This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Октябрьнең 1-дә - олылар көне

Милләтебезнең һәм динебез Исламның хәзинәсе

 

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. 

Кырларда игеннәр урып, сугылган.

Яшелчәләр җыелган.

Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән.

Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия.

Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Дәү әти һәм дәү әниләребез,

әби-бабайлар,

әти-әниләр, зур тормыш юлы узып, лаеклы ялга чыгып, оныкларын тәрбия кылалар.

Олылар биргән тәрбияне бер генә уку йорты да башкарып чыга алмый.

Олылар тәрбияне динебез Ислам кануннары нигезендә алып баралар.

Олылар нарасыйларны сабырлыкка һәм игелек кылырга өйрәтәләр, намазлыкка бастыралар.

Баланың калебенә изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим таләпләре сеңсә, ул беркайчан да ялгыш юлга тайпылмас, Аллаһы теләсә.

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә яшьләребез тормышларын никах мәҗлесләре белән башлап җибәрәләр һәм, шул кыйбланы саклап, гаилә дәрәҗәсен үстереп яшиләр.

Тик тату гаиләдә үскән бала гына киләчәктә Ватаныбызның дәрәҗәсен үстерә ала, милләтебезне саклап яши, динебез Исламны куәтләүчеләр исемлегендә була.

Олылар бәйрәмендә барча ватандашларыбызны, милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне котлыйм һәм сәламәтлек, бәрәкәтле маллар, тынычлык, бәхетле картлык телим.

Картлар - милләтнең һәм динебез Исламның хәзинәсе.

Дөнйалыкта - ихтирам, мәңгелектә оҗмах нигъмәтләренә ия булырга язсын, Раббым.

Самар өлкәсенең мөфтие

Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

Хәбәрләр

Илһам ага Шакиров рухына Коръән укылды

"Яктылык" мәктәбе үз боҗрасына кемнәрне генә кертеп җибәрми. Соңгы елларда олысы-кечесе "Яктылык"ка омтыла. Бу юлы җылы, якты бинада "Ак калфак" җәмгыяте үзенең чираттагы дәресен үткәрде. Мәктәп мөгаллимәсе Асия Сәйфетдинова балаларга һәм олыларга тасмалар белән чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Тарих җиле кайтавазы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрит Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Китапта урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган

«Туган тел» җәмгыятенә – 30 ел! Салих белән Фәһимә җигелеп эшләделәр

Татар милли хәрәкәтендә ике дистә ел буена җиң сыз­ганып, армый-талмый эшләү­челәр күп булды. Бүген без сезгә шул күпләрнең икесе турында мәгълүмат биреп узачакбыз. Салих Вәлиәхмәтов Һәм Фәһимә Рәҗәпова «Туган тел» җәмгыяте уз­дырган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәшне алып бару­чылар төркемендә хезмәт иттеләр. Алар бәйрәмгә иң беренче булып килерләр иде, иң соңыннан кайтып китәрләр иде. Икесе дә пар кил­гәннәр.

Көчле рухлы, нечкә күңелле...

Гыйнварның 11ндә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенге көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенге көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

1 из 152