This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә татар теле буенча диктант яздылар

Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды.

Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде. 

Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты.

Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә - ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.

Үзәк гыйбадәтханәдә диктантны остазыбыз Сания Мингачева һәм “Сәлам” гәҗитәсенең даими хәбәрчесе, шагыйрә Наилә Хөсәенова оештырдылар.

Мөгаллимә вазифаларын Наилә ханым Хөсәенова башкарды.

Наилә ханым әйтүенчә, Самар Җәмигъ мәсҗидендә язган диктантның нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек.

“Әле милләтебез телен җуймаган,  галимлеген саклаган, димәк, яшь буынга телебезне өйрәтүче кешеләр бар”, - диде Наилә ханым.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Получили благородный заряд на будущее

Праздник Маулид, посвящённый ко дню рождения пророка Мухаммада (с.г.с), как всегда, прошёл организованно. Он был ярким, содержательным, зрелищным и многолюдным. Торжество праздника было под стать его величию. Пророк Мухаммад (с.г.с) был послан последним среди пророков, посланных Всевышним. Он был ниспослан всему человечеству для окончательного формирования сознания людей в духе единобожия, начало которому заложил пророк Ибрагим (Абраам) (с.г.с.).

Сегодня скончалась супруга первого Президента РТ Минтимера Шаймиева

Президент Татарстана Рустам Минниханов выразил глубокое соболезнование в связи с кончиной Сакины Шаймиевой. (Казань, 16 ноября «Татар-информ»). Сегодня на 80-м году жизни скончалась супруга первого Президента РТ Минтимера Шаймиева Сакина Шаймиева, сообщил ИА «Татар-информ» руководитель пресс-службы Президента РТ Эдуард Хайруллин. Президент Татарстана Рустам Минниханов выразил глубокое соболезнование в связи с кончиной Сакины Шаймиевой.

Милли хәрәкәттә дәвамчанлык кына уңышка илтә

2018 ел. Ноябрьнең сигезе. Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте тормышында тарихи вакыйга теркәлде. Җәмил Вәлиуллин нигез салган,аның эшен дәвам иткән Рифкат Хуҗин чоры мактап искә алырга гына калды. Мохтарият җитәкчесе итеп җәмгыятьнең мөдире Илдус угылы Ленар Сабиров бер тавыштан рәис итеп сайланды.

Бик матур алмаш калдырдың

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Сөйләсәгез, кеше хакында хәерле нәрсәләр генә сөйләгез. Хәерле гамәлләрен сөйли алмасагыз, тик торыгыз!" Туктаргали угылы Рифкат Хуҗин үз теләге белән Самар шәһәр мөхтәрияте вазыйфаларыннан китте. Рифкат, намус белән ихлас күңелдән милләткә хезмәт иттең. Самар татар хәрәкәтендә якты һәм җылы йолдыз булып калыктың.

5 из 150