This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Бик матур алмаш калдырдың

Пәйгамбәребез с.г.в.:   

"Сөйләсәгез,
кеше хакында
хәерле нәрсәләр генә сөйләгез.
Хәерле гамәлләрен сөйли алмасагыз,
тик торыгыз!"

Туктаргали угылы Рифкат Хуҗин үз теләге белән Самар шәһәр мөхтәрияте вазыйфаларыннан китте.

Рифкат, намус белән ихлас күңелдән милләткә хезмәт иттең.

Самар татар хәрәкәтендә якты һәм җылы йолдыз булып калыктың.

Сагынып сөйләргә генә кала.

Халкыбызга куйган хезмәтең үзеңә игелек булып кайтсын.

Хатының Изидә белән тигезлектә яшәп, оныкларыңның бәхетле тормышына куанып яшәргә язсын.

Бик матур алмаш калдырдың.

Чиксез рәхмәтем һәм хөрмәтем.

Бергә эшләгән еллар тик рәхәтлек, елмаю, туганлык хисе булып саклана.

Олуг хөрмәт белән

сине яраткан 

Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Иң зур бәхет - Иман байлыгы

Быелгы Яңа ел үзенең мул яуган ап-ак карлары белән кешеләрнең күңелләренә сафлык өстәде. Иң мөһиме - кырлар калын ак юрганга ябынды. 2019 елда иген уңышларына өмет уятты. Яңа елда балаларга да, олыларга да бүләк бирү безнең канга сеңгән инде. Сәбәбе дә гади. Бүләк биргәндә, бүләк алганда кешеләр елмаялар.

Бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

Исмәгыйл угылы Нурислам Гөбәйдуллинны Самар шәһәрендә бик хөрмәтле, булдыклы,дәрәҗәле, мәсҗид карты итеп таныйлар. Ул - сабыр, тыйнак, итагатҗле,яхшы холыклы һәм абруйлы кеше. Шуңа да юбилее көннәрендә аңа ңылы-назлы сүзләр әйтергә, тәбрикләргә теләүчеләр байтак. Шуның өстенә Нурислам абыйның туганнары, дуслары, танышлары,милләттәшләре, дин кардәшләре дә күп. Нурислам абый милләтен, халкын, телен, динен саклап калган кеше ул. Мәсҗидләргә даими сәдака биреп яши. Рәисә апа белән 55 ел бергә рәхәт чигеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Татар концертларына барып, артистларның күңелен күреп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.

Намазлыкка бассын оныклар!

Үткән ел бездән китеп барды, Тарих битләренә эз салып. Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик, Тормышларга яшик сокланып. Мәшәкатьле булса да бу дөнья, Җирдә яшәү – үзе зур бәхет. Килеп-китеп торсын әле еллар, Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Дети восполнили свои знания по Исламу

В медресе «Нур» при Самарской Соборной мечети состоялась исламская викторина для детей «Умники и умницы». Ее участниками стали около 60 детей, в возрасте от семи до тринадцати лет, посещающие воскресные занятия при медресе. Тема викторины - жизнеописание Пророка Мухаммада (с.а.с.). Организаторами мероприятия выступили Регионалҗное Духовное управление мусулҗман Самарской области, медресе «Нур». Большую активность в подготовке проявили также и родители детей.

1 из 150