This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Тәмәке төпчеге дә - үзенә бер күрсәткеч

 

Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр - сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә.

Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды.

Әйтергә кирәк, күңел җырлап торганда эш тә үтемле.

Өмәдә төрле катлам кешеләре хезмәт куйды. Яшьләр дә, урта буын да. Олылар арасында беренчелек Таһир ага Мамышев кулында иде. 91 яшьлек намаз карты. Җир селкетеп, башкаларны дәртләндереп, эшләде.

Һәр өмәдә тырма, капчык, себерке эш кораллары булып килә бирәләр. Берәүләр тырмалый, икенчеләре себерә, өченчеләре чүпне капчыкларга тутыра, дүртенчеләре ул чүп-чарны кирәк җиргә ташып тора.

Быел мин үзем себерке хуҗасы булдым. Һәм, әйтергә кирәк, кызык кына ачыш та ясадым. Самар Җәмигъ мәсҗиденең Стара-Загора урамына чыккан ягында бик матур таш плитәләр җәелгән, аның кырыенда үскән үләннәр арасында меңләгән тәмәке төпчеге ята.

Шул төпчекләрне себергәндә, һич көтмәгәндә, бер нәрсәгә игътибар иттем.

Төпчекләрнең 80 проценты - хатын-кызлар авызыннан калган папирус калдыклары! Димәк, Самарда, ирләргә караганда, асыл затларыбыз төтенне күбрәк яраталар!

Ә социологлар, диктофон тотып, сораштырып йөриләр. Кем күбрәк тәмәке тарта имеш - ир-егетләребезме әллә хатын-кызлармы? Ә социологларга тротуар буйлап йөрергә һәм күзләрен сукмак буендагы үләннәр арасына гына төбәп йөрергә кирәк.

Шулай да өмәдән киткәндә хәдисләрнең берсендә язылган фикер искә килеп төште: “Кем дә кем мәсҗид йортындагы чүпне җыеп түксә, ул кешенең гөнаһлары коелыр».

Амин! Шулай була күрсен.

Төптән уйлап караганда, без адым саен яхшылык эшләп, бертуктаусыз савап җыеп яши алабыз бит. Өмәдә эшләгән кешеләр белән бергә җәннәт бакчаларында хозурланырга язсын.

Шамил БАҺАУТДИН.

 

Хәбәрләр

Иң зур бәхет - Иман байлыгы

Быелгы Яңа ел үзенең мул яуган ап-ак карлары белән кешеләрнең күңелләренә сафлык өстәде. Иң мөһиме - кырлар калын ак юрганга ябынды. 2019 елда иген уңышларына өмет уятты. Яңа елда балаларга да, олыларга да бүләк бирү безнең канга сеңгән инде. Сәбәбе дә гади. Бүләк биргәндә, бүләк алганда кешеләр елмаялар.

Бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

Исмәгыйл угылы Нурислам Гөбәйдуллинны Самар шәһәрендә бик хөрмәтле, булдыклы,дәрәҗәле, мәсҗид карты итеп таныйлар. Ул - сабыр, тыйнак, итагатҗле,яхшы холыклы һәм абруйлы кеше. Шуңа да юбилее көннәрендә аңа ңылы-назлы сүзләр әйтергә, тәбрикләргә теләүчеләр байтак. Шуның өстенә Нурислам абыйның туганнары, дуслары, танышлары,милләттәшләре, дин кардәшләре дә күп. Нурислам абый милләтен, халкын, телен, динен саклап калган кеше ул. Мәсҗидләргә даими сәдака биреп яши. Рәисә апа белән 55 ел бергә рәхәт чигеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Татар концертларына барып, артистларның күңелен күреп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.

Намазлыкка бассын оныклар!

Үткән ел бездән китеп барды, Тарих битләренә эз салып. Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик, Тормышларга яшик сокланып. Мәшәкатьле булса да бу дөнья, Җирдә яшәү – үзе зур бәхет. Килеп-китеп торсын әле еллар, Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Дети восполнили свои знания по Исламу

В медресе «Нур» при Самарской Соборной мечети состоялась исламская викторина для детей «Умники и умницы». Ее участниками стали около 60 детей, в возрасте от семи до тринадцати лет, посещающие воскресные занятия при медресе. Тема викторины - жизнеописание Пророка Мухаммада (с.а.с.). Организаторами мероприятия выступили Регионалҗное Духовное управление мусулҗман Самарской области, медресе «Нур». Большую активность в подготовке проявили также и родители детей.

1 из 150