This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«ТНВ–ПЛАНЕТА»га рәхмәтетебез чиксез

Бу каналдагы тапшыруларның барчасы да яхшы.
Бүген мин "Ком сәгате" тапшыруына гына тукталасым килә. 
Галимнәр, 
атаклы кешеләр,
артистлар, 
дәүләт эшлеклеләре,
имамнар,
остабикәләрнең чыгышларын 
диккать 
белән тыңлыйбыз.
Аларның тормыш тәҗрибәсеннән гыйбрәт алабыз, акыл өстибез.
"Ком сәгате" булачак көнне гаиләмне кисәтәм, якыннарыма әйтеп куям.
Алып баручы үзенең эшен бик яхшы белә.
Мин бүген атаклы җырчыбыз, Казан дәүләт консерваториясенең мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина белән булган тапшыруга тукталасым килә.
Аның чыгышыннан соң опера сәнгатенә хөрмәтем артты.
Ул шундый яхшы аңлатты ки, йөрәгебезгә ярып салды.
Чын мәгънәсендә мастер-класс бирде.
Зилә ханым безнең күңелгә аеруча якын, чөнки 55 еллыгын Самарда беренче уздырдык. Аннан соң гына Казанда уздырдылар.
Ул болай булды. Ул вакытта "Туган тел" җәмгыятенең директоры булып Шамил Баһаутдин эшләде.
Шамил әфәнде Зилә ханымны китерә алды. Ул вакытта Самарда татар кафесы гөрләп эшләде. Мин, аның хуҗабикәсе буларак, Зилә Сөнгатуллинаны кунак итү бәхетенә ирештем.
Зилә ханымның юбилей тантанасы бик матур узды.
 Концерттан соң, без аны Идел буендагы комлыкта урнашкан кафема кунакка алып бардык.
Күз алдына китерегез. 
Кояш.
Җылы һава.
Меңләгән кеше ял итә.
Чәйләр эчкәч, Шамил абый Баһаутдин әйтеп куйды:
"Зилә ханым, берәр италйан ариясе белән пляжны шаккатырмыйсызмы?" дип.
Ә ул: “Без ул халыкны татар җыры белән шаккатырабыз", - диде.
Микрофонсыз. Акапеллага ярты сәгать буена татарның классик җырлары Идел киңлегенә яңгырады.
Меңләгән кеше кафены уратып алды. Йөзләрдә шатлык, куаныч.
Зилә ханымның укучысы Филүс Каһировны үлеп яратабыз. Филүс укытучысының исеменә тап төшерми.
Менә шулай, "Ком сәгате" тапшыруы тарихларны искә төшерде.
Мин үзем милләтебезне саклауда музыка гаҗәеп зур көчкә ия, дим.
Шуңа да татар халкының стратегик үсеш программасына, мәркәзебез Казанда татар музыкаль комедия театрын ачуны кирәк гамәл, дип саныйм.

Разия Әюпова - Йосыпова.
Нәселем атаклы кенәз Йосыповларга барып тоташуы белән горурланып яшим.

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

1 из 144