This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Мөэминнәрдән сөенче ал

Мәскәү Кремленың Корал пулатында саклана торган Александр Невский очламы (шлем) үзенең сирәк очрый торган 
матурлыгы һәм мәгънәви символикасы белән таң калдыра. Аның периметры буйлап гарәпчә аять язылган:

"Күңелегезгә хуш килә торган тагын бер нәрсә булыр:
сезгә Аллаһтан ярдәм килер, аннан соң  озак та үтмәс,
бөек җиңү булыр.
Шулар турында хәбәр  итеп,
син мөэминнәрдән сөенче ал"
(Коръән,"Саф" сүрәсе,13 нче аять).
 

Коръән аятьләре Батый ханның асрамага  алган угылы Александр Невскийның гына түгел, Явыз Иванның һәм урта гасырларда
Русьта яшәгән байтак аксөякләрнең  дә очламнарын бизәгән. Түбәндәге китапны укый аласыз:

Геннадий Тюньдешев "Великий хан Батый - основатель Российской государственности".

Мәгълүматны 
Шамил Баһаутдин туплады.

Хәбәрләр

Фитыр садакасы догасы

Майның 30нда – Кадер кичәсе. Июньнең 4ндә - Ураза бәйрәме. Фитыр садакасын алгач түбәндәге доганы укыйлар. «И, Раббым Аллаһы! Ошбу фитыр садакасын бирүченең уразасын кабул кыл.

Повысили свои знания о Коране

На базе медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муэдзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муэдзины из городов Самара Тольятти, Сызрань, Чапаевск, Похвистневского, Кинель-Черкасского, Большечерниговского, Кошкинского, Большеглушицкого, Шигонского, Красноармейского, Красноярского, Хворостянского, Елховского, Нефтегорского районов.

Дини бәйге

Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, “Гаилә” мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясенең мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда 22 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурсның төп максаты- дин белән милләтне бергә алып бару, мәгърифәтчеләрне, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү, яшь буынга күрсәтү.

Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!

Мәгариф Раянов Самар өлкәсендә күп еллар буе галәм корабларының конструкторы булып эшләде. Социализм чорында Казахстандагы «Байконур» исемле космодромнан галәмгә кораблар очыручы кеше. Аллаһы Тәгалә гаҗәеп тирән акыл Һәм татар моңын бүләк иткән. Дини күзлектән Карагандада, күпләребез өчен ул - үрнәк. Коръәни-Кәримне иркен укып, намазларын калдырмыйча, Казан мәсҗидләрендә дини белемен камилләштереп яшәүче якташыбыз.

1 из 156