This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Һелсинкида татар җырлары яңгырады

Казан Федераль университетында дистәләгән сәнгать коллективы бар. Шуларның берсе - татар халык хоры - уникаль күренеш. Ул 50 елдан артык сәнгать дөньясында яши. Хорчылар алмашынса да, житәкчесе - Ирнис абый Рәхимуллин - беренче көннән үк студентларга музыка хәзинәләрен сөяргә өйрәтә. Безнең хорда дуслык та, мәхәббәт тә, туганлык хисләре да бар, hәм бу буш сүз түгел. Чынлап та, хорда «кугәрченнәр» (бер-берсен яраткан парлар) да, абый-апа, сеңел-энекәшләр дә бар. Шунысы кызык, кайберәүләрнең әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары да татар хорында җырлаган.

 

Зур тарихына карамастан, хорның инде әллә кайчан чит илгә чыкканы юк иде. Ниhаять, гастроль турында сүз чыкты. Бик күп көч куеп, Финляндиягә баруыбызны белдек. Бик көттек. Күбесе өчен ул чит илгә беренче бару булды.

Мин - Ауропада күп тапкыр булган кеше, әмма Финляндиядә - беренче мәртәбә. 

Һелсинки - үзе бик матур, чын Ауропа шәhәре. Бер күрүдә үк гашыйк булдым. Раштуа бәйрәменә багышлап, бөтен урамнар матур итеп бизәлгән, утлары ялтырап тора. Без дә, йолдызлар кебек, ялтырадык. Без - ул житәкчебез Ирнис Рәхимуллин, концертмейстер Венера Бакиева, алып баручы Илдар Кыямов, видеога төшерүче Илдар Киреев hәм, әлбәттә без, җырчылар.

Барлыгы ике тапкыр чыгыш ясадык. Беренче көнне фин татарларының мәхәлләсендә концерт бирдек. Искитмәле кич булды.

Тылсымлы.

Могҗизалы.

Онытылмаслык.

Салкын Финляндиядә җылы йөрәкле кешеләр яшәгәнен күрдек. Якты күзләр, нурлы йөзләр hәм алкышлар безне куандырды. Һәрберебезне хөрмәтләп, безгә кыйммәтле бүләкләр бирделәр (энҗе белән көмеш алка, махсус җырлар китабы, фин шоколады), татлы, затлы ризыклар әзерләделәр. Безгә кушылып җырладылар. Зал тулы булды.

Шулкадәр рәхмәтле, шәп кешеләр. Фин татарлары туган телебезне бик яратып, кадерләп саклыйлар. Без, хорчылар, елый-елый җырладык. Күңел тулды. Тамашачылар елый-елый тыңладылар. Шулкадәр матур булды, күңелебез өчен чын ләззәт. Кичен, бергәләшеп, Фин култыгын (залив) карарга төштек, шунда инде төнге шәhәрнең матурлыгына сокландык.

Гастрольләрнең икенче көнендә яңа китапханәне күрдек, туганнарыбызга-дусларыбызга бүләкләр алдык, ә инде кичен Русия фән һәм мәдәният үзәгендә концерт куйдык. Искитмәле, тагын тулы зал. Урыслар да, татарлар да килде. Дуслашып, матур кич үткәрдек. Шунысы шәп: чәчәкләр, hәрбер хорчыга махсус бүләк әзерләделәр. Без сокландык.

Соңгы көнне безне чуен юлы вокзалына озаттылар. Шунда бергәләп «Туган тел»не җырладык. Бер апа хәтта безне озатырга бүтән шәhәрдән махсус килгән иде.

Андагы кешеләр - соклангыч. Яшь егетләр дә йоклап йөрмәделәр: бер фин татары хордагы бер кызны ошатып, шәhәр буенча йөрергә чакырган. Тагын икесе хорчылар белән Instagram аша элемтәне тотарга сөйләште. Финляндиягә Санкт-Петербург аша бардык hәм поездда юл буе җырладык. Шунда безгә бер егет тә кушылды. Кайтырга чыксак, аны бүләк белән күрдек. Бер кызны ошатып, вокзалга озатырга килгән икән. Шәп бит!

Финляндия безнең йөрәкләребездә мәңге истә калачак. Дуслар белән матур вакыт үткәрдек, милләтәшләребез белән рәхәтләнеп җырладык. Һелсинкидан милли хисләребез үсеп кайтты.

 

Казан Федераль университетының

Югары журналистика мәктәбе студенты

Диләрә КАШАПОВА.

 

 

Хәбәрләр

Гали Сабан туе - 2015

Бүген бездә Сабан туе, беркем читтә калалмый. Уеннарда көч сынашып, Һәркем сәләтен барлый. Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер, Тамак тук, өс-баш бөтен. Динебез көчле, авылыбыз төзек, Бүген бездә Сабан туе!

Казанда "Түбәтәй" фастфуд челтәре ачыла

14 июнь Казанда рәсми рәвештә “Түбәтәй” милли ризыклар челтәре ачыла. Узган атна ахырында “Черек күл” паркында аны сынау рәвешендә ике көн эшләтеп, халыкка күрсәтеп алдылар. Бу якшәмбе Казанда "Түбәтәй" милли фастфуд кафесы ачыла. Әлегә ул Казан үзәк тимер юл вокзалы каршысындагы киоск форматында мәйданда булачак. Ачылу тантанасы көндезге икедә башлана. Аны “Шикәрные” төркеме егетләре Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин алып барачак, шулай ук Action Man Crew исемле брейкерлар төркеме дә чыгыш ясаячак. Ачылу тантанасында уеннар, бәйгеләр һәм музыкаль интерактивлар каралган.

“Нур” мәдрәсәсендә 90 бала Ислам динен үзләштерә

Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Нур” мәдрәсәсендә ел саен җәен балалар өчен дини укулар оештырыла. Менә быел да беренче июньнән алып унҗидесенә кадәр биредә 6 - 16 яшьлек 90 малай һәм кыз белем ала. Алар арасында татар, урыс, башкорт, әзәрбайҗан, үзбәк, таҗик балалары бар.

Җиңүчеләр сафында

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, бу гаиләгә яшәү бик авыр була. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә ярдәм итә. 1940 елның ноябрендә аны Кызыл армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә, 102нче чик полкына хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә. 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да, кичәге чик сакчысын, Көнбатыш фронтка күчерәләр.

158 из 170