This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
"Газиз башың сау булганда, нигә ямансуларга?"
 
 Утыз елга якын Сызран шәһәрендә халыкка татар теле дәресләре бирәм һәм  динебез Ислам сабакларын укытам.
 Гаҗәеп хәл. Халыкның күпчелегендә татар теленә битарафлык. 
  Минем тәҗрибә шуны күрсәтә. Татар телен камил белгән адәм, башка телләрне бик тиз өйрәнә. 
 Офицер булып хезмәт иткәндә хәрби темага кандидатлык якларга туры килде.
 Бернинди репититорсыз немец телен өйрәндем һәм немецча кандидатлык якладым. 
 Гарәб телен тагын да җиңелрәк өйрәнергә.
 Тугызынчы дистә белән барам. Аллаһыга шөкер. Яшәешемне динебез Ислам киртәләренә   керттем.
  Коръәндәге таләпләрне үтәп яшәргә тырышам.
 Сабырлыгыма игътибар итәләр. Анысы да Изге Китабыбыздан. Һәм хәдисләрдән. 
"Мөселманның иң яхшы  ике сыйфаты бар. Дәшми тору (кеше хурлаганда)  һәм сабыр итү", диелә.
 Адәм баласы авыр хәлләргә юлыга. Бәрелергә-сугылырга түгел. "Әлхәмдүлилләһи галә көлли хәл", дим.
 Ниятең изге булсын. Саулыгыңны саклап яшә. Төшенкелеккә бирешергә ярамый - ул шайтан гамәле.
 Безнең борынгы җырларда халкыбыз вәгазь биеклегендәге фикерләр туплаган.
 "Газиз башың сау булганда  нигә ямансуларга". Бу минем яшәү шигарем.
 
Галиулла Габрәшитов.
Сызран шәһәре.
 

Хәбәрләр

Фитыр садакасы догасы

Майның 30нда – Кадер кичәсе. Июньнең 4ндә - Ураза бәйрәме. Фитыр садакасын алгач түбәндәге доганы укыйлар. «И, Раббым Аллаһы! Ошбу фитыр садакасын бирүченең уразасын кабул кыл.

Повысили свои знания о Коране

На базе медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муэдзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муэдзины из городов Самара Тольятти, Сызрань, Чапаевск, Похвистневского, Кинель-Черкасского, Большечерниговского, Кошкинского, Большеглушицкого, Шигонского, Красноармейского, Красноярского, Хворостянского, Елховского, Нефтегорского районов.

Дини бәйге

Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты- дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

1 из 156