This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Иман яңарткан җир

Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә рәхмәт! Болгар бабаларыбыз ислам дине кабул иткән җирдә 29 ел элек Изге Болгар җыены уздыра башлап, бик күркәм эшкә нигез салды ул. Менә тугыз ел инде бөтенроссия татар дин әһелләре Болгарга барыр алдыннан, башкалабыз Казанда җыелып, ике көн дәвамында борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә. Шунда туган уй-фикерләр, тәэсирләр аннан Болгарда халкыбызга җиткерелә.

Болгар — фикер мәйданчыгы

Илебезнең 69 төбәгеннән бер мең бер йөзләп өммәттәшебезне җыйган өч көнлек җыен бер тында, күтәренке дулкында узды. 19 июль көнне мөсел­маннарыбыз, секцияләргә бүленеп, фикер алышты. 20 июль көнне делегатлар, пленар утырышта, дәүләт җитәкчеләребез катнашында дине­безне, телебезне ничек саклап калыр­га, үстерергә, дигән сорауга җавап эзләде. Анда олы сөйләшүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов баш­лап җибәрде.

—    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рәхиим! Җыенга килүчеләр, мөхтәрәм аксакал­лар, сезнең белән кабат Татарстанда очрашуыбызга бик шатбыз. Күренекле татар дин әһелләрен шушылай Казанда җыеп күрешү, фикер алышу, бергәләп киләчәккә юллар билгеләү бик кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы сезне шу­шылай җыеп бик зур эш эшли. Соңгы утыз елда илебездә ислам дин әһелләре җитәкчелегендә зур үзгәрешләр бара, динебез кайтарыла. Моңа татар имамнары да зур өлеш кертә. Татар халкы — Россия күләмендә икенче халык. Бу җыенга үзебезне борчый торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә дип килдек. Әйе, Мәрҗани әйтеп калдырган өч нәрсәне — телне, гореф-гадәтне, милли киемне саклап, динебезне дә саклыйбыз. Болар бер-берсенә терәк булып тора. Билгеле, Татарстанда, Башкортстанда гореф-гадәтләрне саклау җиңелрәк. Ә менә бүтән өлкәләрдә динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның башка юлы күренми. Әлеге мәсьәләне хәл итүнең нинди юлларын күрәсез — безгә бу бик кирәк, — дип мөрәҗәгать итте ул имамнарыбызга.

Форсатны ычкындырмыйк

Балаларыбызга закон нигезендә, мәчет-мәдрәсәләр каршында гына түгел, дәүләт мәктәпләрендә ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнү мөмкин­леге бар. Чуашстан Республикасының Тукай авылы имамы Наил хәзрәт нәкъ менә шул мөмкинлекне файдаланыр­га чакырды. «Бу сүзләрем күбрәк Татарстаннан читтә яшәгән татар­ларга кагыла. Чөнки Татарстанның урталыкка нигезләнгән сәясәте бар. Россиянең мәгариф турындагы 273 фе­дераль законының 87 нче маддәсе буенча, дәүләт мәктәпләрендә дөньяви әхлак һәм дүрт дин нигезләрен, шул исәптән, ислам мәдәнияте нигезләрен дә укытырга мөмкин. Илебезнең теләсә кайсы төбәгендә, теләсә кай­сы мәктәптә бер генә ата-ана ислам мәдәнияте нигезләре модулен сайласа да, мәктәп балага шушы фәнне укы­тырга бурычлы. Билгеле, укытучы юк, дияргә мөмкиннәр. Әмма бу сылтау гына. Мәктәп бер укытучыны шушы юнәлештә укытырга, белем алырга җибәрергә тиеш. Россия кануннары буенча, 4-5 нче сыйныфларда шундый мөмкинлек каралган, ягъни моның хокукый нигезе бар. Ислам мәдәнияте нигезләрен мәктәптә укытыр өчен дәреслек тә басылып чыкты. Кайбер төбәкләрдә укытучылар шушы фәнне укытыр өчен махсус белем күтәрү курслары да узды», — дип чыгыш ясады ул. Тик татар төбәкләрендә бу мөмкинлектән файдаланучылар күп түгел икән.

Наил хәзрәт Җамалетдинов бу уңайдан әлеге эшнең төбәкләрдәге торышын да өйрәнгән. Әйтик, Баш-кортстан мәктәпләрендә 1158 бала гына бу фәнне өйрәнә. 150 мең татар яшәгән, йөзгә якын татар авылы бул­ган Ульяновски өлкәсендә 237 балага гына әлеге фән кертелә. Ырынбур (288), Сарытау (202) өлкәләрендә дә күрсәткечләр шул чама гына. Ә менә Кавказда хәлләр күпкә яхшырак: Чеч­няда 15 меңнән артык, Ингушетиядә 14,5 мең укучы мәктәптә әлеге фәннән сабак тыңлый. Шулай да Россия күлә­мендә мондый балалар кырык меңнән артмый икән. Наил хәзрәт бу җәһәттә Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы мисалын гыйбрәт итеп ки­терде. 98 проценты татарлар булган районда укучы балаларның барысына да дөнья диннәре нигезләре укытыла икән. Бер караганда, анысы да яхшы. Әмма бирелгән мөмкинлектән файда­ланмый калабыз. Уңай мисаллар да бар. Әйтик, Чуашстандагы барлык та­тар мәктәпләрендә 2011 елдан башлап ислам мәдәнияте нигезләре укытыла, республика олимпиадалары оешты­рыла. Алай гына да түгел, андагы укы­тучылар, Самара, Нижгар өлкәсендәге татар мәктәпләре балаларын да чакырып, әлеге фәннән төбәкара олимпиадалар да оештыра башлаган. Олимпиада бит ул — әлеге юнәлештәге тәҗрибәне уртаклашу дигән сүз дә.

— Мөмкинлек бар, әмма аны аз кулланабыз. Укытучылар җитми. Хокукларыбызны белмибез, ата-аналар белән эшләү аксый. Ялкаулыгыбыз да үзен сиздерә. Шушындый пробле­маларны хәл итү өчен Россия ислам белеме бирү советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, әлеге фәнне укыту бу­енча бездә ресурс-методика үзәге бул­дырды. Бу уңайдан берничә төбәктә укытучыларның белемен күтәрү инсти­тутларына, мөфтиятләргә мөрәҗәгать иттек. Ни гаҗәп: алар хезмәттәшлек итәргә риза, ә менә мөфтиятләр әллә белмәүдән, әллә кирәк тапмаганнан бу эштән читләшә, башлангычыбызны күтәреп алырга ашыкмый, — дип апты­рый Наил Җамалетдинов.

Әлеге олимпиадаларны, укытучы­ларның белемен күтәрү курсларын җирле мәгариф министрлыклары белән Диния нәзарәтләре бергәләп оештыр­са отышлырак булыр, методик үзәк үз ягыннан ярдәм итәр иде; төбәкара гына түгел, бөтенроссия олимпиада­лары, семинарлар, конкурслар оеш­тырырга, методик әсбаплар язарга, яңа уку китабы эшләргә яки булганын камилләштерергә, аның татарчасын булдырырга кирәк, дип тәкъдим итә Наил хәзрәт. Чынлап та, татар бала­ларына иманның нәрсә икәнен татарча дәреслекләр аңлатырга тиеш бит инде. Шәт, андый дәреслекләрне Казанда гына язып буладыр.

— Әлегә дини мәдәниятләрне өйрәнү 4-5 нче сыйныфларда гына каралган. Хәзер мәктәпләрдә Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдә­нияте нигезләре фәнен кертү хакында сүз бара. Кайбер төбәкләрдә бу инде сынау рәвешендә эшләнә дә. Әлеге фәннең бер өлеше — тарих, бер өлеше география дәресләрендә өйрәнеләчәк. Ул тугызынчы сыйныфка кадәр укытылачак. Аттестатка билгесе дә куелачак. Православ кардәшләр инде бу фән буенча да дәреслекләр, про­граммалар эшләп килә. Бу җәһәттә мөселманнардан әлегә селкенүче юк. Күршеләрдән ике-өч кенә түгел, дистә­ләгән адым артта калып барабыз, — дип тә чаң какты хәзрәт.

Балаларга дини тәрбия һәм белем бирү секциясе эшчәнлеге хакында чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та әлеге уңайдан борчылуын җиткерде.

— Мәктәпләребездә милли-төбәк компонентын бетергәч, протест бел­дереп карадык, үтмәде. Хәзер мәктәпләрдә урыс булмаган милли телләрне укытуны ихтыярыйга калдырмакчылар. Про­тест белдердек. Монысы да үтмәс төсле. Инде Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәния­те нигезләрен кертмәк-че булалар. Мөгаен, кертерләр дә. Ә ислам бу­енча дәреслекләребез әзер түгел. Яңа уку елыннан кертсәләр, нишләрбез?! — дип чыгыш ясады ул.

Ихласлыклары сокландырды

Бу көннәрдә җыен эшендә катнашкан имам ярдәмчеләре белән дә күп аралашу насыйп булды. Хәер, җыенның иң өлкән делегаты, Калининград шәһәреннән килгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиевны имам ярдәмчесе дип әйтү дөрес тә булмас. Заманында Калиниград шәһәре коменданты булып торган аксакал – совет заманында үз өендә намаз укыткан, дин иреге килгәч, калада мәчет салу­ны башлап йөргән кеше. Кунакханәгә интервью алырга баргач, миңа аның шәкерте — Мәскәүдән делегат булып килгән Тимур хәзрәт Гарипов белән дә танышу, аралашу насыйп бул­ды. Калининградта эшләгәндә, 15 ел элек намазга бастырган икән аны остазы. Бүген Мәскәүнең бер сәүдә үзәгендә администратор булып эшләү­че, мәчет активистларыннан, имам ярдәмчеләреннән берсе булган милләт­тәшебезнең аксакалыбызга тирән хөрмәтен, итагатьле мөнәсәбәтен, күрше бүлмәләрдән килгән өммәттәшләребез белән мөгамәләсен күргәч, тәкъва мөселман менә нинди була икән дип нәтиҗә ясадым мин. «Мәетләрне юып кәфенләргә дә Хәким агадан өйрәндем. Әүвәлге мәлдә, бу эшкә алы­нырга җөрьәт итми торгач, үлекләрдән курыкма син, тереләрдән курык, дип нәсыйхәт биргәне әле дә истә», — дип сөйләде ул икенче көнне, Изге Болгар җыенында очраткач. Шунысы кызык: гаиләсе белән Кырымда ял итеп яткан­да дин әһелләре җыенына чакырган­нар аны. Ялын өзеп торып, Казанга очкан. Җыенда остазын очрату үзе бер бәйрәм булган. Сүз уңаеннан: җыен вакытында Татарстан Президен­ты Рөстәм Миңнеханов Хәким аганы республикабызның олы бүләге — «Дус­лык» ордены белән бүләкләде.

Биектау районының Дөбъяз авы­лында туып-үскән, төзелеш институ­тын тәмамлаганнан бирле, утыз елдан артык Ярославльдә инженер булып эшләүче, Россиянең шәрәфле төзүчесе Айдар Лотфуллин да динебезгә мәхәб­бәте, хәерхаһлыгы, милләтпәрвәрлеге белән сокландырды. Ярославльдәге «Нур» татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Ясәви Хаҗиповның менә нинди ярдәмчеләре бар икән!

Без монда ант иттек

Болгар җыены иске дуслар белән күрешү, кызыклы кешеләр белән танышу урыны буларак та кадерле. Болгар җиренә аяк басуга телевиде­ние журналистлары белән гәп корып торучы кордашыма, Башкортстан «Азатлык» татар яшьләре берлеге вете­раны, Башкортстан Дәүләт Корылтае депутаты Заһир Хәкимовка игътибар иттем. «Изге Болгар җыенында берен­че генә катнашуым булса да, бу җиргә аяк басуыбызга егерме елдан артык. «Идел» җәйләвендә Татар яшьләре көннәре үткәргәндә бирегә бер елны да килми калмый идек. Хәтерлим әле: беренче мәртәбә аяк баскач, гомеребез буе милләтебезгә тугрылык саклар­быз, халкыбыз мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куярбыз дип ант иткән идек. Бүген дә шул антыбыз­га хилафлык китерми яшәргә тырыша­быз», — дип сөйләде ул.

Җәмигъ мәчет нигезендә уйга талган Гарифулла хәзрәт Миргалиевкә дәшми булдыра алмадым. «Кыяфәтегезгә караганда, казакъ кешесенә охшаган­сыз. Бу якларга ничек килеп чыгасы иттегез?» — дип сорадым аңардан. «Бабаларымның сөйләвеннән, Болгар җирен гизгәннәрен ишеткәнем булса да, бу тарафларга килеп чыга алганым юк иде. Без казакълар өчен дә изге җир бу. Бабаларым 90 еллар элек, колхозлаштырудан качып, бу якларга килеп чыккан. Әмма биредә төпләнеп калмаганнар, Самара өлкәсенә барып урнашканнар. Хәзерге вакытта өлкә­бездә 15 меңләп казакъ яши, дистәдән артык авылыбыз бар. Мин Краснояр районының Светлый Ключ дигән ка­закъ авылында имам булып торам. Рәх­мәт оештыручыларга: мине дә җыенга чакырдылар. Бу җирләрне күреп бик куандым», - дип сөйләде кардәшебез.

Болгар җыены соңгы елларда күргәзмә-ярминкә урыны буларак та танылып килә. Казылык, чәкчәк кебек тәм-томнар гына түгел, милли уен кораллары сату, тәкъдим итү урыны да ул хәзер. Рафаэль Гайнетдинов төрле зурлыктагы курайларны агачтан һәм алюминийдан ясый икән. Борынгы уен коралыбызны Татарстаннан тыш, Башкортстан, Пенза, Чуашстан якла­рыннан килүчеләр бик теләп сатып алуын әйтте ул. Курай гына түгел, уйнарга өйрәтүче дәреслекләр дә сата икән оста. Күз алдымда Чуашстанның Канаш шәһәреннән килгән мөселман юристы Илдус Зәйнетдинов музыка мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәреслек сатып алды, «Чакырсак килерсез­ме?» — дип кызык­сынды. Казанның 32 нче татар музыка мәктәбендә сабак та бирә торган остаз Ка­нашка барып мастер-класс күрсәтергә вәгъдә бирде. «Теләсә нинди курайны авыз­га капмагыз. Азык-төлек әзерләгәндә кулланыла торган алюминий бу. Гадә-тиендә кешегә зыян­лы матдә — титан бар дип тә языгыз әле», — дип тә өстәде курайчы.

Йомгак урынына

Гадәттә, Болгар җыенында йә яң­гыр явып китә, йә кояш кыздыра иде. Ни гаҗәп: җиләс, матур булды ул көн. Шуңа күрәме сәгать кичке биш тулып килгәндә дә Болгар ядкарьләрен гизеп, зиярәт кылып йөрүчеләр күп иде әле. Бу изге туфракка бер аяк баскач, тиз генә аерыласы килми шул. Кемдер кече манара янында да, кемдер Җәмигъ мәчете, нигезендә ялгызы калып, тәүбә итәргә, серен ташларга сөйләргә ниятләгән икән, борчымыйк аны: бушанып, чистарынып кайтсын. Изге җирдә сыннарга табынмый, Алладан сорый бит ул!

Рәшит МИНҺАҖ.

 

 

Хәбәрләр

Иске Мастяк җире рухымны канатландыра

Туган җиреңә кайту – зур бәхет ул. Ә инде анда сине әти-әниең, туганнарың, якын дусларың, күршеләрең көтеп торса, ул – аерым бер куаныч. Ул чакта минем дә күңелем иң ләззәтле ноктасында була. Аллаһыма шөкер, биредә җаныма тынычлык, сабырлык, алдагы көннәргә җитәрлек көч-куәт алырлык кешеләрем дә бар, туган җир җылысын да тоеп яшим. Мине сагынып яшәүләрен күргәч, аларга кирәклегемне аңлыйм. Вакытым ничек кенә тар булмасын, өч йортта яшәүче иң якын туганнарымны күрмичә китмим.

Октябрьнең 1-дә - олылар көне

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. Кырларда игеннәр урып, сугылган. Яшелчәләр җыелган. Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән. Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып, нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды. Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

1 из 142