This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Эшкә күңелен сала

 Туктаргали углы Рифкат Хуҗин озак еллар Самар шәһәр милли-мәдәни мохтариятен җитәкләде. Рифкат әфәнде – депутат, эшкуар, Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Эше куп сәбәпле ул мохтарият җитәкчесе вазыйфаларыннан азат итүләрен сорады. Ноябрь башында мохтарият рәисе итеп аның урынбасарын Линар Сабировны сайладылар.

 Рифкат абый белән мин бик озак эшләдем. Бөтен бәйрәмнәрне бергә оештырдык, сәхнәдә мин алып баручы идем. Әлбәттә, Рифкат абыйның мәшәкате зур булды. Милли хәрәкәттә әйдаман булу һәм малтабарлыкта хезмәткә чумып эшләү - күп вакытны ала. Мин милли бәйрәмнәребезне алып баручысы буларак, аны шул яктан бәялисем килә.


 Балалар фестивален әзерләгәндәме йә исә "Сөмбелә"не оештыргандамы, әзерләнү процессы узе зур шатлык китерә иде. Һәр җыелышка бәйрәмгә баргандай бара идек. Оештыру безгә ләззәт һәм күңел рәхәтлеге китерә иде. Рифкат абый уткәргән җыелышларда беркайчан тавыш чыкмады. Кешене хурламады, кимсетмәде. Килеп чыккан проблемнар тыныч, бер-беребезне үпкәләтмичә чишелде. Шуның өчен Рифкат әфәндегә аерым рәхмәт! Аңа зыялылык хас булды.

 Җитәкчелек итү - ул сәләт. Рифкат Туктарович шул сәләткә ия. Таләпчән җитәкче - ул яхшы режиссердай. Шуңа Рифкат әфәнде Хуҗин оештырган бәйрәмнәр - югары сыйфатлы спектакльләрне хәтерләтте. Тантаналарда безнең сәхнә артында да бәйрәм иде. Бернинди ыгы-зыгылык булмады. Күтәренке рух һәм зыялылык хөкем сөрде.


 Барлык мәдәни чараларны үткәргәндә без Флорида апа Локманова белән эшләдек. Ул Киров мәдәният Сараенда татар концертларын оештыручы булдыклы, югары зәвыклы, мәрхәмәтле ханым. Флорида апа Рифкат абыйны яхшы белгәнгә күрә мин анардан Рифкат абый турында үзенең фикерен сорадым:


“Минем өчен Туктаргали угылы Рифкат Хуҗинның Самар шәһәре милли-мәдәни мохтариятенең рәислегеннән китү күңелсез яңалык булды. Күңелемә шом керде.  Моңсуландым. Кем аны алмаштыра алыр икән дигән сорау туды?
Рифкат Туктарович мохтарият эшенә бик зур өлеш кертте. Ул чын күңелдән кайгыра һәм борчыла торган кешеләрдән. Рифкат - гадел. Намуслы. Барлык кешеләргә дә ихтирамлы һәм игътибарлы. Олуг хөрмәткә лаек шәхес.
Самар шәһәр мохтарияте уздырган чаралар һәрвакыт зур уңыш белән үттеләр, Рифкат әфәнде вазыйфаларны дөрес бүлә белә иде һәм зүр эштә төгәллек таләп итте.
 Балалар фестивале, Сөмбелә – ел саен көтеп алынган бәйрәмнәргә әверелде. Бу бәйрәмнәрдә Самар өлкәсенең төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан балалар җыелды. Рифкат балаларга бүләкләрне дә күпләп бирде.
Туктаргали угылы Рифкат әфәнде бу бәйрәмнәрнең оештыручысы гына түгел, ә аларның иганәчесе дә булды. Татар халкының үсешенә керткән зур өлеше өчен Рифкат әфәндегә рәхмәтләремне белдерәм!
Рух көчең саекмасын.  Уңышлар юлдаш булсын!”

 Рифкат әфәнденең максаты бер генә булды - татарларның дәрәҗәсен күтәрү! Һәм күтәреп яшәде дә. Без үзешчән сәнгатьтә мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итәргә тырыштык. Һәм моңа ирештек тә. Камышлы, Иске Ярмәк, Усман, Байтуган, Мансур, Сускан, Мулла, Денис, Әбдеки, Гали, Тупли һәм башка авыллар, Самар, Сызран, Нефтегорск, Җигүли, Тольятти һәм башка шәһәрләрдән балалар килде. Һәр бәйрәмгә классик җырчыларны чакырдык.

 Сәхнә тамашачыларны тәрбияләргә тиеш. Шуңа да Казаннан классик тавышлы җырчылардан Зөһрә Сәхәбиеваны, Айдар Габдиновны, Рөстәм Асаев, Илсөя Хуҗинаны, Фердинанд Фәтхины, Марсель Ивановны, “Сорнай” фольклор ансамблен чакырдык. Алар бәйрәмнәребезне бизәде. Шулай ук Тинчурин театры балаларыбызны куандырды.
Ә бит аларны Рифкат Хуҗин ашатты һәм акчасын да түләде!

 Мин Татарстанның атказанган җырчысы Рөстәм Асаевка мөрәҗәгать иттем һәм Рифкат абый турында үз фикерен эйтергә сорадым:

“Рифкат Туктарович - искитмәле кеше. Беренче күрүдән үк дуслаштык һәм хәзер дә дуслык дәвам итә. Инде хатыннарыбыз да дуслаштылар. Беренчедән, гаилә башлыгы буларак, аның соклангыч ике кызы. Хатыны Изидә - соклангыч кеше. Мин бу гаиләдә еш кына кунак булам.
 Кузәтеп киләм, әти буларак, ир буларак Рифкат әфәнде искитмәле кеше шәхес.
 Һәм дусларына карата да,туганнарына карата да бик игьтибарлы кеше. Менә шундый кеше әлбәттә инде татар җанлы, ул шуңа күрә өйдә дә һәм шулай ук эшендә дә бик тугры, чың күңелдән эшли торган кешеләрнең берсе. Шуңа күрә мин аның белән танышуым белән дә горурланам. Дус абыем булуы белән шатланам.
Үз сүзендә тора торган кеше, эйтте икән, эшли ул аны ничек кенә авыр булмасын. Бөтен эшне төгәл башкара торган кеше. Аның турыда күп әйтергә була. Ул чын ир кеше! Ул һәрвакыт ярдәм кулын суза торган зат. Андый кешеләр бик сирәк. Шуңа күрә Рифкат Туктаровичка олуг рәхмәтемне белдерәм.  Кайда гына киләчәктә эшләсә дә ул һәрвакыт үзен таба торган, җиренә җиткереп эшли торган кеше.
 Бик зур рәхмәтле мин барыгызга да гомумән.  Самар татарлары үзләренә татарларның сөт өсте дип әйтер идем.  Рухи җанлы, татар җанлы, бөтен гореф -гадәтләрне сакларга тырышасыз.  Ризыкка килгәндә дә, сәхнәдәге чыгышлардан да, киемнәрдән дә күренә.  Сезгә зур рәхмәтләр әйтәм.  Горурланам сезнең белән танышканга! Аралар өзелмәсен иде".

 Рифкат абый Хуҗин Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте әһеле булып калды.
Шуңа без бик шатланабыз. Һәм киләчәктә дә матур итеп бергәләшеп халкыбызга хезмәт итәрбез, Аллаһы Теләсә.

 

Наилә Сабирҗанова.

Әнәс Мингалеев сүрәте.

 

Хәбәрләр

Мусульмане Тольятти празднуют Мавлид — день рождения Пророка с.а.в.

Во Дворце культуры города Тольятти тоже прошёл Мавлид. Он был организован Домом дружбы народов, совместно с Советом Тольяттинской мечети. В Исламе имеются два официальных праздника — Курбан и Ураза. Но третий праздник – Мавлид - был учреждён после смерти Пророка Мухаммеда с.а.с, как знак особого почтения к человеку, который проложил путеводную нить всем народам для их дальнейшей праведной жизни на земле. Он был последним среди множества пророков, посланных различным народам, как напоминание о близости судного дня и о предстоящих наказаниях за их грехопадения. Считается, что на протяжении всего человечества Всевышним были ниспосланы 124 тысячи посланников для того, чтобы направить жизнь народов по истинному пути и внедрить принципы единобожия.

Урыс кешесе авыз тутырып татарча сөйләшә

Мин Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшим. Чыгы­шым буенча Себердән, Иркутск якларыннан. Анда мәктәп тәмамлап, Ленинградта югары белем алдым, һөнәрем буенча -икътисадчы. Әтием миңа шушы һөнәрне сайларга киңәш итте. Советлар Со­юзы таркалгач, Канадага китәргә булдым. Балачакта әниемнең Кыр­лай авылы турында шигырь укыганын яхшы хәтерлим. Әбием, Гайшә Сатдарова, Урал татары булган. Әбиемә кунак­ка килгәч, аннан ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә са­клана: "Нигә, нигә синең шаян күзләр..." Туганнан туган сең­елем үлгәч, мин апамны тыныч­ландыра алмадым, чыннан да, сузләр табу авыр. Үзенә кинәт шушы җырны җырлый башла­дым. Телефоннан, Канададан...

Эшкә күңелен сала

Туктаргали углы Рифкат Хуҗин озак еллар Самар шәһәр милли-мәдәни мохтариятен җитәкләде. Рифкат әфәнде – депутат, эшкуар, Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Эше куп сәбәпле ул мохтарият җитәкчесе вазыйфаларыннан азат итүләрен сорады. Ноябрь башында мохтарият рәисе итеп аның урынбасарын Линар Сабировны сайладылар. Рифкат абый белән мин бик озак эшләдем. Бөтен бәйрәмнәрне бергә оештырдык, сәхнәдә мин алып баручы идем. Әлбәттә, Рифкат абыйның мәшәкате зур булды. Милли хәрәкәттә әйдаман булу һәм малтабарлыкта хезмәткә чумып эшләү - күп вакытны ала. Мин милли бәйрәмнәребезне алып баручысы буларак, аны шул яктан бәялисем килә.

Зур кыенлыклар аша зур уңышка

Быел Мәчәләй авылының хуҗалыгының хөзмәткәрләре көнен ноябрь аеның соңында гына үткәрергә туры килде. Кыр эшләрен тәмамлап кына рәхәтләнеп ял итәргә була инде. Нинди авырлыклар ООО “Восток” оешмасының эшчеләренә тәбигать китереп күрсәтте, авырлык өстенә яңа авырлыклар килеп тордылар. Ә һаман тырыш эшчеләрне җиңә алмады, планлаштырган эшләрен тәки китереп чыгардылар, уфтанмадылар. Җәй буена бер генә яңгыр булды, шуңа карамастан , яңа технологиялар белән кулланып, эшчеләр зур уңышларга ирештеләр. “Восток” рәисе Искандаров Ринат Зәйнулла улы чын олы имтихан бирде һәм кыр эшләрендә җиңеп чыгучы исемен алды.

1 из 147