This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Милли җәмгыятебезгә - 30 ел

“Туган тел” оешмасының асылбикәсе

 «Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. 

Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

Бүген без, өстә басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән, Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз.

«Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Балалар фестиваленә килгән нарасыйларны үз акчасына ашатты, сыйлады.

Сабан туйларында икешәр йөз кешелек табын әзерли иде.

Шуның өстенә, әле рухи мәркәзебез Казаннан килгән сәнгать, әдәбият вәкил­ләрен, үзенә чакырып, берсеннән-берсе тәмле, татлы, туклыклы милли ризыклары белән сыйлап яшәде.

Тарихта беренче мәртәбә Разия ханым чеп-чи урыс шәһәрендә татар кафесы ачып, татар ризыкларын һәм айнык мәҗлесләрне пропагандалауга көч куйды.

Милләтебезнең йөзек кашы булган татар дәүләт академия театры артистлары, гастрольгә килгәч, тик Разия ханым Әюповада кунак булдылар.

Бу рәсем дә - Яңа елда балалар өчен уздырылган табыннан соң төшкән фото-сурәт.

Балалар өчен табынны Разия ханым әзерләсә, мәдәни программасын үз җилкәсенә Фәрхәт Мәхмүтов алган иде.

Бәйрәмнән соң истәлеккә Разия ханымның оныклары белән фотога төштек.

Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163