This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Иске Мастяк җире рухымны канатландыра

Туган җиреңә кайту – зур бәхет ул. Ә инде анда сине әти-әниең, туганнарың, якын дусларың, күршеләрең көтеп торса, ул – аерым бер куаныч.

Ул чакта минем дә күңелем иң ләззәтле ноктасында була. Аллаһыма шөкер, биредә җаныма тынычлык, сабырлык, алдагы көннәргә җитәрлек көч-куәт алырлык кешеләрем дә бар, туган җир җылысын да тоеп яшим. 

Мине сагынып яшәүләрен күргәч, аларга кирәклегемне аңлыйм. Вакытым ничек кенә тар булмасын, өч йортта яшәүче иң якын туганнарымны күрмичә китмим.

Беренче - әниемне. Аңарга илтә торган юл – ул оҗмах юлы. Әниемнең сүзләрен, кулларының җылысын беркайчан да, бернәрсә белән дә тиңләрлек түгел. Әле быел булган бер вакыйга гына да күпне сөйләп бирер.

Кышын аягымны сындырдым. Гипс куйгач, алты атна өйдә тордым. Элек әнигә авыруларымны беркайчан да сөйләмәдем, җанын телгәлисе килми. Аягым турында да әйтәсем килмәгән иде. Тик ана күңеленә генә хас сиземлек белән, ул хәлемне үзе тойды. Көн дә төшләрен сөйләде, эчем поша, авырыйсың, ахрысы, дип пошынды телефон аша.

Әнкәй янына аена бер тапкыр кайтып йөрим. Бу айда кайтмаганыма сәбәп таба алмагач, дөресен әйтергә булдым. Минем шалтыратуларым өстенә, ул үзе дә, көненә ике тапкыр шалтыратып, хәлемне белеп торды.

Аңарга авыр иде, моны бик яхшы сиздем. Шуңа күрә аягымда гипс булса да, җаным түзмәде, бер айдан аны күрергә кайттым.

Очрашуның шатлыкларын әйтеп бетермәслек. Сөенече дә, күз яшьләре дә булды. “Балам, аягыңны итәгемә куй”, - диде әнием икәү диванга утыргач. Ул, күзләре күрмәгәнлектән, аягымны куллары белән сыйпап куйды да дога укыды. Аннан соң, аягымны куенына кысып: “Сез баламны тыңлагыз инде, тизрәк төзәлегез”, - дип, гипстан ачык бармакларымны берәм-берәм сыйпап чыкты.

Болай да тулган күңелемнең түзәр хәле калмады, елап җибәрдем. “Ник елыйсың, балам, авырттырдыммы әллә?” – дигәч: “Юк, әнием, синең җылыңны сизәм, хәлем җиңеләеп, авыртуым юкка чыкты”, - дип җавап бирдем.

Чирләгәндә якыннарымның җылы сүзен дә, ярдәмен дә күреп яшәдем. Тик әни җылысы бернәрсәгә дә тиңләмәслек шул.

 

Икенче йортта якын туганым - әниемнең сеңелесе Мәүҗүдә апа яши. Ул холкы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә Хәтимә әбиемә охшаган.

Аның күз карашы нәкъ әбиемнеке кебек – назлы, кайгыртучан. Йөрәк тибешемне тоеп яшәгәндәй. Ике улымны, үз әбиләредәй, карарга булышты. Хәленнән килгәнчә, безне дә туганлык хисләрен сакларга өйрәтте. Аның ишеге безнең өчен һәрвакыт ачык, үзе ачык йөзле, елмаючан. Ул бик акыллы, сабыр, аның киңәшләре минем өчен кирәкле һәм урынлы булып торалар, чөнки алар ихлас күңеленнән әйтелгәннәр.

Апам белән чәй эчкәндә аңа шатлыкларымны да, кыенлыкларымны да бәйнә-бәйнә  сөйләп бирәм. Минем тормышымда ул яклаучы да, хөкемдар да, дип шаяртам мин. Аның яныннан чыгып киткәндә йөрәгемдәге юшкыннар бетә, йөзем нурлана. Мәүҗүдә апама рәхмәтләрем чиксез.

 

Өченче йортта, дип әйтәм генә инде. Ул йорт шулай ук минем өчен газиз, беренче йортлар рәтендә тора. Анда да минем өчен бик тә кадерле кешеләрем гомер итә - яшьлек дустым, сыйныфташым, иремнең бертуган сеңелесе Гөлсем һәм аның ире, безнең сыйныфташыбыз Равил.

Алар минем - йөрәк парәм. Җиде яшебездә мәктәптә танышкан идек. Хәзер алтмышка җитеп киләбез. Беркайчан да бер-беребезгә авыр сүз әйткәнебез юк. Бер-беребезгә ихтирам, мәхәббәт белән яшибез, Әлхәмдүлилләһ.

Аллаһым миңа аларны зур бүләк итеп биргән. Сөйләргә сүзләр күп – мәктәп еллары, яшьлек, туганлык, дөнья шатлыклары, михнәтләре, бала-оныклар. Бигрәк тә Гөлсем белән серләребез бер дә бетми, өйдә башланган сүзләребез әле мунчада да дәвам итәләр. Анда да каен себеркесе белән тәнгә сихәт өстәп, мәтрүшкә чәйләре эчеп, зур куаныч табабыз.

Мунчадан соң да, тагын бер тапкыр бөтен яңалыклар сөйләнелә. Үткәннәр искә алына. Бала-оныкларның уңышларына киңәнеп туя алмыйбыз.

Шулай утырып сөйләшкәндә, Аллаһым кушса, киләчәгебезнең матур булуына ышанам. Туганлык җепләрен өзмәбез, дип ышанам.

Авылымда якыннарым күп. Раббыма шөкер кылам. Зәйтүнә, Зәкия, Сания, Саидә, Әминә апалар. Тәфыйк абый, Зәкия дустым, сеңелләрем Фәүзия, Гөлнур, сыйныфташларым, күршеләрем. Аларны да күрергә, хәлләрен белергә, һичшиксез, барачакмын, якыннарымның каберләре янында дога кылачакмын, иншАллаһ. Шулай итмәсәм, авылдан тыныч күңел белән китә алмыйм.

Ә инде бер айдан соң авылыма яңадан кайтачакмын. Туган-туфракның бетмәс-төкәнмәс көче мине даими үзенә тартып тора бит. Иске Мастяк авылы һәм кешеләре тәнемә сихәтлек өсти, рухымны канатландыра.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Иске Мастяк – Самар – Иске Мастяк.

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

1 из 144