This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Урыс кешесе авыз тутырып татарча сөйләшә

Бәлки, татарларга оят та булыр 

Мин Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшим. Чыгы­шым буенча Себердән, Иркутск якларыннан. Анда мәктәп тәмамлап, Ленинградта югары белем алдым, һөнәрем буенча -икътисадчы. Әтием миңа шушы һөнәрне сайларга киңәш итте. Советлар Со­юзы таркалгач, Канадага китәргә булдым.

Балачакта әниемнең Кыр­лай авылы турында шигырь укыганын яхшы хәтерлим. Әбием, Гайшә Сатдарова, Урал татары булган. Әбиемә кунак­ка килгәч, аннан ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә са­клана: "Нигә, нигә синең шаян күзләр..." Туганнан туган сең­елем үлгәч, мин апамны тыныч­ландыра алмадым, чыннан да, сузләр табу авыр. Үзенә кинәт шушы җырны җырлый башла­дым. Телефоннан, Канададан...

Былтыр җиде томлы китап укып утырганда, танылган та­рихчы Шамил оглы Юлайның мәкаләсенә тап булдым, ул яз­ган фикерләр миңа бик тә ошады. Мин, илһамланып, аңа хат юлларга, үземне кызык­сындырган сорауларымны бирергә булдым.

Ашык-по­шык язылган сорауларыма галимнән тулы җавап алдым. Аның иң мөһим киңәшен укы­дым: халыкка булышырга те­ләсәң, үзеңнән башла, телеңне өйрән. Бу сүзләр мине рухлан­дырды, татар телен өйрәнү теләге тагын да көчәйде. Австралиядә яшәп иҗат итүче та­тар җырчысы Зөлфия Камалованың "Сагыну” җырын тыңлау моңа тагын бер этәр­геч булды.

Интернет киңлек­ләрендә "Ана теле" онлайн-мәктәбен табып, анда теркәл­дем дә татар телен өйрәнә башладым. Бу мәктәп миңа та­тар дөньясы белән киңрәк танышырга, аны яңабаштан өйрәнергә мөмкинлек бирде. Татарстаннан бик еракта яшә­сәм дә, интернет миңа ярдәм­гә килде.

Җанлы аралашу дә­ресләре аша Казан универси­теты галимнәре, укытучыла­ры белән таныштым, һәр дә­ресне көтеп алдым. Сөйлә­шергә өйрәнү өчен, татар кешеләре белән даими арала­шып торырга кирәк. Шуңа кү­рә онлайн-курста шундый дә­ресләр булу бик мөһим.

Бар­лык укытучылар да - үз эш­ләренең чын осталары. Казан Федераль университетының  "Ана теле" үзәге җитәк­чесе Кадрия Фәтхуллова со­рауларыма җавап бирергә ва­кыт тапты, татар телен өйрәнү өчен төзелгән дәреслекләр белән танышырга ярдәм итте. Мәктәп аша төрле илләрдә та­тар телен өйрәнүче кешеләр турында белдем, минем ке­бекләр күп икән, дип шатлан­дым. Аларны беркем дә мәҗ­бүр итми бит, үзләре теләп өйрәнә, татар телен танытуга өлешләрен кертә.

Мин дә та­тар теле өчен борчылам. Бу форсаттан Джон Кеннединың сүзләре искә төшә: "Халкың синең өчен нишли, дип сора­ма, син үзең халкың өчен нәр­сә эшли аласың дип сора"...

Кайвакыт Иркутскида го­мер итүче абыем белән бә­хәсләшеп тә алабыз: исемең дә татар түгел, әтиебез дә та­тар түгел, дип әйтә ул миңа. "Син ник татар теле өчен борчыласың? Син нәрсә хәл итә аласың соң?" - кебек со­рауларын бирә башлый. "Хә­рәкәттә - бәрәкәт", - дип җа­вап бирәм аңа.

Яшем 50гә җитеп килә. Яшь барган саен, вакытның да, көчнең дә чикле икәнен яхшырак аңлый башлыйсың. Ә эшлисе эшләр күп әле. Ике улыбыз бар. Кече улыбыз Фе­дор, аңа -13 яшь, гитарада уй­нау, хоккей һәм биология белән кызыксына.

Олысы Ти­мур исемле, аңа - 22 яшь. Көллияттә экология белгеч­леге буенча югары белем ала. Ул татар телен өйрәнүемне хуплый, үзе дә татар телен өй­рәнергә риза.

Миңа калса, оныклар тууга әзер булырга кирәк. Алар "Нәкъ Казан ар­тында бардыр бер авыл -"Кырлай" диләр" юлларын миннән татарча ишетергә ти­еш, дип саныйм. Хәзер моны бик яхшы аңлыйм.

Гөлнара Яруллина, "Мәскәү татарлары штабы" администраторы бу турыда бик шәп әйткән бит. "Синең ата-анаң татармы? Моның өчен генә син татар кешесе түгел әле. Оныкларың татар булса гына, син чын та­тар кешесе буласың".

Шул сүз­ләр мине гел уйландыра инде. Авыр булса да, алга барырга кирәк. Туктап калырга яра­мый. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар", дип халык юкка әйтмәгән.

Татар телен өй­рәнүдән башланган эш Ванку­вердагы татарларны берләш­терергә ярдәм итте. Шушы елның октябрь аенда шәһәре­бездә "Дәртле йөрәкләр" исемле татар җәмгыяте оеш­ты һәм рәсми рәвештә үз сер­тификатын алды. Аңа йөзгә якын кеше теркәлде. Алар арасында татар да, үзбәк, кыр­гыз, азәрбайҗаннар да бар. Төрле милләт вәкилләренең шулай активлашуы, уртак эш­ләр башкаруга әзер булулары һәрберебезне куандыра, дәрт һәм көч-куәт бирә.

Монреаль­да, Торонтода эшләп килүче татар оешмалары белән дә бәйләнештә торабыз, алга та­ба аларның тәҗрибәсенә тая­нып эш итәрбез, дип ышана­быз. Билгеле, кечкенә уңыш­лар зур җиңүләргә китерә. Безнең уңышларыбыз да телебезне саклау өчен нигез бу­лып торсын иде.

Николай Заруев.

Хәбәрләр

Мусульмане Тольятти празднуют Мавлид — день рождения Пророка с.а.в.

Во Дворце культуры города Тольятти тоже прошёл Мавлид. Он был организован Домом дружбы народов, совместно с Советом Тольяттинской мечети. В Исламе имеются два официальных праздника — Курбан и Ураза. Но третий праздник – Мавлид - был учреждён после смерти Пророка Мухаммеда с.а.с, как знак особого почтения к человеку, который проложил путеводную нить всем народам для их дальнейшей праведной жизни на земле. Он был последним среди множества пророков, посланных различным народам, как напоминание о близости судного дня и о предстоящих наказаниях за их грехопадения. Считается, что на протяжении всего человечества Всевышним были ниспосланы 124 тысячи посланников для того, чтобы направить жизнь народов по истинному пути и внедрить принципы единобожия.

Урыс кешесе авыз тутырып татарча сөйләшә

Мин Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшим. Чыгы­шым буенча Себердән, Иркутск якларыннан. Анда мәктәп тәмамлап, Ленинградта югары белем алдым, һөнәрем буенча -икътисадчы. Әтием миңа шушы һөнәрне сайларга киңәш итте. Советлар Со­юзы таркалгач, Канадага китәргә булдым. Балачакта әниемнең Кыр­лай авылы турында шигырь укыганын яхшы хәтерлим. Әбием, Гайшә Сатдарова, Урал татары булган. Әбиемә кунак­ка килгәч, аннан ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә са­клана: "Нигә, нигә синең шаян күзләр..." Туганнан туган сең­елем үлгәч, мин апамны тыныч­ландыра алмадым, чыннан да, сузләр табу авыр. Үзенә кинәт шушы җырны җырлый башла­дым. Телефоннан, Канададан...

Эшкә күңелен сала

Туктаргали углы Рифкат Хуҗин озак еллар Самар шәһәр милли-мәдәни мохтариятен җитәкләде. Рифкат әфәнде – депутат, эшкуар, Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Эше куп сәбәпле ул мохтарият җитәкчесе вазыйфаларыннан азат итүләрен сорады. Ноябрь башында мохтарият рәисе итеп аның урынбасарын Линар Сабировны сайладылар. Рифкат абый белән мин бик озак эшләдем. Бөтен бәйрәмнәрне бергә оештырдык, сәхнәдә мин алып баручы идем. Әлбәттә, Рифкат абыйның мәшәкате зур булды. Милли хәрәкәттә әйдаман булу һәм малтабарлыкта хезмәткә чумып эшләү - күп вакытны ала. Мин милли бәйрәмнәребезне алып баручысы буларак, аны шул яктан бәялисем килә.

Зур кыенлыклар аша зур уңышка

Быел Мәчәләй авылының хуҗалыгының хөзмәткәрләре көнен ноябрь аеның соңында гына үткәрергә туры килде. Кыр эшләрен тәмамлап кына рәхәтләнеп ял итәргә була инде. Нинди авырлыклар ООО “Восток” оешмасының эшчеләренә тәбигать китереп күрсәтте, авырлык өстенә яңа авырлыклар килеп тордылар. Ә һаман тырыш эшчеләрне җиңә алмады, планлаштырган эшләрен тәки китереп чыгардылар, уфтанмадылар. Җәй буена бер генә яңгыр булды, шуңа карамастан , яңа технологиялар белән кулланып, эшчеләр зур уңышларга ирештеләр. “Восток” рәисе Искандаров Ринат Зәйнулла улы чын олы имтихан бирде һәм кыр эшләрендә җиңеп чыгучы исемен алды.

1 из 147