This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Көзләрне  “Сөмбелә” бизи

Көзләрне  мин моңсу, димәс идем,

Аның үз матурлыгы.

Күңелләрне җәлеп итә

Сихри хозурлыгы.

Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә,  чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә  озаграк  яшәп, балкып каласылары килә.

Көз инде ул үзенең мул уңышлары белән сөендерә. Безгә ел буена тукланып  яшәрлек ризык-нигъмәтләр бүләк  итә.

Менә шундый матур алтын көзнең бер көнендә без, бер төркем олы яштәге апалар, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегенә  юл тоттык. Элемтә бүлеге хезмәткәрләре: Дания Сафина, Гөлсем Хөббәтова, Гөлфия Вагыйзова, авыл советында эшләгән  хезмәткәрләр - Венера  Фәттахова, Илсөяр Әхмәдиева, китапханә мөдире булып хезмәт иткән Румия  Йосыпова. Барыбыз да - бер чорда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары.

Арабызда иң олысы Фатыйма апабыз Салахова иде. Безнең очрашулар бәйрәмнәрдән башланып китте. 9 октябрьдә Бөтендөнья  почта көнен билгеләп үттек. Үткән гасырда, күп еллар элек чыккын гәҗитә-журналлардан, конверт-открыткалардан  күргәзмә оештырып, алар турында тәфсилләп сөйләп, бергә эшләгән чакларны искә төшереп, истәлекләрне  яңарттык.  Җырлап-биеп, күңел ачтык.

Безнең  ялыбыз бәйрәмнәргә бик бай булды. Беренче  мәртәбә көзнең  патшабикәсе - шифалы кабак бәйрәмен үткәрдек.

Үзебез үстергән төрле төстәге, сыйфаттагы кабаклар алып килеп, тәҗрибәләребез белән уртаклашып, аның шифасы турында сөйләдек. Хәтта кабак турында шигырь дә яздык. Шифалы кабактан әзерләнгән ризыклардан авыз иттек.

Көннәр матур, аяз торганда урманнарны да күрәсебез килеп китте. Урманга юл тоттык. Машина тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтеп , көзнең матурлыгына  сокланып барабыз. Алда сары һәм яшел төскә бизәлгән урман күренә. Урман аланында үзенең кызыл җимешле тәлгәшләре белән миләш куаклары балкып утыра.

Яшь һәм төз наратлар яшел төсләрен үзгәртмичә, ямь биреп утыралар. Ак    каеннар, бөгелә-сыгыла, сары шәлләрен ябынган килеш, безне сәламли. Урман шаулый, урман тантана итә. Хәйран калып, урман шавын, урман җырын тыңлыйбыз. Йөрәкләргә ниндидер сихри моң, рәхәтлек иңә. Урман турында язылган шигырьләребезне укып, җырлар җырлап, төрле кызыклы бәйгеләрдә  катнашып, видеога, фотога төштек. Тәнебезгә - сихәт, җаннарыбызга рухи азык туплап кайттык.

Безне бу сәяхәткә оешманың уңган шоферы Җәгъфәр Сәгыйров алып барды, хөрмәтләп, өйләребезгә  кадәр озатып та куйды. Аңа олы рәхмәтебезне белдәрәбез.

“Сөмбелә” – уңыш бәйрәмен дә үткәрергә булдык. Барыбыз да матур киемнәрдән, башларыбызда - көзге чәчәкләрдән үргән такыя, миләш төймәсеннән тезгән муенса.

Кулларыбызда зур савытларга, кәрзиннәргә тутырылган мул бакча җимешләре, яшелчәләр. Аларның барысы турында да шигырьләр сөйләдек, җырлар җырланды.

Мин, Гөлсем Хәббәтова, “Сөмбелә” бәйрәме турында шигырь дә яздым.

Сөмбелә бәйрәме

Мул уңышлар җыеп алдык,

Хәзер бәйрәм итәбез.

Һәр ел саен Сөмбеләне

Бик сагынып көтәбез.

 

Күңелләр шат, йөзләр балкый,

Бүген бездә “Сөмбелә”.

Мул уңышлар бүләк итте

Ел фасылының  ямьле җәйләре.

 

Әнә, безнең Лилиябез

Сөмбелә булып киенгән.

Әйтерсең лә кояш балкый,

Нур сибелә йөзеннән.

 

Сөмбелә - уңыш бәйрәме

Табыннар мул, түгәрәк.

Аллаһы биргән нигъмәтләрне

Авыз итик бергәләп.

 

Гомер берәү, икәү түгел,

Кадерен белеп калыйк.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңелне ачып калыйк.

 

Без үзебез уңган-җитез,

Күбәләктәй очабыз.

Атаклы “Ярмәк вагы”на

Тыпырдатып басабыз.

 

Бәйрәмнән соң күңел күтәрелде,

Булды безгә бик рәхәт.

Шәфкатьлелек йорты кешеләре,

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

Барлык чараларны оештырган хезмәткәрләр: Рәмзия Әбдерәхимова, Гөлисә Бәдертдинова, Гөлия Хәнәфиева, Лилия Әбдерәхимова, аш-су осталары Рәшидә Хәмидуллина һәм Алия Каюмова. Киләчәктә дә эшегездә  уңышлар телибез.

Бәйрәмебез Коръән укып башланды, Коръән белән тәмамланды.

Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар  барлык чараларның фотоларын ясап, безгә бүләк иттеләр. Аллаһының рәхмәте булсын сезгә.  Исән булыгыз, безне шулай сөендереп, тигезлектә, муллыкта озак яшәгез.

 

Ял итәргә  йөрүчеләр  исеменнән

Гөлсем Хөббәтова,

Гөлфия Вагыйзова.

Хәбәрләр

Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек

Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгам­бәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәт­ләрен, сүзләрен хикмәт белән тор­мышта куллануыбыз зарур. Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур. Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән. Аллаһны танымаган кешеләргә нә­сыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә: Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ: "Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән. Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан. Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә: - Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

Концерт булса шундый булсын

Самарда концерт сезоны гадәттәгечә апрель аенда ябыла. Сәбәбе бик гади. Май аенда халык бакчаларга, авылларга агылалар. Быел бу графиктан тайпылдылар. Майның 25ндә Киров мәйданында урнашкан Мәдәният Сараенда Салават концерт куйды. Тамашачы инде әзер. Салават сәхнәдә үзе генә җырламый. Һәрвакыт үзе белән яшьләрне дә, олыларны да алып килер ул. Өч сәгать дәвам иткән тамаша бер сулышта барды. Сәхнә кызган табаны хәтерләтте. Салават Салават булып кала бирә. Аның алып баручылары да өчәү!

Көтеп алынган “Сәлам”

Хәзерге катлаулы чорда илебездә дә, күрше һәм чит дәүләтләрдә дә куркыныч янаулар, сугыш афәтләре әледән-әле туып торганда, диннең төрле тармаклары арасында каршылыклар куерып барган хәлдә, хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) шакшы һөҗүмнәр оештырылганда, Америка Кушма штатлары һәм Европа тарафыннан Русиягә каршы төрле гаделсез чикләүләр кулланылганда, хылыкыбызга шушы әйтелгән проблемалар турында, әлбәттә, киңрәк, тирәнрәк мәгълүматлар җиткерү мөһим. Милләтебезне торгызу, милли аңыбызны киңәйтү, телебезне, динебезне яклап, борынгы гореф-гадәтләребезне кайтару, сәнгатебезне саклау, үстерү һәм башка бик күп мәсьәләләрне яктыртуны үз җилкәсенә матбугат ала бит.

144 из 154