This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

“Юл бирә белергә кирәк”

Хозурланырлык та инде безнең татар әбиләребез! Чиста-пөхтә, ап-ак яулыкларын бәйләгән, затлы күлмәкләрен кигән, мөлаем йөзле карчыкларыбыз үзләренә җәлеп итеп торалар. 

“Суфия апа, сезгә “әби”, дип эндәшергә тел әйләнми, 80 яшьне узганга охшамагансыз да. Әле матур күренәсез, - дип башладым сүземне. 

“Рәхмәт, кызым. Тик тора белмим шул мин. Кечкенәдән эшкә җигелеп үстек. Канга сеңгән инде. Эшсез утырсам, күңелем китек”, - дип елмайды Суфия апа.

Суфия апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Кече Труево авылында туып-үсә.

“Авылыбыз бик матур иде. Аның уртасында ике инеш ага. Яныбызда гына зур урман.

Инешнең берсе тәрәзәбездән күренеп тора. Мин анда су керергә бик яраттым. Берничә тапкыр баттым да. Шөкер, коткардылар. Мине “су үрдәге”, дип йөрттеләр авылда.

Без – сугыш балалары. Ач-ялангачлык. Сугыш кыенлыклары, йөрәккә сеңеп, әле дә хәтердән чыкмыйлар”, - дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Алар гаиләдә сигез бала үсәләр.

Әтисе Шиһап сугышка киткәндә, әнисе Әсма дүрт бала белән кала. Иң кечесе – берничә айлык сабый. Сугыштан соң тагын дүрт нарасый туа.

“Әтиебезнең бер абыйсы һәлак булды, икенчесе хәбәрсез югалды, өченчесе аяксыз калды.

Әтиебез өйгә 1947 елда гына кайтты. Аны Литвада “полуторка” машинасында эшләргә калдырдылар.

Сугышта да, аннан соң да гомер буе ул шофер булып хезмәт итте”, - дип сөйли Суфия апа.

 Ул елларда авыл халкын урман гына саклап кала. Кышын да, җәен дә олылар да, кечеләр дә шунда йөри. 

Суфия дә биш яшеннән, башкалар белән бергә, җиләк, үләннәр, чикләвек җыя, утын, печән ташый. Әлбәттә, бу гына җитми. Халык барыбер ачлыктан интегә.

Авылда дүрт кенә сыйныф булганлыктан, кыз җиденче сыйныфка кадәр күрше Олы Труево авылында белем ала. Балалар өч чакрым юлны җәяү йөриләр.

“Юллар чистартылмый иде. Без, карга батып, бер-беребезне тартып чыгарабыз. Мәктәпкә инде арып, ач килеш барып җитәбез. Әгәр әни үзем белән берәр кисәк “кара” ипи җибәрсә, мин иң бәхетле кеше идем. Апам белән икебезгә бер пар киез итек. Аларны мәктәпкә дә, урамга уйнарга да чиратлашып кидек.

Исемдә – минем һәрвакыт ашыйсым килә иде. Сигез бала без, туярлык ашамлык юк. Шулай да, көлә-көлә, уйный идек.

Гомумән, шушындый авырлыкларга карамастан, халык эшләде, тырышты, яшәде”, - ди Суфия Солтанова.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, аның урта гомум белем турында аттестат аласы килә. Шулай ул Пенделка авылына сигезенче сыйныфка күчә.

Анда тулай торакта авыр шартларда яшәп укый ул. Ашханә, кибет булмый. Әти-әниләре биреп җибәргән аз гына ризыклардан ашарга пешерәләр. Ут, телевизор, радио юк. Тулай торакны начар якканга, анда һәрвакыт бик суык була.

Шундый кыенлыклар белән булса да, Суфия ун сыйныфны уңышлы тәмамлап, бер ел курсларда бухгалтер белгечлеген ала. Аны үзләренең совхозына баш бухгалтерның урынбасары итеп җибәрәләр.

Бер ел эшләгәч, кыз Абдулла Солтанов исемле егеткә кияүгә чыга.

“Ул Горький шәһәрендә елга училищесында укыды. Күршебездә яшәгән абыйсы янына кайтып йөри иде. Диңгезчеләр формасындагы матур егет игътибарымны җәлеп итте. Аралаша торгач, акыллы да булып чыкты. Ул да мине бик ошатты. Укуын тәмамлагач та, миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Аны Куйбышевның елга портына механик итеп эшкә җибәрделәр”, - дип сагынып искә ала Суфия ханым вафат булган ирен.

Елга портында Солтановлар гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Суднода аларга дүрт метрлы бүлмә бирәләр. Бер карават, бер тумбочка. Шунда уллары Рафаэл туа. Соңрак шәхси йорттагы бер бүлмәгә күчәләр.

Барысын да үз куллары, үз  тырышлыклары белән булдыралар. Яши-яши башкаларга да ярдәм итәләр.  

Абдулла абый 11нче төзелеш трестына баш механик булып күчеп, гомере буе шунда хезмәт итә. Эшеннән аңа яхшы фатир бирәләр.

Ә Суфия апа башта Осипенко урамындагы хәрби госпитальгә урнаша. Аннан күп еллар пенсиягә кадәр Урта-Идел транспорт идарәсендә инженер, бүлек җитәкчесе булып эшли.

Йөзәр битлек отчетлар ясый Суфия апа. Хәтта кичләрен өендә дә эшләргә туры килә. Ә бит ул вакытларда санарга калькулятор да, компьютер да булмый.

“Бала-оныкларым хәйран кала. Бүген дә счетларда бик яхшы саныйм”, - дип елмая Суфия апа.

Пенсиягә чыккач, милләттәшебез әле тагын ун ел Чуен юлы районы судында сәркатиб булып эшли.

Шулай итеп, 55 еллык хезмәт стажы туплаган Суфия Солтанова “ветеран” исеменә лаек була.

Абдулла абый да, лаеклы ялга чыккач, ун ел Самар Җәмигъ мәсҗидендә идарәче булып хезмәт итә.

Алар шәһәрдә, өлкәдә мәсҗидләр төзелеше белән шөгыльләнәләр, Самар Җәмигъ мәсҗиде төзелеше дә ул эшләгән чорда тәмамлана.

“Абдулла абыйның кайсы сыйфатларын сагынасыз?” – дип сорадым Суфия ападан.

“Ул гыйлемле,

уңган,

булдыклы кеше иде.

Гаиләсе өчен тырышып яшәде.

Кешеләр белән уртак тел таба белде.

Чын ир иде”, - дип җавап бирде ул.

Абдулла абый белән Суфия апаның уллары Рафаэл элемтә институтында инженер һөнәрен үзләштергән, уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, аспирантура бетергән. Аннан шушы ук институтта укыткан. Хәзер малтабарлык белән шөгыльләнә.

Олы оныклары аэрокосмик һәм план институтларын кызыл дипломга тәмамлаган. Инженер белгечлеген алган. Бүгенге көндә Рим шәһәрендә яши. Күптән түгел аның улы туган.

“Хәзер бик күп яшьләр, аз гына яшиләр дә, аерылалар. Бәхетле тоормыш итәр өчен егетләргә, кызларга нинди киңәш бирер идегез?”

“Сабырлык.

Бер-береңне гафу итәргә кирәк.

Һәр кешенең кимчелекләре була.

Юл бирә белергә кирәк.

Аллаһы Тәгалә дә сабыр итәргә кушкан”.

“Әти-әнием дини кешеләр иде. Әтием – азанчы. Балачактан ул миңа бик күп догалар өйрәтте. Мин дә оныкларыма өйрәтәм”, - ди Суфия апа.

Тугыз ел элек ул хаҗда булган.

“Изге җирләрдә нинди хисләр кичердегез, нинди теләкләр теләдегез?” – дип кызыксындым.

“Аннан җиңеләеп кайтасың. Йөрәк тулы шатлык, бәхет. Тагын барасы килә. Иң беренче, Аллаһыдан гөнаһларыбызны ярлыкавын сорадым. Гаиләмә, мөселманнарга исәнлек, бәхет, бәла-казалардан саклавын, җәннәтләргә керергә насыйп итүен, илләребезгә тынычлык сорадым”.

“Суфия апа, сез бәхетле кешеме?”

“Бәхетле, кызым.

Аллаһы Тәгалә һәр эшемдә булыша, шөкер.

Бабай белән яхшы яшәдек.

Ачлы-туклы, ялангач үсеп тә, укыдык, хезмәтебездә уңышларга, кешеләр хөрмәтенә ирештек, әлһәмдүлилләһ.

Ашарыма – ашым, яшәргә – өем бар. Тугызынчы дистәне вакладым. Раббым миңа нихәтле саулык, нихәтле гомер биргән!

Төрле кеше бәхетне төрлечә аңлый бит ул. Канәгать була белергә кирәк. Ни барына Раббыбызга риза, рәхмәтле булырга кирәк, балам”.

Суфия Солтанова белән

Миләүшә ГАЗЫЙМ

Серләшеп утырды.

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158