This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
"Аллаһы колы буласым килә"

Ульян шәһәрендә сигезенче тапкыр төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды. Конкурста Идел буе округының дини учреждениеләрендә укучы 10 – 17 яшьлек малайлар катнашты.

Самар өлкәсеннән, Ульян, Ырынбур, Казан, Буа шәһәрләреннән килгән шәкертләр “Коръәнне карап уку” һәм “Коръәнне яттан уку” номинацияләрендә үз белемнәрен сынап карадылар.

Самар өлкәсенең Гали авылы мәдрәсәсендә укучы Тәлгат Ситдыков конкурста “Коръәнне карап уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ундүрт яшьлек Тәлгат – Кызыл Яр районының Кызылсу авылы малае. Гали мәдрәссәсендә ике ел укый. Мондый бәйгеләрдә беренче катнашуы.

  • Улыбызга Тәлгат исеме куштык. Тик менә күптән түгел ул үз теләге белән исемен “Абдуллаһ” (Аллаһы колы) дип үзгәртте. “Тәлгат исеме “нур сибүче” дигәнне аңлата. Фәрештәләргә тиң исемне йөртүемне дөрес дип санамыйм, минем Аллаһы колы буласым килә”, - дип аңлатты ул бу гамәлен, - дип сөйләде малайның әтисе Әхтәм Ситдыков.

Гали авылы мәдрәсәсеннән тагын бер шәкерт Ишмурат Саламатов исә “Коръәнне яттан уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

Шул ук номинациядә Самарның “Нур” мәдрәсәсе шәкерте Мәхмүтҗан Хәйдәров өченче урын алды.

Конкурста катнашучыларның чыгышлары арасында бәйгедән тыш Коръән укырга тамашачылар арасыннан балалар да чакырылды. Кечкенәләрнең Изге Китабыбыз сүрәләрен шулкадәр илһамланып, самими укулары күңелләрне нечкәртеп җибәрде. Тамашачылар арасында Коръән укучыларның иң кечкенәсе – Салаватка әле биш кенә яшь. Ә алты яшьлек Мөхәммәд Исмадуллаев халыкны аеруча гаҗәпләндерде. Бу балакай шушы яшендә инде Коръәннең күп өлешен яттан белә икән. Аның чыгышы тамашачыларга шулкадәр ошады ки, аны икенче тапкыр сәхнәгә чакырып чыгардылар.

  • Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәп укучы шәкертләргә үзара тәҗрибә тупларга, дуслашырга, аралашырга мөмкинлек бирәләр, аларда Изге Китабыбызга мәхәббәтне арттыралар. Ә иң мөһиме – Коръәнне дөрес укып, аны дөрес аңлаучы яшьләребезнең туры юлдан тайпылмауларында ышаныч зур, - дип бәйгедә чыгыш ясады Ульян өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, баш имам-ахун Илдар Сафиуллин.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

 

Фотосурәттә - Абдуллаһ Ситдыков.

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212