This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Коелабыз...

Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә.

Гамил Галиуллин,                              
 
Марат Сафин,

Дания Нафигина,

Исмәгыйл Әминев,

Рәшит Морзакаев,

Равил Яһудин, 
 
Фәния Хәкимова,
 
Рәшид Нурмөхәммәтов,

Расыйх Латыйпов ...

Күп алар.

Менә шул китүчеләр исемлегенә "Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире Нәбиулла угылы Рәфкат Әһлиуллин өстәлде.

Рәфкат әфәнде атаклы Казан Университетының журналистика факультетын тәмамлап гомерен каләмчелек хезмәтенә багышлаган

талант иясе булды.
 
Шуны да искәртеп узасы килә. Ватаныбызда Казан журналистикасы иң көчлеләрдән санала.

Нәбиулла угылы Рәфкат Әһлиуллин иҗатының төп өлешен милләтенә багышлады.

Шул ук вакытта, чирек гасыр буена берничә буын татар журналистларын тәрбияләде.

Көзге яфраклар белән бергә милләтебезнең асыл балалары да коелып баралар.

Самар татар журналистикасы үзенең әйдаманын югалтты.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Гаиләсенә сабырлык телибез.


Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

1 из 144