This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Һелсинкида татар җырлары яңгырады

Казан Федераль университетында дистәләгән сәнгать коллективы бар. Шуларның берсе - татар халык хоры - уникаль күренеш. Ул 50 елдан артык сәнгать дөньясында яши. Хорчылар алмашынса да, житәкчесе - Ирнис абый Рәхимуллин - беренче көннән үк студентларга музыка хәзинәләрен сөяргә өйрәтә. Безнең хорда дуслык та, мәхәббәт тә, туганлык хисләре да бар, hәм бу буш сүз түгел. Чынлап та, хорда «кугәрченнәр» (бер-берсен яраткан парлар) да, абый-апа, сеңел-энекәшләр дә бар. Шунысы кызык, кайберәүләрнең әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары да татар хорында җырлаган.

 

Зур тарихына карамастан, хорның инде әллә кайчан чит илгә чыкканы юк иде. Ниhаять, гастроль турында сүз чыкты. Бик күп көч куеп, Финляндиягә баруыбызны белдек. Бик көттек. Күбесе өчен ул чит илгә беренче бару булды.

Мин - Ауропада күп тапкыр булган кеше, әмма Финляндиядә - беренче мәртәбә. 

Һелсинки - үзе бик матур, чын Ауропа шәhәре. Бер күрүдә үк гашыйк булдым. Раштуа бәйрәменә багышлап, бөтен урамнар матур итеп бизәлгән, утлары ялтырап тора. Без дә, йолдызлар кебек, ялтырадык. Без - ул житәкчебез Ирнис Рәхимуллин, концертмейстер Венера Бакиева, алып баручы Илдар Кыямов, видеога төшерүче Илдар Киреев hәм, әлбәттә без, җырчылар.

Барлыгы ике тапкыр чыгыш ясадык. Беренче көнне фин татарларының мәхәлләсендә концерт бирдек. Искитмәле кич булды.

Тылсымлы.

Могҗизалы.

Онытылмаслык.

Салкын Финляндиядә җылы йөрәкле кешеләр яшәгәнен күрдек. Якты күзләр, нурлы йөзләр hәм алкышлар безне куандырды. Һәрберебезне хөрмәтләп, безгә кыйммәтле бүләкләр бирделәр (энҗе белән көмеш алка, махсус җырлар китабы, фин шоколады), татлы, затлы ризыклар әзерләделәр. Безгә кушылып җырладылар. Зал тулы булды.

Шулкадәр рәхмәтле, шәп кешеләр. Фин татарлары туган телебезне бик яратып, кадерләп саклыйлар. Без, хорчылар, елый-елый җырладык. Күңел тулды. Тамашачылар елый-елый тыңладылар. Шулкадәр матур булды, күңелебез өчен чын ләззәт. Кичен, бергәләшеп, Фин култыгын (залив) карарга төштек, шунда инде төнге шәhәрнең матурлыгына сокландык.

Гастрольләрнең икенче көнендә яңа китапханәне күрдек, туганнарыбызга-дусларыбызга бүләкләр алдык, ә инде кичен Русия фән һәм мәдәният үзәгендә концерт куйдык. Искитмәле, тагын тулы зал. Урыслар да, татарлар да килде. Дуслашып, матур кич үткәрдек. Шунысы шәп: чәчәкләр, hәрбер хорчыга махсус бүләк әзерләделәр. Без сокландык.

Соңгы көнне безне чуен юлы вокзалына озаттылар. Шунда бергәләп «Туган тел»не җырладык. Бер апа хәтта безне озатырга бүтән шәhәрдән махсус килгән иде.

Андагы кешеләр - соклангыч. Яшь егетләр дә йоклап йөрмәделәр: бер фин татары хордагы бер кызны ошатып, шәhәр буенча йөрергә чакырган. Тагын икесе хорчылар белән Instagram аша элемтәне тотарга сөйләште. Финляндиягә Санкт-Петербург аша бардык hәм поездда юл буе җырладык. Шунда безгә бер егет тә кушылды. Кайтырга чыксак, аны бүләк белән күрдек. Бер кызны ошатып, вокзалга озатырга килгән икән. Шәп бит!

Финляндия безнең йөрәкләребездә мәңге истә калачак. Дуслар белән матур вакыт үткәрдек, милләтәшләребез белән рәхәтләнеп җырладык. Һелсинкидан милли хисләребез үсеп кайтты.

 

Казан Федераль университетының

Югары журналистика мәктәбе студенты

Диларә КАШАПОВА.

 

 

Хәбәрләр

«Мало кто из шведов вообще знает о татарах». Как и зачем иностранцы учат татарский язык

Национальная музыка, друзья в соцсетях и другие способы изучать язык Тукая, находясь за пределами Татарстана В 2016 году «Инде» рассказал историю молодого лингвиста из Японии Юто Хишиямы, который в 2014 году получил Гран-при Международной олимпиады по татарскому языку, а после написал в КФУ магистерскую диссертацию об орфографии татарского и продолжил исследования в аспирантуре Токийского университета. Спустя два года редакция нашла еще троих иностранцев, изучающих язык Тукая и Шаймиева. Они рассказали, что сподвигло их начать обучение, с какими трудностями они сталкивались и похож ли их родной язык на татарский.

“Кабул итсен сине җәһәннәм”

Үз-үзеңә кул салу, асылыну, аракы йәки әфьюн белән агула­ну, биектән сикерү, атылу күренеше мөселманнар арасында да күренә башлады. Динебездә мона караш ничек соң? Җан һәм тән кешегә бирелгән иң зур әмәнәтләрдән. «Бер мөселманны үтерү - бөтен мөселманнарны үтерүгә тиң», - диде Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм.

Чал тарих битләреннән

Католик - миссионер фикере Урта гасырларда Рим-католик чиркәвеннән Вильгельм Де-Брук исемле француз католик-миссионер католик диненә өндәргә дип Балтик диңгезеннән Тын океанга кадәр җирне уза. Үзенең сәфәрендә халыкларны католик диненә өнди.Ләкин дә мөселманнар берсе дә үз диннәрен ташламыйлар. Сәяхәтеннән соң Рим папасына язып сала: "Бу Болгарлар Мүхәммәтнең кануннарына башка бөтен халыкка караганда да ныграк ябышканнар", дип хисап бирә.

Тозлы кәбестәнең файдасы

Риваятьләр буенча тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр өченче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Россиягә тозлы кәбестә 16 нчы гасырда гына кергән. Тозлы кәбестәнең файдалы яклары.

1 из 154