This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Һелсинкида татар җырлары яңгырады

Казан Федераль университетында дистәләгән сәнгать коллективы бар. Шуларның берсе - татар халык хоры - уникаль күренеш. Ул 50 елдан артык сәнгать дөньясында яши. Хорчылар алмашынса да, житәкчесе - Ирнис абый Рәхимуллин - беренче көннән үк студентларга музыка хәзинәләрен сөяргә өйрәтә. Безнең хорда дуслык та, мәхәббәт тә, туганлык хисләре да бар, hәм бу буш сүз түгел. Чынлап та, хорда «кугәрченнәр» (бер-берсен яраткан парлар) да, абый-апа, сеңел-энекәшләр дә бар. Шунысы кызык, кайберәүләрнең әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары да татар хорында җырлаган.

 

Зур тарихына карамастан, хорның инде әллә кайчан чит илгә чыкканы юк иде. Ниhаять, гастроль турында сүз чыкты. Бик күп көч куеп, Финляндиягә баруыбызны белдек. Бик көттек. Күбесе өчен ул чит илгә беренче бару булды.

Мин - Ауропада күп тапкыр булган кеше, әмма Финляндиядә - беренче мәртәбә. 

Һелсинки - үзе бик матур, чын Ауропа шәhәре. Бер күрүдә үк гашыйк булдым. Раштуа бәйрәменә багышлап, бөтен урамнар матур итеп бизәлгән, утлары ялтырап тора. Без дә, йолдызлар кебек, ялтырадык. Без - ул житәкчебез Ирнис Рәхимуллин, концертмейстер Венера Бакиева, алып баручы Илдар Кыямов, видеога төшерүче Илдар Киреев hәм, әлбәттә без, җырчылар.

Барлыгы ике тапкыр чыгыш ясадык. Беренче көнне фин татарларының мәхәлләсендә концерт бирдек. Искитмәле кич булды.

Тылсымлы.

Могҗизалы.

Онытылмаслык.

Салкын Финляндиядә җылы йөрәкле кешеләр яшәгәнен күрдек. Якты күзләр, нурлы йөзләр hәм алкышлар безне куандырды. Һәрберебезне хөрмәтләп, безгә кыйммәтле бүләкләр бирделәр (энҗе белән көмеш алка, махсус җырлар китабы, фин шоколады), татлы, затлы ризыклар әзерләделәр. Безгә кушылып җырладылар. Зал тулы булды.

Шулкадәр рәхмәтле, шәп кешеләр. Фин татарлары туган телебезне бик яратып, кадерләп саклыйлар. Без, хорчылар, елый-елый җырладык. Күңел тулды. Тамашачылар елый-елый тыңладылар. Шулкадәр матур булды, күңелебез өчен чын ләззәт. Кичен, бергәләшеп, Фин култыгын (залив) карарга төштек, шунда инде төнге шәhәрнең матурлыгына сокландык.

Гастрольләрнең икенче көнендә яңа китапханәне күрдек, туганнарыбызга-дусларыбызга бүләкләр алдык, ә инде кичен Русия фән һәм мәдәният үзәгендә концерт куйдык. Искитмәле, тагын тулы зал. Урыслар да, татарлар да килде. Дуслашып, матур кич үткәрдек. Шунысы шәп: чәчәкләр, hәрбер хорчыга махсус бүләк әзерләделәр. Без сокландык.

Соңгы көнне безне чуен юлы вокзалына озаттылар. Шунда бергәләп «Туган тел»не җырладык. Бер апа хәтта безне озатырга бүтән шәhәрдән махсус килгән иде.

Андагы кешеләр - соклангыч. Яшь егетләр дә йоклап йөрмәделәр: бер фин татары хордагы бер кызны ошатып, шәhәр буенча йөрергә чакырган. Тагын икесе хорчылар белән Instagram аша элемтәне тотарга сөйләште. Финляндиягә Санкт-Петербург аша бардык hәм поездда юл буе җырладык. Шунда безгә бер егет тә кушылды. Кайтырга чыксак, аны бүләк белән күрдек. Бер кызны ошатып, вокзалга озатырга килгән икән. Шәп бит!

Финляндия безнең йөрәкләребездә мәңге истә калачак. Дуслар белән матур вакыт үткәрдек, милләтәшләребез белән рәхәтләнеп җырладык. Һелсинкидан милли хисләребез үсеп кайтты.

 

Казан Федераль университетының

Югары журналистика мәктәбе студенты

Диләрә КАШАПОВА.

 

 

Хәбәрләр

“Коръән уку биеклегенә нәселемдә кемне күтәрергә?”

Әбием Хәтимәнең (1897 елда туган) әти-әнисе, димәк, минем Мәрхәбә әбинең, Усман бабамның Коръән Китабын уку бәхетенә ирештем. Бу Коръән 1800 елларда басылган, дип фаразлыйм. Мин - ул Коръән Китабын укыганнарын тыңлап үскән бала. Мине күбесенчә әниемнең әнисе – Хәтимә әбием тәрбияләде. Ул дини белемле кеше иде, чөнки әти-әниләре дә тирән гыйлемгә булганнар.

Иң хәерлегез кем була?

Рәсүлебез Мүхәммәд саләллаһу галәйһи үә сәлләмнең меңнәрчә хәдис- шәрифләре арасында бар шундый хәдисләр, ул хәдисләр «иң яхшыгыз», дип аталалар. Гомумән, Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә «мөселманнар арасында иң хәерлегез», дигән хәдисләр дә күп. Әле мөгаллим булып мәдрәсәдә укыткан вакытта ук, мин шул хәдисләр белән кызыксына идем. Рәсүлебез с.г.в. нинди сыйфатларга ия мөселманнарга «иң хәерлегез» дип әйткән икән?!

Безнең сүзлек

Ярлыканган - гафу ителгән. Мәгъфирәт - гөнаһларны гафу итү. Михраб - мәсҗиднең диварындагы кыйбла тарафын белдергән ярым түгәрәк уем. Намаз вакытында имам михрабта була. Минбәр – михрабның уң ягында урнашкан махсус баскыч. Шуңа басып, имам җомга һәм бәйрәм хөтбәләрен укый.

Денис авылында яшәүче Минһан Хәкимов 20 кешене “Сәлам” гәҗитәсенә яздырды!

Исәнмесез, хөрмәтле Шамил абый! Менә тагын сезнең белән аралашу мөмкинлеге килеп чыкты. Авылыбыздагы Минһан абый Хәкимов сөйләвенә караганда, ул мәсҗидтә ахун вазыйфасын башкара (хәзрәт түгел). Минһан абый "Сәлам" гәҗитәсенә егерме кешене яздырган. Аларның исемлеген миндә калдырып китте. Кирәксә, җибәрермен.

5 из 170