This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә татар теле буенча диктант яздылар

Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды.

Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде. 

Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты.

Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә - ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.

Үзәк гыйбадәтханәдә диктантны остазыбыз Сания Мингачева һәм “Сәлам” гәҗитәсенең даими хәбәрчесе, шагыйрә Наилә Хөсәенова оештырдылар.

Мөгаллимә вазифаларын Наилә ханым Хөсәенова башкарды.

Наилә ханым әйтүенчә, Самар Җәмигъ мәсҗидендә язган диктантның нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек.

“Әле милләтебез телен җуймаган,  галимлеген саклаган, димәк, яшь буынга телебезне өйрәтүче кешеләр бар”, - диде Наилә ханым.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Золым кылма

Балам, золым кылма! Кылма беркайчан золым! Кешене рәнҗетмә, Малына аның тимә! Балам, золым кылма! Шайтан юлыннан барма! Яхшыны боерды, Аллаһ золымны тыйды.

Илһам ага Шакиров рухына Коръән укылды

"Яктылык" мәктәбе үз боҗрасына кемнәрне генә кертеп җибәрми. Соңгы елларда олысы-кечесе "Яктылык"ка омтыла. Бу юлы җылы, якты бинада "Ак калфак" җәмгыяте үзенең чираттагы дәресен үткәрде. Мәктәп мөгаллимәсе Асия Сәйфетдинова балаларга һәм олыларга тасмалар белән чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Тарих җиле кайтавазы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрит Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Китапта урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган

«Туган тел» җәмгыятенә – 30 ел! Салих белән Фәһимә җигелеп эшләделәр

Татар милли хәрәкәтендә ике дистә ел буена җиң сыз­ганып, армый-талмый эшләү­челәр күп булды. Бүген без сезгә шул күпләрнең икесе турында мәгълүмат биреп узачакбыз. Салих Вәлиәхмәтов Һәм Фәһимә Рәҗәпова «Туган тел» җәмгыяте уз­дырган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәшне алып бару­чылар төркемендә хезмәт иттеләр. Алар бәйрәмгә иң беренче булып килерләр иде, иң соңыннан кайтып китәрләр иде. Икесе дә пар кил­гәннәр.

3 из 154