This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
                                                                             Яңа Ярмәктә бәйрәмне зурлап уздырдылар

9 май көнне яңгыр явып торса да, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында халык гөжләп торды. Тантана митинг белән башланып китте. Ветераннар сугыш елларының авырлыгын, бүгенге тыныч тормышларның җиңел генә бирелмәгәнен яшь буынга җиткерделәр. Аннары җирле үзидарәдән, районнан да вәкилләр килеп, барлык халыкны җиңүнең 70 еллыгы белән котладылар
Бәйрәмнең икенче өлешендә һәвәскәр артистлар һәм балалар әзерләгән зур концерт-тамаша күрсәтелде. Музыкаль бүлек зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Һәр номер көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәмнең өченче өлеше табында узды. Татар халкының асыл гадәте буенча, мәҗлес Коръән укып башланды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантананы уздыруда түбәндәге уңганнарыбыз матди ярдәм күрсәттеләр. 
Алар - Зәйдуллин, Пулатханов, Зәләев, Мифтахов, Хәмәтшиннар, Халидә апа, Арсланова Алия. Балаларга бүләкләр тапшырылды.
Юбилейны оештыруда зур тырышлык  күрсәткән авылыбызның клуб мөдире Розалия Гафуровага, китапханәчебез Алисә Хәмәтшинага рәхмәтләребезне белдердек.
Бирер өчен илгә Җиңү көнен
Ятим үсте күпме балалар.
Кавыша алмады сөйгәннәре белән
Тол калдылар япь-яшь аналар.
Югалтулар зур булды. Тыныч тормышның  кадерен белеп яшәргә өйрәнергә генә кирәк.

Гөлсинур Гафурова.
Яңа Ярмәк авылы.

Хәбәрләр

“Юл бирә белергә кирәк”

Хозурланырлык та инде безнең татар әбиләребез! Чиста-пөхтә, ап-ак яулыкларын бәйләгән, затлы күлмәкләрен кигән, мөлаем йөзле карчыкларыбыз үзләренә җәлеп итеп торалар. “Суфия апа, сезгә “әби”, дип эндәшергә тел әйләнми, 80 яшьне узганга охшамагансыз да. Әле матур күренәсез, - дип башладым сүземне. “Рәхмәт, кызым. Тик тора белмим шул мин. Кечкенәдән эшкә җигелеп үстек. Канга сеңгән инде. Эшсез утырсам, күңелем китек”, - дип елмайды Суфия апа. Суфия апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Кече Труево авылында туып-үсә.

Һелсинкида татар җырлары яңгырады

Казан Федераль университетында дистәләгән сәнгать коллективы бар. Шуларның берсе - татар халык хоры - уникаль күренеш. Ул 50 елдан артык сәнгать дөньясында яши. Хорчылар алмашынса да, житәкчесе - Ирнис абый Рәхимуллин - беренче көннән үк студентларга музыка хәзинәләрен сөяргә өйрәтә. Безнең хорда дуслык та, мәхәббәт тә, туганлык хисләре да бар, hәм бу буш сүз түгел. Чынлап та, хорда «кугәрченнәр» (бер-берсен яраткан парлар) да, абый-апа, сеңел-энекәшләр дә бар. Шунысы кызык, кайберәүләрнең әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары да татар хорында җырлаган.

Видеть руками. Как инвалиды по зрению учатся делать массаж в Нижнекамске

В этом году в Нижнекамском медколледже открылся набор на спецкурс по массажу для слепых и слабовидящих. Обучение длится три года, выпускники получат среднее специальное медицинское образование. Участниками программы стали 12 студентов из Татарстана — раньше незрячие из республики ездили учиться в Уфу, Санкт-Петербург, Ульяновск и Кисловодск. В прошлом году по поручению Рустама Минниханова в колледже начали создавать инфраструктуру для обучения незрячих студентов — на это бюджет Татарстана выделил 11 миллионов рублей. Если опыт окажется удачным, проект станет постоянным и Нижнекамск будет ежегодно принимать инвалидов по зрению со всей России. Журналист «Инде» Салават Юсупов провел день с будущими массажистами и рассказывает, как проходят занятия и как шесть незнакомых людей стали друзьями.

Наилсез калдык...

Зәкиулла угылы Наил Хәмидуллов мәңгелеккә күчте. Самар татарлары тагын бер олуг шәхесен югалтты. Наил зур һәм чын ирләр уза торган авырлыкларны, кыенлыкларны кичереп, хәрби тормышның эчендә кайнап, үлем белән янәшә барып исән калган зат иде. Таза бәдәнле, көчле, ачык йөзле, туры сөйләүче, көч вә батырлыкның бизмәне Наил Хәмидуллов якыннары арасында онытылмас образ.

2 из 150