This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Сәлам” гәҗитәсенә
 
Милләтемнең син күтәрдең рухын,
Иман нуры чәчеп күңелгә.
Коръән сүзен, тарих, телебезне
Җиткерәсең һәрбер кешегә.
 
Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне
Син язасың төпләп, аңлатып.
Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе
Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.
 
Имин көннәр, өмет киләчәккә
“Сәлам” гәҗитәсе яктырта.
Бердәнбер син бөтен өлкәбезгә,
Аллаһым сүзен төгәл аңлата.
 
Гәҗитәбезне син өләшәсең бушлай,
Җитсен диеп һәрбер кешегә.
Шәкертләргә, мәктәп баласына,
Мәсҗид халкына, олы, кечегә.
 
Атар таңың булсын хәерлегә,
Фәрештәләр сине сакласын.
Милләттәшләр җыелып янәшәңдә,
Ислам динебезне таратсын.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Хәбәрләр

Көчле рухлы, нечкә күңелле...

Гыйнварның 11ндә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенге көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенге көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

“Байлар капкасына азрак барыгыз”

Сорауларга Самарның “Нур” мәдрәсәсе мөгаллиме Наил МОСТАФИН җавап бирә. «Иман» дигән төшенчә бар. «Иманлы», «Имансыз» дигән сүзләрне кулланабыз. «Иманның» барлыгын ничек белергә? Һәр сорауга өч чыганактан җавап эзләргә кирәк. Беренчесе - Коръәни-Кәрим.

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без, өстә басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән, Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Дини сүзлек

Мәдхия - мактау, данлау. Шәриф - кадерле, хөрмәтле. Шәфәгать - яклау, ярдәм. Мәсләк - дөнйага караш, ысул, юл. Муафыйк - туры килгән, яраклы.

4 из 154