This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
                                                                             Яңа Ярмәктә бәйрәмне зурлап уздырдылар

9 май көнне яңгыр явып торса да, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында халык гөжләп торды. Тантана митинг белән башланып китте. Ветераннар сугыш елларының авырлыгын, бүгенге тыныч тормышларның җиңел генә бирелмәгәнен яшь буынга җиткерделәр. Аннары җирле үзидарәдән, районнан да вәкилләр килеп, барлык халыкны җиңүнең 70 еллыгы белән котладылар
Бәйрәмнең икенче өлешендә һәвәскәр артистлар һәм балалар әзерләгән зур концерт-тамаша күрсәтелде. Музыкаль бүлек зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Һәр номер көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәмнең өченче өлеше табында узды. Татар халкының асыл гадәте буенча, мәҗлес Коръән укып башланды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантананы уздыруда түбәндәге уңганнарыбыз матди ярдәм күрсәттеләр. 
Алар - Зәйдуллин, Пулатханов, Зәләев, Мифтахов, Хәмәтшиннар, Халидә апа, Арсланова Алия. Балаларга бүләкләр тапшырылды.
Юбилейны оештыруда зур тырышлык  күрсәткән авылыбызның клуб мөдире Розалия Гафуровага, китапханәчебез Алисә Хәмәтшинага рәхмәтләребезне белдердек.
Бирер өчен илгә Җиңү көнен
Ятим үсте күпме балалар.
Кавыша алмады сөйгәннәре белән
Тол калдылар япь-яшь аналар.
Югалтулар зур булды. Тыныч тормышның  кадерен белеп яшәргә өйрәнергә генә кирәк.

Гөлсинур Гафурова.
Яңа Ярмәк авылы.

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

1 из 144