This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Иң зур бәхет - Иман байлыгы
 

Быелгы Яңа ел үзенең мул яуган ап-ак карлары белән кешеләрнең
 
күңелләренә сафлык өстәде. Иң мөһиме - кырлар калын ак юрганга ябынды.
 
2019 елда иген уңышларына өмет уятты.
 
Яңа елда балаларга да, олыларга да бүләк бирү безнең канга сеңгән инде.
 
Сәбәбе дә гади. Бүләк биргәндә, бүләк алганда кешеләр елмаялар.
 
Бу инде бәхет билгесе. Балаларыбыз безләргә куанычлы мизгелләр күрсәтеп яшәсен иде.
 
Туганнарыбыз белән аралашу гадәти хәлгә әйләнсен иде.
 
Олыларның күңелләрен күрергә язсын.
 
Ир вә хатын тату яшәсеннәр иде.
 
Күңелләребезне тик изгелек бизәп торсын.
 
Ниятебез туганлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга юнәлсен иде.
 
Ә болар барчасы да Иман байлыгына барып тоташа.
 
Күңел түребездә иң бөек Затыбыз булган Аллаһы Тәгаләгә
 
хөрмәт һәм анардан куркып яшәү саклансын иде.
 
Тормышыбызны Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим буенча алып барганда гына
 
адәм баласына шатлык вә куаныч юлдаш була.
 
Ә бу инде бәхет дигән нәрсә.
 
Булганына канәгать булып яшәү - инде зур бәхет.
 
Бәхеттә вә хөрмәттә яшәргә язсын һәр кешегә.
 
tatarlarsamara.org сайты мөхәррире
Наилә Сабирҗанова.

Хәбәрләр

«Мало кто из шведов вообще знает о татарах». Как и зачем иностранцы учат татарский язык

Национальная музыка, друзья в соцсетях и другие способы изучать язык Тукая, находясь за пределами Татарстана В 2016 году «Инде» рассказал историю молодого лингвиста из Японии Юто Хишиямы, который в 2014 году получил Гран-при Международной олимпиады по татарскому языку, а после написал в КФУ магистерскую диссертацию об орфографии татарского и продолжил исследования в аспирантуре Токийского университета. Спустя два года редакция нашла еще троих иностранцев, изучающих язык Тукая и Шаймиева. Они рассказали, что сподвигло их начать обучение, с какими трудностями они сталкивались и похож ли их родной язык на татарский.

“Кабул итсен сине җәһәннәм”

Үз-үзеңә кул салу, асылыну, аракы йәки әфьюн белән агула­ну, биектән сикерү, атылу күренеше мөселманнар арасында да күренә башлады. Динебездә мона караш ничек соң? Җан һәм тән кешегә бирелгән иң зур әмәнәтләрдән. «Бер мөселманны үтерү - бөтен мөселманнарны үтерүгә тиң», - диде Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм.

Чал тарих битләреннән

Католик - миссионер фикере Урта гасырларда Рим-католик чиркәвеннән Вильгельм Де-Брук исемле француз католик-миссионер католик диненә өндәргә дип Балтик диңгезеннән Тын океанга кадәр җирне уза. Үзенең сәфәрендә халыкларны католик диненә өнди.Ләкин дә мөселманнар берсе дә үз диннәрен ташламыйлар. Сәяхәтеннән соң Рим папасына язып сала: "Бу Болгарлар Мүхәммәтнең кануннарына башка бөтен халыкка караганда да ныграк ябышканнар", дип хисап бирә.

Тозлы кәбестәнең файдасы

Риваятьләр буенча тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр өченче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Россиягә тозлы кәбестә 16 нчы гасырда гына кергән. Тозлы кәбестәнең файдалы яклары.

1 из 154