This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

 

Исмәгыйл угылы Нурислам Гөбәйдуллинны Самар шәһәрендә бик хөрмәтле, булдыклы,дәрәҗәле, мәсҗид карты итеп таныйлар.

Ул - сабыр, тыйнак, итагатҗле,яхшы холыклы һәм абруйлы кеше. Шуңа да юбилее көннәрендә аңа ңылы-назлы сүзләр әйтергә, тәбрикләргә теләүчеләр байтак. Шуның өстенә Нурислам абыйның туганнары, дуслары, танышлары,милләттәшләре, дин кардәшләре дә күп. Нурислам абый милләтен, халкын, телен, динен саклап калган кеше ул. Мәсҗидләргә даими сәдака биреп яши. Рәисә апа белән 55 ел бергә рәхәт чигеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Татар концертларына барып, артистларның күңелен күреп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар. Нурислам абый күпләрнең рәхмәтен, догасын алган бәхетле ир ул. Шуңа күрә дә Аллаһу Тәгалә үзенә бәхетле тыныч картлык, исәнлек, гамәл гыйбадәтле озын гомер биргән дип уйлыйм. Аның тормышы барыбызга да яхшы үрнәк. Чиста,киң-иркен хәләл ризык өчендә, яхшы тәрбиядә яши.

Матурлыкны, бәхетле картлыкны булдыручы, ир хакын хаклаучы хәләл җефете Рәисә апага бик зур рәхмәтләребезне белгертәбез.

Нурислам абый буе озын, битләре янып торучы егет буларак танылды. Аңа бик күп кызлар гашыйк булсалар да, Нурислам абый күпләр арасыннан озын толымлы, чәчләрен матур итеп үргән кызга гашыйк була. Ул ашка-суга уңган Рәисә апаны сайлап алды һәм һич тә үкенмәде.Кавышкан ике йөрәк 55 ел буе бер-берсен яратып, тугрылык саклап яши бирәләр.

Рәисә апа турында Нурислам абый:"Рәисә апаңны очратканга бәхетле мин. Бүген дә аңа булган мәхәббәтем бер генә минутка да сүрелми, ди.

Пенсиягә чыккач, әле аяклар йөреп торганда,күзләр гүзәллекне күргәндә, өйдә тик утырып тору ир-атка һич дөрес булмас дип Иске мәсҗидкә эшкә керә.Ул эшләгәндә мәсҗид эче, аның тирәсе аеруча чиста тотыла иде.Хезмәтен 15 ел буена яратып башкарды.Ул динебез Исламга ихласлык күрсәтте.Әҗер-савапка хезмәт итте. Аның яхшылыклары турында китап язарлык. Үзе турында:"Аллаһу Тәгалә миңа белем бирде, күңелемә илһам салды,хуш килердәй хезмәт бирде", дип искә ала.Ул безнең хезмәт ветераны. өч дистә Мактаунамәгә лаек шәхесебез. Без аның белән горурланабыз.

Һәр ирне дә хатыннары мактап тормый. Ә менә Рәисә апа Нурислам абый турында:"Мәсҗид карты. Йомшак күңелле. Тыныч холыклы. Уйлап кына сөйли. Хезмәт сөючән. Тырыш. Уңган. Батыр йөрәкле. Гайрәтле. Булдыклы ир", ди.

Матур итеп,урынына җиткезеп Коръән уку, Азан әйтү, тәмен белеп намаз уку - бу бит үзенә бер зур нигъмәт! Бу Раббыбыз бүләге һәм Нурислам абзыйның шәхси тырышлыгы.Әгәрдә барлык пенсионерларыбыз мәсҗидләребезгә йөреп намаз укысалар, анда урын җитмәс иде.

Газизләребез! Киләчәктә дә безләрне куандырап, тирә юндәгеләргә, нәсел-ыруга үрнәк булып яшәгез.

Барлык якыннарыгызның уй-хисләрен, теләкләрен кәгазьгә төшерүче

Мәрбия Сафина.

 

Хәбәрләр

«Мало кто из шведов вообще знает о татарах». Как и зачем иностранцы учат татарский язык

Национальная музыка, друзья в соцсетях и другие способы изучать язык Тукая, находясь за пределами Татарстана В 2016 году «Инде» рассказал историю молодого лингвиста из Японии Юто Хишиямы, который в 2014 году получил Гран-при Международной олимпиады по татарскому языку, а после написал в КФУ магистерскую диссертацию об орфографии татарского и продолжил исследования в аспирантуре Токийского университета. Спустя два года редакция нашла еще троих иностранцев, изучающих язык Тукая и Шаймиева. Они рассказали, что сподвигло их начать обучение, с какими трудностями они сталкивались и похож ли их родной язык на татарский.

“Кабул итсен сине җәһәннәм”

Үз-үзеңә кул салу, асылыну, аракы йәки әфьюн белән агула­ну, биектән сикерү, атылу күренеше мөселманнар арасында да күренә башлады. Динебездә мона караш ничек соң? Җан һәм тән кешегә бирелгән иң зур әмәнәтләрдән. «Бер мөселманны үтерү - бөтен мөселманнарны үтерүгә тиң», - диде Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм.

Чал тарих битләреннән

Католик - миссионер фикере Урта гасырларда Рим-католик чиркәвеннән Вильгельм Де-Брук исемле француз католик-миссионер католик диненә өндәргә дип Балтик диңгезеннән Тын океанга кадәр җирне уза. Үзенең сәфәрендә халыкларны католик диненә өнди.Ләкин дә мөселманнар берсе дә үз диннәрен ташламыйлар. Сәяхәтеннән соң Рим папасына язып сала: "Бу Болгарлар Мүхәммәтнең кануннарына башка бөтен халыкка караганда да ныграк ябышканнар", дип хисап бирә.

Тозлы кәбестәнең файдасы

Риваятьләр буенча тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр өченче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Россиягә тозлы кәбестә 16 нчы гасырда гына кергән. Тозлы кәбестәнең файдалы яклары.

1 из 154