байлар капкасына азрак барыгыз”

 

Сорауларга Самарның “Нур” мәдрәсәсе мөгаллиме Наил МОСТАФИН җавап бирә.

«Иман» дигән төшенчә бар.

«Иманлы», «Имансыз» дигән сүзләрне кулланабыз.

«Иманның» барлыгын ничек белергә?

Һәр сорауга өч чыганактан җавап эзләргә кирәк.

Беренчесе - Коръәни-Кәрим.

Икенчесе - Пәйгамбәребез с.г.в. фикерләре булган хәдисләр.

Өченчесе - татар халык педа­гогикасы.

Сезнең сорауга Рәсүлебез болай дигән:

«Яхшы эшләреңнән шатланып, яман эшләреңнән кайгырсаң, камил Иман белән мөэмин булырсың».

Шуны да искәртеп узуны кирәк, дип саныйм. Иманның төп шартла­рының берсе - намаздыр.

Бүгенге заман телендә «по­зитив» дигән сүз бар. Бу инде яхшылык турында гына язу дигән сүз.

Гел яхшылык турында гына язу дөресме?

Дөрес.

Яхшылыкны сөйләүдә һәм язуда файда зур.

Башкалар ишетәләр.

Укыйлар.

Үрнәк алалар.

Яхшы булырга тырышалар.

Баш иеп, сәлам бирү дө­ресме?

Юк. Сүз белән сәламләшергә кирәк.

Кемне яхшы кеше дип атап була?

«Мөэминнәрнең иң яхшысы - мөселманнар аның теленнән һәм кулыннан сәламәт булган кешеләр».

«Мөэминнәрнең иң яхшысы - яхшы әхлак ияләре», ди хәдисләребез.

«Кеше күңелен күрү», дигән әйтем яши. Ә кайсы очракта кеше күңелен күрергә кирәк-ми?

Шәригать хөкемен үтәгәндә кеше күңелен күрергә ярамый. Бу очракта куркаклык күрсәтмәскә.

Бәндәләр бер-берсеннән кү­реп азалар.

Моннан котылу юлы бармы?

Бу - бик акыллы фикер. Һәм аны тәрбияви чарада кулланырга кирәк. Балачактан ук туглап үстерергә кем белән дулсашырга кирәклеген. Чит кешеләргә баланы куна җибәрергә ярамый. Ул аннан яман гадәгалып кайтуы бар.

Нарасый чактан ук баланы күркәм кешеләр белән аралаштырып яшәргә кирәк. Ул яхшы кешеләрдән гыйбрәт алырга тиеш. Шул вакытта гына бала бәхетле була.

Дини матбугатта «хәдис» дигән сүз һәм «Кодси хәдис» дигән сүз очрый. Аларның аермасы нидә?

«Кодси хәдис» Аллаһы Тәгалә сүзләре дигәнне аңлата.

Бүгенге көндә динебез Ис­лам - үсеш чорында. Авыр­лык белән булса да, халык намазга тартыла, Коръән аш­лары уздыра.

Балалары намазлыкта булса да, аталары белән мөнәсә­бәтләре изге Китабыбыз куш­канча түгел. Болар оҗмахка өмет итә алалармы?

Хәдисләрнең берсендә: «Ата-ананың ризалыгы Аллаһы ризалыгы белән бертигез.

Әгәр бер кеше, ата-анасы хозу­рында хезмәтләренә ярарлык булып та, ризалыкларын ала апмаса, «бик зур кайгы», чөнки җәннәткә керү өчен ата-ананың ризалыгы кирәк», диелә.

Хәдисләрнең берсендә: «Байлар   капкасына   азрак барыгыз», диелгән.

Бу сүзләрне ничек аңларга?

Бу - ялагайланмаска, куштаннан-маска дигән сүз.

Аннары байның тәкәбберлеген арттыру дигән сүз,

Ә ул бай юмарт булса?

Бай белән байның аермасы бар.

Саранның бирмәсен белә торып, сорау дөрес түгел.

«Юмарт кешеләрнең кимчелек­ләренә күз йомыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә вә Сөбханәкә апарга ярдәм . итә», - диелә хәдистә.

Әңгәмәбезне   түгәрәкләп,   укучыларга нинди теләк теләр идегез?

Раббыбыз балаларыгызга, оныкларыгызга һәм туруннарыгызга (правнуки) акыл бирсен иде.

 

Наил Мостафин белән әңгәмәне Шамил Баһаутдин

алып барды.

Cораулар туган хәлдә Наил Мостафинның телефоны:

8-937-654-99-68.

Хәбәрләр

Илһам ага Шакиров рухына Коръән укылды

"Яктылык" мәктәбе үз боҗрасына кемнәрне генә кертеп җибәрми. Соңгы елларда олысы-кечесе "Яктылык"ка омтыла. Бу юлы җылы, якты бинада "Ак калфак" җәмгыяте үзенең чираттагы дәресен үткәрде. Мәктәп мөгаллимәсе Асия Сәйфетдинова балаларга һәм олыларга тасмалар белән чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Тарих җиле кайтавазы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрит Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Китапта урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган

«Туган тел» җәмгыятенә – 30 ел! Салих белән Фәһимә җигелеп эшләделәр

Татар милли хәрәкәтендә ике дистә ел буена җиң сыз­ганып, армый-талмый эшләү­челәр күп булды. Бүген без сезгә шул күпләрнең икесе турында мәгълүмат биреп узачакбыз. Салих Вәлиәхмәтов Һәм Фәһимә Рәҗәпова «Туган тел» җәмгыяте уз­дырган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәшне алып бару­чылар төркемендә хезмәт иттеләр. Алар бәйрәмгә иң беренче булып килерләр иде, иң соңыннан кайтып китәрләр иде. Икесе дә пар кил­гәннәр.

Көчле рухлы, нечкә күңелле...

Гыйнварның 11ндә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенге көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенге көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

1 из 152