This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек.

Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

Төбәгебезнең һәр мәсҗиде  - халкыбызның матди ярдәме һәм рухи казанышының җимеше.

Авылларда гыйбадәтханәләр йөрәкләрендә тулысынча Ислам нуры янган, калебләрендә Коръән тәгълиматы сеңгән бәндәләр исәбенә төзелсә, шәһәрләрдәге Җәмигъ мәсҗидләрен төзүдә Самар Хөкүмәтенең дә керткән өлеше куанып искә алырлык.

Бу инде - Самар өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең кулга-кул, иңгә-иң түрәләр белән эшли белүнең җимеше. Әлеге җыентык та тулысынча Самар Хөкүмәте ярдәмендә басылды. Һәм урыс телендә чыкты.

Теләк.

Киләчәктә китап татар телендә дә басылсын иде һәм урысча вариантындагы хаталар кабатланмасын иде.

Бу җыентыкта тарихи гаделсезлекләр урын алган.

Никадәр генә матур һәм бай булса да, китап Самар Җәмигъ мәсҗиде белән түгел, ә Малый тупик урамында эшләп килүче Иске мәсҗид белән башланып китәргә тиеш иде.

Бу, тарих һәм татар әхлагы күзлегеннән караганда, гаделсезлек булып кабул ителә.

Хата Сызран, Камышлы, Гали мәсҗидләре белән дә кабатланган. Матурлык артыннан куып, эчтәлеккә зарар китерергә ярамый!

Аталы-уллы Ирек һәм Данияр Сәйфиевләр шундый зур эш башкарганнар.

Аларның хезмәте мактауга лаек.

Китапны укып чыгарга кирәк. Җыентыкны “Самар өлкәсе мөселманнарының акыллы энциклопедиясе”, дип атарга була.

Шамил БАҺАУТДИН.

 

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

1 из 144